поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.04.2022 Авыл

Фирдүс Тямаев 10 бозау алган. Ә авыл халкы нишли?

Халык күбрәк яшелчә утыртырга һәм кош-корт санын арттырырга җыена.

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:
 
– Аллага шөкер, рамазан аена кердек. Уразаны калдырмаска тырышабыз. Шул килеш, концертларда чыгыш ясыйбыз. Шөкер, Аллаһы Тәгалә үзе җиңеллеген биреп тора. Төрле хәбәрләр килеп ирешсә дә, күңелне төшермибез, яхшыга өметләнәбез. Мөгаен, концертлар – минем өчен дә, халык өчен дә күңелгә рәхәт урындыр. Тамашачы тормыш мәшәкатьләреннән арынып, рәхәтләнеп ял итеп китә. Әле концертларыбыз майга кадәр дәвам итә.
 
Авылны да онытып бетермим. Әниемә 10 бозау алып кайтып бирдем. Эре маллары 20гә җитте инде. Әле шулар янында өч ат та бар.  Әнигә барыбыз да булышабыз. Авылда яшәүче энем гаиләсе белән бергәләп эшлиләр. Быел әле каз-тавыкларны да күбрәк алырга исәпләп торабыз. Аларны 150шәр итәрбез, дибез. Бакчабыз да гомер буена зур булды. Туганнарым белән бергәләп эшлибез, бар әйберне уртак итеп тотабыз. Мин, ит кирәк иде дисәм, бүген мал суялар. Мин дә алар өчен барысын да эшләргә әзер.
 
Фәйрүзә Әхмәтҗанова, Арча районы Иске Кырлай авылы:
 
– Яз җитүгә, үземә кирәкле дару үләннәрен барлый башлыйм. Тиздән нарат бөреләре җыяр чак җитә. Шуңа әзерләнәбез. Кояш чыкса, күңелләр күтәрелә инде. Көннәр матур хәзер. Урамнан керәсе дә килми. Авылыбызда ике кибет бар. Җаның ни тели, шуны алып кайтып торалар. Шөкер, коронавирустан авыручылар кимеде. Карлар эреп бетсә, бакча эшләренә тотынырга дип торабыз.
 
 Альбина Бәширова, Апас районы Карамасар авылы:
 
–  Урамда кар астыннан су ага. Бу кар кайчан эреп бетәр икән, дибез. Бакча өчен үсентеләр дә үстергән идек. Алар озынаеп бетте инде. Һич кенә дә теплицага чыгарып булмый әле. Быел яшелчәне мул итеп үстерергә дип торабыз. Элек тә утырта идек. Әмма быелгы бәяләрне күргәч, бакчада ешрак эшләргә кирәк икән, дигән уйга килдем. Быел каз-үрдәкләрне дә, чебешләрне дә күп итеп алырга җыенабыз. Ирем фермер булгач, чәчүлек басулары бар. Ул чәчүгә әзерләнә. Кар астыннан тракторларны чыгарып, төзәтә башладылар. Бәяләрнең артуына бик борчылам. Өч балам булгач, акча күп китә. Балаларга бер шоколад алыйм дип керсәң дә, безнекеләргә өчәү кирәк бит. Хаклары да тешли хәзер. Шуңа да тәм-томнарны азрак ашарга тырышабыз. Үзебез үстергәнгә җитми инде. Менә быелдан башкачарак уйлап яши башладык.
 
 Василий Иванов, Кукмара районы Югары Чура авылы:
 
– Без чәчүгә әзерләнеп бетерәбез инде. Тракторлар төзәтелде. Чәчкечләрне рәтли башладык. Авыл кешесе өенә су кермәсен дип канау казый. Минем бер дә су юлын ачкан юк. Безгә керми ул. Ризыкка да кытлык юк. Күңел сизгәнме шунда, бәяләр артканчы, районга барып, кирәк-яраклар җыйган идек. Шикәр комын да капчыклап алып куйдык. Авыл кешесе килолап алмый бит инде ул. Әмма әллә ни күп әйбер җыймадык. Тоз да җитәрлек кенә безнең.
 
Кайчан кар бетәр, дип аптырыйбыз әле. Лапас түбәсенә кадәр менгән бит. Бер дә бетмәс шикелле. Минем күңел басуга ашыга инде ул. Без өйдә кәлшәләр үстереп азапланмыйбыз. Авылда бер фермер бөтен кешегә җитәрлек итеп үстерә. Шуннан сатып кына алабыз. Быел бәрәңге бакчасын киңәйтербез дип торабыз әле.
 
Кадрия Шәйдулина, Чүпрәле районы Каракитә авылы:
 
– Авылыбыз белән илгә тынычлык телибез. Яңа гына егетләребезне армиягә озаттык. 7 авылдашыбыз контракт буенча хезмәт итә. Алар өчен догада торабыз.  Шөкер, вирус белән авыручылар кимеде.  Кеше белән дә аралашмый башлаган идек бит инде. Хәзер ичмасам, күршеләргә кереп йөри башладык. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Матур гына яшәп ятканда,  вирусның яңа төре безгә килеп җитмәсен дип телибез.
 
Нуретдин Шиһапов, Мамадыш районы Түбән Яке авылы:
 
– Аллага шөкер, пенсиягә чыктым. Бу көнне күрә алу да – сөенеч хәзер. Яз җитүне көтәбез. Аннан җиләк вакыты да җитә.  Быел күп булыр кебек тоела. Җәйгә чыккач, безнең тормыш бөтенләй башкачага әйләнә. Күңелләр үсеп китә. Эшкә чумабыз. Җиләк янына гөмбәсен, себеркесен җыябыз. Мәтрүшкә әзерлибез. Сатып алучылар да күп була. Начар уйлар белән яшәмибез. Авырулар бетеп, илләр тынычлансын иде дип телибез. Исәнлек кирәк. Калганы була аның.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»