поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.04.2022 Әдәбият

Равил Сабыр: «Бәлки мин ачу китерергә телимдер?»

Миндә зурдан кубып язучы булам, дөньяга үземнән ниндидер яңа сүз, идея, фәлсәфә җиткерәм дигән теләк-хыяллар юк. Равил Сабыр үзе хакында әнә шулай ди. Аның белән язучылар корылтае, булачак үзгәрешләр, каләм һәм премия хаклары турында сөйләштек.

–  Ябык әдәби конкурсның роман номинациясендә җиңгәннән соң, сине язучы дип яза, әйтә башладылар. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә узган бәйгедән соң үзең ниндидер үзгәрешләр сизәсеңме? Язучы булуның ниндидер өстенлекләре бармы?
 
– Дәрәҗәне үстереп җибәрә торган сүз инде ул – язучы. Зур сүз, җитди. Гомумән, ниндидер бәйгедә катнашып, җиңүчеләр исемлегенә кергәч, йөзең телевидениедә күренгәч, исемең матбугатта еш телгә алынгач, үсендереп җибәрә, әлбәттә, ләкин икенче ягы да бар. Язучылар берлегендә җиңүчеләрне котладылар бит әле. Шунда Зөлфәт Хәким белән аралашып алдык. Ул, конкурс булса да язам, булмаса да язам, акча түләсәләр дә, түләмәсәләр дә язам, ди, язмыйча тора алмый, ди. Миндә исә зурдан кубып язучы булам, дөньяга үземнән ниндидер яңа сүз, идея, фәлсәфә җиткерәм дигән теләк-хыяллар юк. Мин язмыйча да тора алам.
 
Романны да конкурста катнашырга теләүдән язмадым. Шартларын игълан иткәч тә катнашырга исәбем юк иде әле. Ләкин бик күп кешеләр, катнашасыңмы, ни язасың, дип сораштылар. Хикәя булса да язып җибәр, дип әйтүчеләр дә, повесть яз, ә бит син роман да яза аласың, дип әйтүчеләр дә булды. Шуннан, әллә язып караргамы, дип тә уйлый башладым. Аннан соң зур урында эшли торган бер кеше шалтыратты. Конкурс, аның дәрәҗәсе турында гәпләшеп алдык һәм ул да читтә калмаска киңәш итте. Аңа катнашмыйм дип әйтергә читенсендем. Шунда башланган да ташланган бер әсәрем искә төште, шуны эшләп бетерергә ният иттем.
 
Ният – бер нәрсә, әле бит тормышны, үз эшеңне дә алып барасы бар. Газета эше барыбер өйгә ияреп кайта. Төннәрен утырып язган чаклар да була, язмасаң да барыбер башта йөри, темалар планлаштырасың, мәкаләгә баш исем уйлыйсың һ.б., һ.б. Кыскасы, эш кәефеннән иҗат дулкынына ничектер күчәргә кирәк иде. Аның өчен бертуктаусыз чабудан, газета конвейерыннан, образлы итеп әйтсәк, тегермән ташлары арасында әйләнүдән бер читкәрәк китеп, тынычланып, фикерләреңне, уйларыңны тәртипкә салу кирәк. Ә инде әсәргә кереп киткәч, персонажлар башыңда яши башлагач, вакыты да табыла, бар да җайлана икән. Әллә нинди сүзләр, үзара сөйләшкәндә гомер кулланмаган гыйбарәләр искә төшә. Фирдүс Гыймалтдиновка ике айда роман язган икән дип төрттерергә маташтылар бит әле. Кызып киткәч, ике айда да язып була икән романны. Агата Кристи, мәсәлән, бер айда да язган, Достоевскийның «Игрок» романын 28 көндә язганы билгеле. Ник дигәндә, һәвәсләнеп яза башлагач, дөньяңны онытасың, йокы да, эш тә, ял да икенче плангарак кала.
 
Мин башта повесть булыр дип тотынган идем. Ул языла да языла, гәрчә җәелмәскә тырышсам да. Тәмамлагач, повесть кына булмады бугай бу, дип уйга калдым. Ахыр чиктә әсәрнең жанрын күрсәтмәскә булдым. Детектив түгел, дип кенә искәрттем. Аны жюри роман номинациясенә кертергә булган.
 
