поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.04.2022 Хәвеф-хәтәр

Су баскан авылда яшәүче: «Белә торып юл салдылар. Хәзер инде ел саен шушы хәл булачак»

Соңгы көннәрдәге җылылык үзенекен итте. Республиканың берничә төбәгеннән күперләрне, урамнарны су басу, елгаларның ярларыннан ташуы турында хәбәрләр килеп иреште. Быелгы кар күләме белән бу хәл гаҗәп түгел үзе. Су басу куркынычы булган пунктлар исемлеге төзелде, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе белгечләре дә ташуга әзер булуларын алдан белдерде.

Шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына язгы ташуга бәйле вазгыятьне контрольдә тотарга кушты.
 
– Язгы чор башлану белән территорияләрне су басу буенча мөрәҗәгатьләр саны арта, – диде ул. – Социаль челтәрләрдә фото һәм видеолар бик күп. Шәһәр яны бистәләрен, подъездлар, ишегалларын, юлларны су басу очраклары бар. Шулай ук тротуарлар һәм җир асты кичүләренә дә су кергән. Күп кенә елгаларда су арту нәтиҗәсендә боз күтәрелде һәм хәрәкәт башланды. Түбән булган автомобиль күперләрен су басуның өч очрагы мәгълүм.
 
Президент җитәкчеләрне язгы ташу хакындагы хәбәр булуга, тизрәк эшкә керешергә кирәклеге хакында кисәтте. Кешеләрнең иминлеген кайгыртырга, халыкка аңлату эшләрен көчәйтергә, эш өчен кирәкле бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәргә кушты.
 
Питрәч районының Көек авылына үзебез барып күреп кайттык. Дүшәмбе иртән биредә урнашкан «Алгоритм»  лицеена бару өчен көймә кирәк булган, атлап йөрерлек түгел. Дөрес, көймәләрне биегрәк машиналар алыштырган. Кайбер кешеләр балаларын укырга «Светлый» бистәсе аша озаткан. Без килгәндә дә, бер ир-ат кешеләрне кар суларыннан җыелган «күл»дән чыгарып йөри иде.
 
– Әйдә, сезне дә чыгарып куям, – диде ул. Акча эшләвеме дисәм, юк, савап җыюы икән. Иртәдән бирле кешеләрне үз машинасында мәктәп ягына чыгарып куя.
 
– Узган ел да бу юлны су баскан иде. Шөкер, йортларга керми ул. Без югарыда утырабыз, су үзәнлектә. Кар суы гына түгел ул, биредә сазлык бар. Анда гел су җыела, – ди бистәдә яшәүче Гөлнара Шәфигуллина. – Без бу хакта җитәкчеләргә дә әйттек. Юлны сала башлаганчы, төзүчеләрне җир астыннан су юллары кирәклеге турында кисәттек. Белеп торып, юл салдылар. Хәзер инде  ел саен шушы хәл булачак.
 
Күрше урамда яшәүче Кашаповлар, бер ел элек Әлмәттәге өйләрен сатып, бу бистәгә күченгән. «Күршеләрдән сорашып торабыз. Безне су басмый, диләр. Балаларга якын булыйк дип күченгән идек. Су гына керә күрмәсен инде», – ди алар.
 
– Мәктәпкә илтүче юл аша без дә чыгып карамакчы булдык. Машина юлына керерлек түгел. Әмма йортлар тирәсеннән такта салынган сукмак бар. Тик аннан да үтеп булмый. Үтәр өчен коймага тотынырга кирәк. Әмма анысы да кыска буйлылар өчен түгел. Биредәге тыз-быз килгән машиналарны күзәтеп торганда да, аякка су керде. Пычрак су белән коендырып китүчесе дә булды. Җиңел машиналары белән су эчендә утырып калучылар да бар. Яңа Салмачы авылында яшәүче Илмир Сабиров кире борылып китте.  Икенче сменада укучы кызы Ләйсәнне башка юлдан озатырга ашыкты.
 
 
– Бистәгә күчкәндә барысын да уйлап бетермәгәнбез. Иртәнге биштән бөкеләр башлана. Мин беренче сменага улымны илттем инде. Хәзер кызымны озатам. Аннары улымны каршы алам. Кичке якта кызымны. Шушы су аркасында эшкә дә бара алмадым, – ди ул.
 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр иткәнчә, Бәрле елгасы күтәрелү аркасында, Кайбыч районының Борындык авылында ике урам, 30дан артык бакчага су кергән. Көек авылындагы хәлләрдән алар да хәбәрдар. Шулай ук Лаеш районының  Зимняя Вишня бистәсендә дә урамнарны су баса.
 
– Бу бистәләрдә халык өчен куркыныч юк. Шулай ук Теләче районының Екатериновка авылында да, Мишә елгасы күтәрелеп, юлны су баскан.  Әлегә авылга башка юлдан йөрергә туры киләчәк, – ди Андрей Родыгин. – Су басуга бәйле вазгыятьне коткаручылар контрольдә тота. Әгәр кеше тормышына куркыныч яный икән, ярдәм күрсәтергә әзербез. Әлегә бер авылга илтүче юл да ябылмады, кешеләрне башка урынга күчерү таләп ителми. Вазгыятьне районнарда башкарма комитет җитәкчеләре дә үз контролендә тота. Районнардагы коткаручылар да,  коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр дә су басуга әзер тора.
 
– Быел су кермәс төсле иде, – ди Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Роза Саттарова. –  Кар күп булса да,  басмас дип уйладык. Җирдә туң булганга су сеңә алмыйдыр инде. Ике көн су белән көрәштек. Баз да тулды, лапаслар, мунчаларга да керде. Бүген инде әкренләп чыгып бара.
 
Казанның Иске Победилово бистәсендәге күл ташып аккан. Анда яшәүчеләр юл аркылы да чыга алмый.
 
– Бистәгә кергәндә зур күлләребез бар. Быел кар күп булгач, алар ташыды. Йортларга су кермәде, – ди бистәдә яшәүче Гөлназ Гыйләҗева.
 
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты профессоры Юрий Переведенцев, Россия гидрометеорология үзәге мәгълүматларына да таянып, пәнҗешәмбегә кадәр көннәр җылы торачак, дип белдерде.
 
–  Бездә шушы көннәрдә һава температурасы 4 градус җылы булырга тиеш. Әмма аномаль җылылык күзәтелә. Бездә хәзер төннәрен – 5 градус, көндез 15 градуска кадәр җылы күзәтелә. Шунлыктан кар тиз эреп, су күтәрелүләр дәвам итәчәк әле. Пәнҗешәмбедән көндезге  һава температурасы 7 градус кына булачак, – диде ул. –  Яңгырлар явуның да файдасы булды. Алар карны киметте. Шулай ук кояш та әкренләп карны киметә. Куркыныч су басулар булмас, дип уйлыйм.
 
САН
 

Россия төбәкләрендә 615 йорт тирәсе мәйданына, 74 тәбәнәк күпер, 11 машина юлына су  басу куркынычы яный.  Кемерово өлкәсендә  – 392, Смоленскида 179 йорт тирәсен су баскан.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»