поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.12.2010 Мәдәният

Кечкенә юбилейның зур яңгырашы (ФОТО)

«Бәлки әле без нинди зур эш башкарганыбызны эш кызуында үзебез дә аңлап бетерми торганбыздыр». Бу сүзләрне Яр Чаллы театрының 20 еллыгына багышланган кичәдә баш режиссер Фаил Ибраһимов әйтте. Театрның үз залы кечкенә булганлыктан туган көн бәйрәме 24 декабрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узды.

Беренче булып Чаллы артистларын шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Искәндәр Галимов һәм мәдәният идарәсе башлыгы Раушания Кулакова котладылар, Чаллы мэрының труппага адреслаган рәхмәт хатын укып киттеләр. Хатта: «20 еллык бәйрәмегез белән ихлас котлап, тирән ихтирамымны һәм рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең татар мәдәниятен үстерүгә керткән өлешегез мактауга һәм данга лаек. Чаллы театрының татар театрларының зур гаиләсендә үзенең кабатланмас йөзе, үз юлы, үз репертуары, үз урыны бар. Татар гореф-гадәтләрен, ана телебезне югалудан саклап торуыгызга, яшьләребездә милләтебез белән горурлану артуга зур өлеш керткәнегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм», диелә.

Шунысын да ассызыклап үтик, Яр Чаллы шәһәр хакимияте ел саен театрга бер спектакль чыгарырга матди ярдәм күрсәтеп килә. Быел, мәсәлән, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына каршылап Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» пьесасы буенча спектакль куелды. Күптән түгел генә мэр Васил Шәйхразиев эшмәкәрләр белән бергәләп Мансур Гыйләҗевнең «Бурлак» драмасын карады. Ул көнне билетлар 2000 сумнан сатылды. Шушы чарадан җыелган акчалар 2011 елның беренче премьера спектаклен чыгаруга тотылачак.

Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү һәм авторлык хокукларын саклау бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салехова театрның 1990 елда яшь тамашачылар театры буларак барлыкка килүен искә төшереп үтте.

– Берничә энтузист башлап җибәргән Чаллы татар дамтеатры бүген бик уңышлы эшли торган профессиональ коллективка әверелде. Аларның репертуарларында Кол Гали, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Гаяз Исхаки кебек классикларыбызның әсәрләре дә, бүгенге авторлар – Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев, Рабит Батулла, Равил Сабыр һәм башкаларның әсәрләре дә бар. 20 ел эчендә 79 спектакль куелган, театрда өч халык артисты, алты атказанган артист эшли. Гастроль картасында Самара, Мәскәү, Оренбург, Уфа һәм башка бик күп шәһәрләр бар. Кайда гына барып чыксалар да, Чаллы театрын тамашачылар бик яратып, көтеп каршы алалар, аларны татар дөньясында бик яхшы беләләр. Күптән түгел генә чаллылар Казанда Туфан Миңнуллинның юбилеена багышланган фестивальдә «Саташу» спектакле белән катнаштылар, – диде Зөлфирә ханым.

   

Зөлфирә Салехова                                                 Рушания Юкачева

Аннан соң ул алып килгән бүләкләрен тапшырды. Россия Президенты фәрманы нигезендә «Казанның 1000 еллыгы» медале белән әдәби бүлек мөдире Рузилә Ямалиева һәм труппа мөдире Фәнүсә Саләховалар бүләкләнде. Татарстан Президенты фәрманы нигезендә күп еллык намуслы хезмәте өчен сәхнәгә кую бүлеге мөдире Әкрамә Жуковская «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды. Артист Лилия Минһаҗева «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде, ә Флүзә Касаева һәм Алсу Хабетдиновалар Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.

Сираҗетдин ролендә - Татарстанның халык артисты Булат Саләхов
 

Юбилей кичендә Чаллы театры тамашачыларга Г. Камалның «Банкрот»ын уйнады. 99 ел элек язылган булуына карамастан ул әле бүген дә бик актуаль яңгырый торган әсәр, чөнки Сираҗетдин кебек акча бәрабәренә намусларын саткан, Туфан Миңнуллин әйтмешли, «кара байлар» арабызда тулып ята.