Ә язучы дип эндәшүләренә мин инде күптән күнеккән. Журналларда хикәяләр студент чакта ук чыга башлаган иде. Соңгы арада күбрәк драматург дип эндәштеләр, әлбәттә… Язучы дисәң, минем әле һаман чыккан китабым да юк бит. Минем кебек кенә күпләр яза ала, дип тә уйлый идем элегрәк. Баксаң, алай түгел икән. Ркаил Зәйдулла сөйләде, очраклы рәвештә генә моның кулына 20 ел элек басылган хикәям килеп кергән. Ни турында икән бу дип укый башлаган идем, кызыксынып, азагына кадәр укып чыктым, ди. 20 ел элек язылган хикәянең бүген дә укучыга кызыклы булуы – бик сирәк күренеш бит инде ул, сәләтеңне суга салма, дип киңәш бирде миңа Ркаил. Башкалар миндә язучы сәләте күргәч, чыннан да язучыдыр инде мин алайса (көлә).
 
– «Фәхрине үтереп ташладылар» – ул башта пьеса иде бугай.
 
– 2014 елда Камал театры чираттагы лаборатория оештырды. Анда режиссер белән драматурглар берләшеп, төркем-төркем эшләде. Шунда әлеге әсәрнең башын укыдым, 15ләп бите бар иде. Фикер алышу вакытында Фәрит Бикчәнтәев: «Жанры буенча бу – детектив, димәк, башта кемнедер үтерергә тиешләр, ахырда үтерүче кем икәне ачыкланырга тиеш. Син аны гадирәк яз, катлауландырма», – дигән иде. Андый детективлар муеннан бит инде, миңа алай язарга кызык булмады. Ниндидер яңа форма табарга кирәк иде. Без режиссер Айрат Әбушаһманов белән бергә эшләдек. Айрат күптән түгел генә сыйныфташлары белән очрашуда булган икән, шуның хиссиятендә яши булып чыкты. Әбушаһманов, геройларның студент вакытында ниндидер вакыйга булып,  ул аларны бер-берсе белән бәйләргә тиеш, дигән идея әйтте. Бәлки алар ниндидер вәгъдә бирешкәннәрдер, диде. Бу фикер дә башка кереп калды. Тагын бер нәрсә бар. Романда геройларның берсе Германиягә күченеп киткән. Илне ташлап чит җиргә китүнең мотивын аңларга кирәк иде миңа. Үзем чыгып киткән кеше түгел, димәк, шундый кеше белән аралашып, аның фикер сөрешен, мантыйгын аңларга кирәк. Хәзер бит интернет заманы, чит илдә яшәүче бер кеше белән аралашып алдык та, барысы да үз урынына утырды.
 
– Романның исеме кызык, шул ук вакытта ачуны да китерә. Галимҗан Ибраһимов җөмләсеннән башка исем куеп булмадымыни?
 
– Дөнья әдәбиятында андый алым бар. Поэма-шигырь юлларын алып куялар әсәр исеме итеп, халык мәкальләрен, бигрәк тә кинофильмнар исемнәрендә еш күрергә була моны. Ә Галимҗан Ибраһимовның «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән җөмләсе күптән халык мәкале дәрәҗәсенә үсеп җиткән. Аны белмәгән татар бик сирәктер. Журфакта  укыганда да, «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәндә дә безне ул җөмлә белән бастылар да, изделәр дә инде. Сез укучыны язмагызның беренче сүзеннән үк каптырырга тиеш, дип өйрәттеләр. Кыскасы, бу – минем дә канга сеңгән җөмлә. Аны ничектер рациональ аңлатып та булмый, тик минем әнә шул җөмләне исем итеп куясым килде. Минем башта шушы баш исем туды, аннары әсәр языла башлады.
 
Ачуны китерә димәктән, ә бәлки мин укучының ачуын чыгарырга теләгәнмендер?! Аннан килеп, классик әсәрләрнең кайсын гына алма, анда гадәттән тыш хәлләр, гадәттән тыш кешеләр тасвирлана. Шуңа күрә баш исемнең гадәттән тыш булуы ул әсәргә файдага гына. Баш исеме үк укучыны тынгысызлый икән, ул бик әйбәт.
 
– Рөстәм Галиуллин аңа, популяр китап булачак, дигән бәя биргән иде. Шул ук вакытта, күпме язсагыз да, барыбер укымаячаклар, дигән фикер дә бар бит әле. Татар китабының ничә ел гомере калган, синеңчә?
 
