|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2022 Криминал
Казанда бер ир башта хатынын, аннан үзен үтергәнКазанның Фучик урамындагы бер йортның баскыч мәйданчыгында 39 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Хатынга җиңе мәртәбә пычак кадаганнар. Моннан тыш, йорт тәрәзәләре төбендә аның 52 яшьлек иренең дә мәете табылган. Якынча мәгълүматларга караганда, хатыны аерылышырга теләвен әйткәч, ир-ат аңа пычак кадаган. Хатынын үтергәннән соң ир-ат үз-үзенә кул салган, дип яза Татар-информ.
«Ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә, дип сөйләде Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|