|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2022 Фаҗига
Казанда күпкатлы йортта газ шартлап, янгын чыккан - үлүче бар
Бүген Казанның Габишев урамындагы күп фатирлы 7 нче йортында чыккан янгында бер кеше үлгән. Фаҗига турында хәбәр 14.52 сәгатьтә янгын сүндерүчеләргә килеп ирешкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр урынга беренче югары ранг чакыруы буенча килә. Алар 9 каттагы фатир тәрәзәсенә автобаскыч урнаштырган, дип яза Татар-информ.
Фатирдан зыян күрүчене чыгарганнар. Табиблар ир-атның үлемен теркәгән.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|