– Татар китабының гомере озын әле, Аллаһ боерса. Конкурс бу фикерне куәтләде генә. Татар язучыларына аз гына игътибар күрсәтелгән иде, шундук мең ярым тирәсе әсәр язылды. Ярар, аның күбесе такмак дәрәҗәсендәге шигырь дә булсын ди, кайсылары чүп чиләгенә оча торган кулъязмалар булсын ди. Арада бит нинди шәп әсәрләр бар! Әйтик, Зөлфәт Хәким сәламәтлеге өчен көрәшеп тә, шундый роман язган. Фирдүс Гыймалтдинов килеп чыкты. Мин 8 ел язмый торганнан соң утырып яздым. Повесть номинациясендә яңа исемнәр барлыкка килде. Болар бар да әдәбиятыбызга файда бит. Язучылары бар икән, укучысы да була. Һәр язучының азмы-күпме үз укучысы барыбер була.
 
Зифа Кадыйрованы искә алыйк. Баштагы мәлләрдә әсәрләрен беркем чыгармады, үз акчасына китап бастырып, аны сатып, ул акчага икенче китабын бастырып, ахыр чиктә барыбер үз укучысын тапты. Һәм шактый күп аның укучылары. Хәтта бер язучы белән бер укучысы гына калса да, татар әдәбияты әле үлмәячәк.
 
– Шул гомерне озайтабыз дип, әсәрне русчага тәрҗемә иттек ди. Ярдәме булачакмы?
 
– Ркаил Зәйдулла Язучылар берлегенә рәис булып сайланганда тәрҗемә мәсьәләсен күтәрде һәм беренче көннәреннән үк хәл итәргә дә алынды. Мәсәлән, миннән башта татар язучыларының төрекчә җыентыгына кертү өчен хикәя сорап алдылар. Бу җыентыкка кергән хикәяләрне Фатих Кутлу тәрҗемә итә икән. Ул башта җентекләп сайлый, аннары автор белән һәр сүзне, һәр җөмләне ачыклый, мәгънәсенә төшенә, үз эшен бик сыйфатлы башкара дип аңлыйм.
 
Күпмедер вакыт узгач, рус телендә дә җыентык әзерләүләрен белдереп, тагын шалтыраттылар. Шул ук хикәяне тәкъдим иттем. Шактый вакыт узгач, рус теленә тәрҗемәне укып карарга җибәрделәр. Беләсеңме, әсәрнең үз атмосферасы, мелодикасы була. Русча тәрҗемәдә менә шулар югалган булып чыкты. Ул күбрәк механик тәрҗемәне хәтерләтә иде. Шуннан җавап язарга булдым. Мәсәлән, мин болай тәрҗемә итәр идем дип, сүзлекләр белән кичке алтыда эшләргә утырган идем, юк кына өч абзацны төнге бергә кадәр тәрҗемә иттем. Чөнки тәрҗемә ул – бик авыр эш. Ул сүзләрне тәрҗемә итү белән генә чикләнми, әсәрнең кәефен дә, атмосферасын да бирергә кирәк. Шул ук вакытта автор стиле дә сакланырга тиеш. Мин хат язып салгач, күпмедер вакыттан соң тагын бер вариант җибәрделәр. Бер генә мисалны китерәм. Анда бәләкәй малай, әбисенә үпкәләп, гөлбәч чаршавы артына поса. Аны, бәлкем, русчага тәрҗемә итеп тә булмый торгандыр инде, гөлбәчне «укрытие» дигәннәр, шулай да булсын ди. Ә малайның әбисе куенына сикерүен, тегесенең күтәреп алуын «нырнул в бабушкину постель» дип тәрҗемә иткәннәр. Әгәр ул тәрҗемәне миңа күрсәтмәгән булсалар, рус телле укучы, кем соң бу Равил Сабыр, ни язган соң бу, дип шаккатып укыр иде. Тәрҗемә юк язмадан шедевр ясарга яисә шедеврны юкка чыгарырга мөмкин. Тагын бер мисал. Шекспирның бер сонетын Маршак та, Пастернак та тәрҗемә иткән булган. Ике вариант та шәп, ләкин алар икесе ике әсәр буларак кабул ителә, гәрчә, әйткәнемчә, бер үк сонетның тәрҗемәсе булсалар да. Әлбәттә, башка халыклар татарларның да язучылары барын белеп торсалар, әйбәт. Ләкин беренче чиратта безне үзебезнең татар укырга тиеш.
 
