|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2022 Мәдәният
Полиция таныклыгыңны күрсәт һәм икенче билет бушка - Тинчурин театрында акцияКәрим Тинчурин театры яраткан, тугры тамашачылары өчен ике спектакльгә акция үткәрә. 10 апрель 17.00 сәгатьтә булачак “Полиционер» спектакленә полиция хезмәткәрләренә, хокук саклау хезмәте ветераннарына икенче билет бүләк итеп бирелә. Моның өчен театр кассасында полиция хезмәткәре яки хокук саклау хезмәте ветераны булуыгыз турындагы таныклыкны күрсәтеп, бер билет сатып алырга кирәк. Ә икенче билет сезгә бүләк итеп биреләчәк. Шулай ук 12 апрель 18.30 сәгатьтә узачак “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” спектакленә өченче билет бүләк итеп бирелә. Акция шарты белән кассада ике билет сатып аласыз һәм театр бүләгенә – өченче билетка ия буласыз!
--- |
Иң күп укылган
|