Чаллы труппасын котларга бик күп кунаклар килгән иде, алар бик матур, бик җылы сүзләр әйттеләр. Менә шуларның кайберләре генә.

Фәйрүзә Мостафина, Яр Чаллы педагогия институты ректоры:

– Менә 20 ел үткән дә киткән. Әлбәттә, һәркем үзенчә нәтиҗә ясый торгандыр, ә мин хәзер шуны искә төшереп утырдым, әле шәһәрдә бер театр да булмаган чакта, шәһәр җитәкчеләре аның киләчәктә булачагына ышанып, җәмәгать транспортының бер тукталышына «Театр» дигән исем куйдылар. Театрны бар итүдә үз өлешләрен керткән кешеләрнең кайберләре бүген, кызганыч, исән түгел инде.

Чаллыда театр оештырылачак дигән сүз йөри башлагач, Минзәләнең данлыклы театры үзенең иң яхшы артистларын, иң яхшы кешеләрен безгә җибәрде. Казаннан, Әлмәттән артистлар килде. Берсе дә кире кайтып китмәде. Кайсының торырга урыны да юк иде, театр өчен мәдәният идарәсендә бер бәләкәй генә бүлмә бүлеп бирелгән иде баштагы чорда, тамашачылар да юк иде әле, чөнки алар Чаллы театрының бер спектаклен дә күрмәгән иде әле. Тик беркем дә кире чигенмәде, артка китмәде.

Намуслы, укымышлы, зыялы кешеләр эшләгән коллектив кына халыкны тәрбияли ала. Шулай булмаганда алар кешеләрне ышандыра алмаслар иде. Чаллы театры безнең күзалдында үсте: артистлар өйләнештеләр, кайберләре аерылыштылар – анысы да булды, нишлисең, тормыш бит ул! – балалар табып үстерделәр, хәзер кайберләренең инде балалары да театрда эшләп, башлы-күзле булып үзләре балалар үстерәләр. Театр коллективы – ул үзе бер галәм кебек катлаулы. Шуңа күрә аны бер организм итеп эшләтү, алга алып бару, үстерү – гаять катлаулы эш.

Бүген залда сез тәрбияләгән халык утыра. Чаллы тамашачысы сезгә бу 20 еллык өчен «бишле» куя. Сезнең намуслы, чиста булганыгыз өчен, дус-тату, тырыш, укымышлы булганыгыз өчен!

Гилемхан Мөбәрәкшин, Казан театр училищесы директоры, Яр Чаллы татар драмтеатрының беренче директоры:

– Чаллы театрының 20 еллыгы – минем өчен зур бәйрәм... Театрда иң зур кеше – актер. Ул булмаса директор да кирәк түгел, бина да, бернәрсә кирәк түгел. Әгәрдә директор артистның эшен, сәнгатькә биргән көчен, аның күңелен аңлый белә торган кеше булса, артист эшли! Әйе, без эшне башлап җибәрдек. Ул вакытта вазифам «театр директоры» булса да, мин бу эшне гомумән белми идем. Ә безнең арада башка театрларда әллә ничә ел эшләп килгән тәҗрибәле артистлар бар иде. Алар директорның да урынын беләләр иде, режиссерның да. Мин шулардан эшләргә өйрәндем.

Чыннан да без бик авыр 90нчы елларда бу эшне нольдән башлаган кешеләр. Минем бер генә вакыйганы искә алып китәсем килә. Бездә әдәби бүлек мөдире булып шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин эшләде. Ул бервакыт каяндыр табып бер тартма кадак алып кайтты. Белсәгез, ул аны ике ай сөйләп мактанып йөрде, чөнки бик зур байлык иде кадак ул заманнарда! Һәм шуңа күрә бүген театрның шулай гөрләп эшләп торуы чыннан да безнең өчен бик зур шатлык. Ул бина белән матавыкларны искә төшерсәң?! Мәрхүм Рәис Кыямович Беляев (ул вакыттагы шәһәр җитәкчесе) әйтә торган иде: «Хәтта унбишенче гасырда театры эшләп тормаса, бер населенный пунктка да шәһәр статусы бирмәгәннәр! Ә без Чаллыда театр бинасы төзи алмый интегәбез!» – дия торган иде.

