|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2022 Криминал
Казанда сөйгән кызын һәм аның әти-әнисен үтергән егеткә хөкем карары чыгачакКазанда 23 яшьлек егеткә карата кузгатылган эш судка тапшырылган, ул ике һәм аннан күбрәк кешене үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Шунысын да искәртик: фаҗига узган елның 7 гыйнварына каршы төндә була. 23 яшьлек егет 18 яшьлек сөйгән кызы яшәгән фатирга бәреп керә һәм коточкыч җинаять кыла: кызны, шулай ук аның 59 яшьлек әнисен һәм 62 яшьлек әтисен үтерә. Шуннан соң ул дүртенче каттан аска сикерә, әмма исән кала.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, егет мондый җинаятькә сөйгәне аның белән араларны өзүе аркасында барган. Ул үз гаебен танымаган. Тикшерү барган вакытта аны сак астына алганнар.
«Татар-информ» агентлыгы 2021 елның 7 гыйнварына каршы төндә Чуйков урамындагы бер йортның фатирында 23 яшьлек егетнең 18 яшьлек сөйгәнен һәм аның әти-әнисен үтерүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|