|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2022 Җәмгыять
15 апрель көнне Г.Тукай әдәби музеена керү бушлай булачак15 апрельдә бөтен дөньяда шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу чаралары уза. Казанда искә алу чарасы Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салудан башланачак. Истәлекле чаралар Тукай әдәби музеенда дәвам итәчәк. 15 апрель көнне музейга керү бушлай булачак. 11.00 сәгатьтә Музейда әдәби-музыкаль кичә башлана. Чарада Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Фоат Әбүбәкеров һәм Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артистлары Әхмәт Кәримов, Раил Шәмсуаров һәм Илнур Закиров, Халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Зәйнуллина һәм Розалия Зәкиева, Казан музыка көллияте студентлары Миләүшә Закирова, Илсаф Гыйльметдинов һәм Рөстәм Егоров чыгыш ясаячак.
--- |
Иң күп укылган
|