Рушания Юкачева, Татарстанның халык артисты:

– Бик болганчык елларда, Татарстан үзенә бәйсезлек даулаган елларда Яр Чаллыда асыл ирләр тырышлыгы белән яңа татар театры барлыкка килә. Бүген дә бу театр башкалардан яңача эшләве, классик әсәрләрне дә яңа укылышта куюы, бүгенге көн карашы, бүгенге көн фәлсәфәсе белән тамашачыга җиткерә белүе белән аерылып тора. Әлбәттә, 20 еллык юбилей көнне хөкүмәт җитәкчеләренең озак еллар намуслы хезмәт куйган театр хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр, медальләр тапшыруы бик күңелле. Бәлки шушы арада хөкүмәт әле хезмәт хакларын артыру турында да карар чыгарыр дип ышанасы килә. Артистның күңеле көр булырга тиеш, а җаны аның болай да инде тамашачыга бирелгән, шунсыз аның алдына чыгып булмый. Яңа уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим сезгә, чаллылар! Татар театрының 100 еллыгына бик күп матур китаплар басылып чыкты, Чаллы театрының да 100 еллыгына шундый басмалар дөнья күрсен иде.

    

Нияз Игламов                                               Гилемхан Мөбәрәкшин

Нияз Игъламов, театраль тәнкыйтьчеләр коллегиясе рәисе:

– Чаллы театры белән мин бик таныш, бик якын, монда соңгы елларда бик еш булам, минем монда дусларым бик күп. Без артык еш аралашмыйбыз, тик дуслык бит ул көн саен кочаклашып йөрү дигән сүз түгел. Менә мин бирегә премьералар карага киләм, театрда үземнең фикердәшләр эшләвен күрәм, артистларның уенын карыйм, алар минем йөрәккә үтеп керәләр, үзеләренең уеннары аша миңа көч-кодрәтләрен бирәләр. Чаллыларның күпчелек спектакльләре бик көчле, труппаның потенциалы тагын да көчлерәк, зуррак, минемчә. Ул әле тагын да ачылыр. Мин тагын шунысына сокланам: сездә ике режиссер эшли - Фаил Ибраһимов һәм Булат Бәдриев! Бүтән бер театрда да андый куаныч хәл юк.

Тагын шунысы куанычлы, соңгы елларда театр бик зур үсеш чорын кичерә. Моның белән беркем дә бәхәсләшә алмый, бу фикернең дөреслегенә инану өчен берничә спектакль карау да җитә: Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Бурлак»ны, Мольерның «Саран» комедиясен, Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» драмасын. Минемчә, сез сайлаган юл дөрес, бу юнәлешне сакларга кирәк. Театрда иң мөһим кеше – тамашачы. Бүген Чаллыларның тамашачыларга тәкъдим итәрлек яхшы спектакльләре бик күп. Алар куелышы буенча да, драматургиясе, проблематикасы, жанрлары буенча да төрле.

Сезнең театрның 20 еллыгы – ул бөтен татар театрларының уртак бәйрәме. Менә бүген еш кына ишетергә туры килде, 20 ел театр өчен күп вакыт түгел, диделәр. Ул 20 елны ничек үткәрәсең, ничек яшисең бит! Тукай 27 яшендә үлеп киткән, ә үзеннән соң татар халкына күпме рухи байлык калдырган! Чаллылар да бу вакытны юкка уздырмаганнар дип әйтәсем килә.

