|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2022 Мәдәният
Камал театры "Театр & Музыка. Җәлил" спектакль-концертына чакыра2 майда Камал театрының зур залында "Театр & Музыка. Җәлил" спектакль-концерты премьерасы була. Чараның сәнгать җитәкчесе - Данияр Соколов, режиссер - Рамил Гәрәев, рәссам - Сергей Скоморохов. Театр артистлары С.Сәйдәшев, Р.Яхин, М.Хәйруллина, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин һәм И.Шәмсетдиновның әсәрләрен башкарачак. Драма артистлары Камал исемендәге оркестры әдәби һәм музыкаль әсәрләр, замандашларының Җәлилгә багышланган истәлекләре аша тамашачыларга бер кеше язмышы хакында гына түгел, ә иң беренче чиратта иҗатчы, заман һәм чор, үткән һәм бүгенге көн турында хикәя тәкъдим ителәчәк. Бу спектакль бөек татар шагыйре иҗатында һәм яшь буын театр вәкилләренең иҗади карашында халыкның мәдәни кодларын барлый. Спектакльдә труппаның яшь артистлары катнаша һәм Татарстанның яшь композиторлары иҗат иткән әсәрләр яңгырый. Касса телефоны: (843) 293-03-74
--- |
Иң күп укылган
|