– Озакламый язучылар корылтае булачак. Уставка үзгәрешләр арасында иҗат әһелләрен хафага салганы да бар. Берлек рәисен сайлауны идарә хәл итәчәк дигән пункт ул. Бу үзгәреш берлекнең ирегенә куркыныч тудырамы?
 
– «Демократия – идарә итүнең начар формасы, әмма кешелек аннан да яхшырагын уйлап тапмаган әле», – дигән Черчилль. Ләкин демократиянең дә төрле формалары бар. Кайдадыр парламент республикасы, кайдадыр президент республикасы, кайдадыр һаман корольләр бар, парламент монархиясе аларында. Кайбер илләрдә күп баскычлы сайлау системасы кулланышка кергән. Мин берлек уставына үзгәрешләр кертү турында сөйләгәндә ирекне кысу, авторитар режим урнашу кебек радикаль бәяләмәләр кулланмас идем. Беренчедән, идарә әгъзалары барыбер корылтайда сайлана. Әгәр язучыларның берлек рәисе итеп кемнедер күрәселәре килми икән, алар аны идарәгә дә сайламый гына. Сайлап куелган идарә әгъзалары үзләре арасыннан кемнедер сайлап куйган икән, димәк, аның берлек рәисе булырга тулы хакы бар. Икенчедән, Язучылар берлегенең иреге шулкадәр генә дисәң, бик үк дөрес түгел инде, ләкин ахыр чиктә барыбер язучылар берлеге рәисе республика хөкүмәтенә акча сорап барырга тиеш була. Хөкүмәт акчалата ярдәм итсә, берлек ниятләнгән планнарын тормышка ашыра ала, бирмәсә, эшли алмый. Монда, миңа калса, балансны сакларга кирәк. Бер караганда, ул хөкүмәткә дә үз кеше булырга тиеш, икенче яктан, язучылар арасында да абруе зур булу кирәк. Бу нисбәттән Ркаил Зәйдулла – «самый кешесе», минем фикеремчә.
 
– Гомумән, берлек язучыга нәрсә бирә?
 
– Әгәр берлек булмаса, язучыларга, мәсәлән, Туфан Миңнуллин, Фатих Хөсни, Гаяз Исхакый премияләрен биреп тормаса, аларны Тукай премиясенә тәкъдим итмәсә, язучыларны тагын кем күрер, иҗатына бәя бирер, үсендереп торыр иде? Кирәк инде андый оешма. Дөрес, иҗади берлекләр Сталин чорында оешкан. Ул чакта китапның да кадере башка төрле булган. Хәзер исә интернет һәм ТВ аркасында китапның әһәмияте, йогынтысы кимеде. Бәлкем хөкүмәтнең язучыларга игътибары кимү дә шуңа бәйледер. Бигрәк тә өлкән язучылар элеккеге чорны сагынып, бер китап язсаң, «Волга» машинасы алып була иде, дип сагынып сөйлиләр. Хәзер дә оешма мөмкин кадәр игътибар күрсәтергә тырыша. Иҗат әһелләрен укмаштырып торган оешма, берсүзсез, кирәк инде ул. Ләкин аңарга язучының бөтен проблемаларын, бигрәк тә матди якны хәл итә торган корал итеп карарга кирәкми.

– Апрель – Тукай премиясе кандидатлары өчен кызу ай. Күпләр нәкъ менә апрельдә матбугатта еш күренә, аннан соң югала. Кандидатлар арасында синең исем дә бар. Дүрт театрның эше арасында сезнеке кай ягы белән алдыра?
 
– Дөресен әйтик, кайчан да булса үз исемемне кандидатлар арасында күрермен дип күз алдына да китермәгән идем. Тормыш булгач, менә кандидат та булып куйдым.
 