Роберт Шәймарданов, Минзәлә театры директоры:

– Чыннан да, Чаллы театрын бездән мая алып киткән кешеләр төзеде. Шуңа күрә без дә сезнең уңышларга сөенәбез, зур-зур исемнәр алган артистларыгыз белән горурланабыз, уңышлы спектакльләр чыкса, чын күңелдән куанабыз. Тагын бер шатлыклы нәрсә: кечкенә генә юбилей булса да, бөтен театрлар да диярлек сезне котларга килгәннәр. Бу сезгә булган тирән хөрмәт билгесе. Сезгә дә Минзәлә театры кебек 75 еллык юбилейлар үткәрергә насыйп әйләсен иде.

Рөстәм Галиев, Түбән Кама татар драмтеатрының баш режиссеры:

– Безнең театр Чаллы театры белән бер елны туды, без бергә үстек, бергә чыныктык, бергә яшибез. Минем сезгә бүген бер генә теләгем бар: Аллаһу Тәгалә сезгә чыдамлык бирсен. Театрда үткәргән бер көн – ун көнгә тиң. Чөнки театр төзү – ул завод төзү генә түгел! Театр – ул иман, ул эчке дөнья, вөҗдан, намус!

Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт татар драмтеатры директоры:

– Нинди генә юбилейларда булырга туры килмәде, әмма Чаллыдагы кебек рух бүтән беркая да юк. Сездә – аерым бер төрле, үзенчәлекле, сезгә генә хас иҗади мөхит. Минем, ни өчен шулай икән дип, бик күп уйланганым бар. Нигезегезгә ап-ак таш салып калдырганнар сезнең. Театрның кечкенә генә 20 еллык юбилеена менә шушылай зурлап очраклы кеше килми. Артист күңелен сизгән тамашачы булса гына театр яши ала.

Безнең мәркәзебез – Казан, ә Кама аръягында яшәүчеләрнең кыйбласы – Чаллы. Әлмәттә татар гимназиясен Чаллыдан өйрәнеп ачтылар, чөнки биредә милли театрга гына түгел, гомумән, татар милләтенә аерым мөнәсәбәт бар, ул Аллага шөкер бүген дә саклана, югалмый. Шуның өчен без сөенәбез һәм сезгә рәхмәт укыйбыз. Ихлас күңелдән әйтәм, мин Чаллы театрын кайчагында үзебезнекеннән дә күбрәк яратам! Минем иң зур теләгем: биш елдан театр Алла боерса көмеш туен билгеләп үтәр. Ул юбилей сезнең өчен махсус салынган гаҗәеп бер бинада үтсә иде!

Фаил Ибраһимов, Яр Чаллы татар драмтеатрының баш режиссеры:

– Бераз дулкынланам, бик эзлекле фикер дә әйтә алмам, бәлки... Аллага шөкер, театрыбыз ныклы адымнар белән 20 еллык юл үтеп бүген аягында ышанычлы басып тора. Әгәрдә без 90-нчы елларда, демократия уены башлаганда, форсаттан файдаланып театр ачмый калсак, милләт алдында җинаять кылган булыр идек. Чаллы театрын без генә түгел, аны татар халкы бар итте!

Мин бүген үзебездә кунакта татар театрлары вәкилләрен күреп бик сөенәм, һәрвакытта да менә шушылай дус булыйк. Бүген минем үзебезнең коллективка чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә. Бәлки әле без нинди зур эш башкарганыбызны эш кызуында үзебез дә аңлап бетерми торганбыздыр. Ераккарак китеп карагач, еллар үткәч, бәлки, без моны яхшырак, тирәнрәк аңларбыз.

Мин бүген төнлә йоклый алмыйча уйланып яттым. 52 артист, дүрт директор эшләгән икән театрда шушы егерме елда, биш режиссер безнең сәхнәдә спектакльләр куйган. Кемдер киткән, кемдер һаман эшли. Чаллы театры бар һәм булачак!


---
Чаллы театры
№ --- | 27.12.2010
Чаллы театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»