|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2022 Мәдәният
Актер Фәрһад Мөхәммәтҗанов: "Мәскәүдә миллион ярым акча сорадылар"Бөдрә кара чәчле яшь актер Фәрһад Мөхәммәтҗанов “Татарстан-Яңа гасыр” каналында барган беренче татар ситкомы “Рәхәт яшибез”, “Бер-бер хәл” сериаллары аша тамашачыга танылырга өлгерде. Фильмнардан тыш, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлады. Беренче сезонда ук аңа премьера спектаклендә баш рольне ышанып тапшырдылар. — Фәрһад, кино, театр сәнгатенә килеп тә кердең, танылырга да өлгердең. Үзең белән таныштыр әле.
— Мин Азнакайдан. Гаиләдә без өч малай. Абыем Гаяз гаиләсе белән Әлмәттә яши. Абыем Илнур — Азнакайда, әле өйләнмәгән. Миңа 21 яшь. Әти мәрхүм нефтьче иде, Себердә эшләде. Әни — шәхси эшмәкәр, косметика кибете бар.
— Ничек сәнгать юлыннан китәргә булдың?
— IX сыйныфны тәмамлагач, мәктәптән китәргә карар кылдым. Әмма кайсы өлкәне сайларга икәнен хәл итмәгән идем. Әни иҗат өлкәсен хуплады, мине ландшафт дизайнеры итеп күрергә теләде. Ә әти ягы нефтьче булырга, Әлмәткә укырга керергә кушты. Тәвәккәлләдем дә, берәүгә дә әйтмичә, Әлмәт политехника көллиятенең геофизика бүлегенә укырга кердем. Тик барасым килми бит. Кыскасы, X сыйныфка калдым.
Мәктәп чараларында актив катнаштым. Берсендә шигырь сөйләгәннән соң, авылдашлар: “Тавышыңны халык ишетергә тиеш”, — диде. Әни X сыйныфтан соң Казан театр училищесына кереп карарга киңәш итте. Биредә үз урынымны тапканымны аңладым. Әти ягыннан Нурдидә әбиемә, туганнарыма шушы һөнәрне сайлавыма каршы булмаганнарына рәхмәтлемен.
— Бөдрә чәчең тумыштанмы?
— Әйе. Балачакта яратмый идем, турайтырга тырыштым. Режиссер Сәрдәр Таһировский, уенын-чынын бергә кушып: “Чәчең бөдрә булмаса, төп рольгә сине алмас идем”, — дип әйткән иде. Чәч актер өчен образ тудырганда, башкалардан аерылып тору өчен дә мөһим ул. Кара бөдрә чәч — минем өчен бәхет. Кайбер әсәрләрдә уйнаганда кисәргә, турайтырга кушалар.
— Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына (ВГИК) укырга кереп карагансың икән.
— ВГИКка укырга керү өчен берничә этап үтәргә кирәк. Беренчесен читтән торып уздым. Икенчесенә институтка бардым. Мине ошаттылар. Укытучы: “Кем түләргә әзер, кулларыгызны күтәрегез”, — ди. “Күпме?” — дип кызыксынам. “Дүрт елга миллион ярым”, — ди бу. Башкаларның икеләнмичә кул күтәрүенә шаккаттым. Россиянең бердәнбер кинематография институтына төрле төбәкләрдән талантлар килә, бюджет урыннары аз. Әмма Мәскәүдә уку хыялы әле дә яши.
— Күп сериалда Эльвина Насыйбуллина белән уйныйсың. Әллә тормышта да сез бергәме?
— Эльвина белән эшләү рәхәт, тыныч, сөйләшү, аралашу да җайлы. Без — яхшы дуслар. Йөргән кызым әлегә юк. Тулысынча иҗатка баткан чак.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|