Әгәр дә «Абага алмасы ачы була» дигән спектакль премия ала калса, аның өчен режиссер Фаил Ибраһимовның да, төп рольне башкарган Рафил Сәгъдуллинның да, минем дә, гомумән беркемнең дә йөзе кызармаячак. Чөнки бу – традицион жанрда, традицион ысуллар белән куелган чын безнеңчә, милли спектакль. Аның бөтен хикмәте һәм кыйммәте дә шунда: мөгез чыгармыйча гына яңа сүз әйтү, шуны тамашачыга җиткерү. Бу драма татар халкына 12 ел буе хезмәт итә инде. Аны елга берничә мәртәбә телевизордан да күрсәтәләр, шуңа да карамастан, халык һаман театрда уйналуын сорый. Күрәсең, ниндидер магниты бардыр. Аның сере турында Фаил абый белән шактый сөйләшеп утырган бар. Безнең фикеребезчә, сәхнәдәге ветеран бабайны күреп, һәркем үз бабасы язмышы хакында уйлана, аны терелткәндәй, йөрәк тибешен тойгандай була. Узган атнада ул спектакльне премия комиссиясе әгъзасы Илдар Ягъфәров килеп карады. Ул аны театр сәнгатенең алтын фондына керә торган спектакль дип бәяләде. Гомумән, бу драмага югары бәя бирүчеләр шактый. Икенчедән, бу спектакль чыгарылмаган булса да, режиссер Фаил Ибраһимовка барыбер Тукай премиясен бирергә кирәк булыр иде. Чөнки ул – шәһәр төзелгән вакытта театрны юк җирдән бар иткән кеше. Ул булмаса, бүген Чаллы театры булмас иде. Нульдән төзеп, 30 ел буена тартып барган, яшь артистларны җәлеп итеп, аларны үстергән, Чаллыда, гомумән, Татарстанда милли рух булдыруга, аны үстерүгә зур өлеш керткән кеше ул. Рафил Сәгъдуллинның бай һәм киңкырлы иҗаты турында да сәгатьләр буе сөйли алам.
 
– Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Тукай премиясе күләмен 3 миллионга кадәр арттыруны үтенеп, Президентка хат язган. Әгәр премия күләме үсте ди, аның абруе артачакмы?
 
– Миңа калса, премиянең түгел, Татарстан җитәкчелегенең абруе артачак. Чөнки алар хакында, үзләренең иҗатчыларын хөрмәт итәләр, кадерлиләр икән, дигән фикер туачак. Премия Тукай исемендәге икән, аның күләме дә ил алдында читенсенми атарлык булырга тиештер. Әле мин 3 миллионны да аз дип саныйм. Бу суммага бүген машина алып буламы икән? Беркөнне эштә егетләр исәпләп чыгардылар, Сталин премиясе күләмен хәзерге акчага күчерсәң, япон кроссоверы «Nissan X-Trail» 16ны алырга булыр иде, әле тагын ярты машиналык акча кала. Әлбәттә, Сталин премиясе ул СССР күләмендәге бүләк булган, шул ук вакытта без дә бит, Тукай премиясе – иң зур бүләгебез, дибез. Менә шул ук ябык әдәби конкурсның дүрт номинациясендә җиңгән Лилия Гыйбадуллина бик шәп фикер әйтте: Муса Җәлил премиясе акчасына Казан үзәгендә бер бүлмәле фатир сатып алып булырга тиеш, диде. Ике куллап килешәм! Ә Тукай премиясе күләменә кимендә өч бүлмәле фатир алырлык булырга тиеш. Ничә сум тора икән хәзер андый фатирлар?

– Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Синең дә улың журналистикада. Икең бер казанда кайнавы җайлымы?
 
– Рәзим мәктәптә укыган вакытта шактый эзләнде. 7–8 нче сыйныфларда укыганда журналистика белән җенләнде. Гәрчә һөнәрнең бөтен авырлыкларын үз күзләре белән күреп үссә дә. Ул халыкара спорт журналисты булырга хыялланды. Пандемиягә кадәр бу хыялы өлешчә тормышка ашты, Парижны, Барселонаны барып күрде. Пандемия вакытында спорт чаралары тукталгач, киң профильле журналист булып җитеште. Аның бер бик әйбәт ягы бар: ул ишетә белә. Тәнкыйтькә үпкәләми, киңәшләрне тыңлый, анализлый, үзенчә эшли. Ришат улым исә Казан университетының мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтында укый.

– Мөмкинлек бирелсә, тормышыңда нәрсәне үзгәртер идең?
 
– Әлбәттә, булды үкенечләр дә. Яңадан яшәргә кирәк булса, нәкъ шулай ук итәр идем, дип әйтә алмыйм. Тик һәр үкенеч ул – тормыш тәҗрибәсе. Адәм баласы абына-абына, борынын каната-каната акыл җыя. Бер яһүд хатынына: «Сара Натановна, сез шундый акыллы!» – дигәннәр икән. Ул җавап биргән: «Мин акыллы түгел, тәҗрибәле. Акылым булса, бу кадәр бай тәҗрибә җыя алмас идем».
ФОТО: Тимур Биктимеров
 
 
 
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»