|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2022 Криминал
Сөйгәнен сөянгә сөягән: миллион сум - "тю-тю"Уфада яшәүче 24 яшьлек кыз исеменә аның элекке сөеклесе миллион сумга якын кредит рәсмиләштерә. Ул полициягә мөрәҗәгать итә һәм элекке сөеклесе аның исеменә кредит рәсмиләштерүе хакында сөйли. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кызның сүзләренә караганда, аңа банктан шалтыратып, янәсе, кредит буенча бурыч түләмәве турында хәбәр итәләр, тик ул берни дә рәсмиләштермәгән.
Ул банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә һәм шунда аның элекке сөеклесенең дистанцион ысул белән 950 мең сумлык кредит рәсмиләштерүе ачыклана.
Акча алганнан соң, егет элемтәгә чыгудан һәм түләүләр кертүдән туктый. Хәзер полицейскийлар бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|