|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2022 Әдәбият
«Войвыв кодзув» коми журналында татар шагыйрьләре турында сәхифә чыкты (ФОТО)Коми республикасында «Войвыв кодзув» дигән әдәби журнал чыгып килә. Татарчага тәрҗемә итсәк, бу журналның атамасы болай булыр - «Төньяк йолдызы». Безнең «Казан утлары»ның кардәше дип күзаллыйк без аны. Битләренең форматы да шундыйрак. Тик калынлыгы гына кимрәк, нибары 80 бит. Тиражы да 378 данә генә. Электрон рәвештә язылучыларны исәпкә алсаң, тираж 888 диелгән. Шушы көннәрдә «Матбугат.ру» хәбәрчесе кулына «Войвыв кодзув» журналының 2021 ел ноябре саны килеп эләкте. Аны безгә Равил абый Фәйзуллин бирде. Бу санда журналда татар язучыларына шактый урын бирелгән. Журнал ноябрьдә үк чыккан булса да, Казанга әле шушы көннәрдә генә килеп ирешкән. Коми язучылары белән Ленар Шәех тыгыз элемтәдә тора ди. «Войвыв кодзув»да Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Равил Фәйзуллин, Ленар Шәех шигырьләре бирелгән. Фото һәм кыскача биографияләре дә бар. Әйтик, Дәрдмәнднең «Кораб» шигыре коми телендә менә болайрак булыр:
Мин “караб” һәм “море” сүзләрен генә аңладым...
--- |
Иң күп укылган
|