поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.12.2010 Бәйрәм

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы республика конкурсында җиңүчеләр арасында

Бөтенроссия халык исәбен алу эшенә әзерлек һәм аның уздырылуын яктырткан массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары арасында ТР Министрлар Кабинеты үткәргән конкурс нәтиҗәләре игълан ителде

Быел 14-25 октябрь көннәрендә уздырылган Бөтенроссия халык исәбен алу эшенә әзерлек һәм аның уздырылуын яктырткан массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары арасында ТР Министрлар Кабинеты үткәргән конкурс нәтиҗәләре игълан ителде.

 

Бүген “Татмедиа” мәйданчыгында “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Шевчук, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина, массакүләм матубгат чаралары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашындагы очрашуда Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы (Татарстанстат) башлыгы Валерий Кандилов белдергәнчә, быел 15 апрельдан 31 октябрьга кадәр вакыт эчендә барган конкурска Казан, Чаллы шәһәрләре һәм 31 муниципаль районның 68 басма һәм электрон мәгълүмат чараларыннан барлыгы 1359 материал тапшырылган. Жюри составындагы Татарстанстат белән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгы, республиканың әйдәп баручы журналистлары аларны 5 номинация буенча һәм махсус приз билгеләп 3әр урынга сайлап алган. Призлы урыннарга барлыгы 19 массакүләм мәгълүмат чарасы (кайбер номинацияләрдә бер урынга 2-3се билгеләнгән) лаек дип табылган. Приз фонды 180 мең сум булып, беренче урынга 15 мең, икенче урынга10 мең, өченчегә 5 мең сум акча каралган.

 

Шул рәвешле, Бөтенроссия халык исәбен алуны иң яхшы яктырткан мәгълүмат агентлыклары һәм Интернет-басмалар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, телевидениеләрдән “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, радиолардан “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, республика басмаларыннан “Республика Татарстан” газетасы редакциясе, район (шәһәр) басмаларыннан “Бугульминская газета” редакциясе конкурста җиңүчеләр, ягъни беренче урынга лаеклар дип игълан ителде. Лауреатларга ТР Хөкүмәте гамәлгә куйган дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды. В.Кандилов алга таба “Зур илнең кече бизнесы” дигән исемдә федераль икътисади исәп алу уздырылуын искәртеп, аның буенча да конкурс булырга мөмкин, дип, теманы күз уңында тотарга киңәш итте.


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Татар-информ
№ | 24.12.2010
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»