поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.04.2022 Хәвеф-хәтәр

«Су идән астына кереп тулды, ишегалдында йөрерлек түгел»

Синоптиклар атна ахырына 15 градус җылы вәгъдә итә. Кар кинәт эреп, су басуга китермәсме? Социаль челтәрләрдә күрше Башкортстанның Белорет районында урнашкан Габдүк авылын су басу турында видео таралды. Аннан күренгәнчә, Инзәр елгасы ташып, авылдагы 95 участокны һәм 45 йортны су баскан. Бездә хәлләр ничек тора? Коткаручылар, без әзер, дисә дә, халык язгы ташуга әзерме?

«Су басасын белгән булсам…»
Казан тирәсендәге бистәләрдә дә су басулар күзәтелә башлады инде. Салмачы бистәсендә ел да бер урамны су баса икән.
 
– Кар күп булса да, булмаса да, безнең урамны су баса. Әллә су китү юлларын дөрес ясамаганнар – белмәссең. Өч ел элек Казандагы фатирны сатып, монда килеп урнашкан идек. Йортны алганда күршеләрдән дә сорамадык, ичмасам.  Су басасын белгән булсам, башка урамнан алган булыр идек, – дип сөйли Лилия Мостафина. – Яз җитүгә, су идән астына кереп тула, быел инде ишегалдында йөрерлек түгел. Резин итекләр сатып алдык. Без иң аскы урамда яшибез. Барлык су безгә агып төшә. Икенче елга көймә аласы булыр инде.
 
Яшел Үзән районның Яңа Тура авылы урамнарын да су баскан. Авыл халкы бу хәлне карның күп булуыннан күрә.
 
– Моңарчы мондый хәл күренгәне юк иде әле. Быел бигрәк кызык булды. Кар эреп өлгерми, астан гөрләвек ага. Җитмәсә, бер суытып, бер җылытып торгач, җир өстендә туң бар әле. Әнә шуңа да су аска китә алмый, ахры, – ди Яңа Турада яшәүче Мансур Фазлыев. – Аннары, су басуга үзебез дә гаепле. Алдан әзерләнсәң, берәүне дә су басмый дип уйлыйм мин. Күршеләргә әллә ничә әйттем, су юлларын ачыгыз, дип тә кердем. Алар кемдер килеп булышканны көтеп тик утыра. Юкса һәр кешенең үз бакчасы, үз йорты инде. Юлларын ачсаң, канау казысаң, су китәр иде.
 
Җылыта да, суыта да әле
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты профессоры Юрий Переведенцев, Россия гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, җомгадан Татарстанда җылы көннәр башлана, дип вәгъдә итә.
 
– Кичен һаваның уртача температурасы 5 градус җылыны тәшкил итәчәк. Көндезләрен 11–12 градус җылы көтелә. Ныклап карлар эри башлаячак инде. Бу – май аеның беренче ун көнендә була торган һава торышы. Димәк, үсемлекләр уяна башлаячак, – ди Юрий Переведенцев. – Җылы көннәр берәр атна торачак. Аннан соң ничек булыр, әйтә алмыйбыз. Әмма һава торышына ышаныч юк, ул тиз үзгәрүчән.
 
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, әле җылытачак та, суытачак та, ди. Ике буран да вәгъдә итә.
 
– Әкренләп карлар эреп бетә ул.  Аны җил дә эретә хәзер, – ди ул. – Быел ташу булыр дип куркырга кирәкми. Ул гадәттәге төсле генә булыр. Кар күп яуса да, дым җиргә сеңеп барды. Шуңа да артык борчылмаска киңәш итәм. Кайдадыр су баскан диләр, моңа һава торышы түгел, инфраструктураны дөрес ясамау гаепле дип уйлыйм мин.
 
Әмир абый апрельдә җылылар булса да, май салкынча торыр, ди. Узган елгы кебек, май аенда җәй килмәс, дип тә әйтә.
 
–  Быел авыл хуҗалыгы өчен әйбәт ел булачак. Әмма Кач ману суыгы булмау мине борчып тора. Ул булмагач, уңышны җыеп алу соңга калачак. Бу ни дигән сүзме? Гыйнварда суык булмагач, июль аеның соңгы ун көнендә эсселәр булмаячак. Явым-төшем уракка комачау итәчәк, – ди ул.
 
Синоптик, әле сыерчык бураны да булмады, ди. Баксаң, ул буран кошлар килеп, оя корып, йомырка сала башлагач кына була икән.
 
–  Сыерчык бураныннан кала, тагын берәү буласы бар. Хәзер инде ныклап буран дуламас, кары булыр. Әгәр алар булмаса, алмагач чәчәк атканда, кар явар, – ди ул. – Авылга  сыерчыклар килде инде. Әле менә шушы көннәрдә тилгәнне күреп шаккаттым. Ул карлыгачлардан соң гына кайта иде. Быел иртәләгән. Димәк, апрельнең 15ләренә карлар эреп бетәчәк.

 Су басу куркынычы булганда нишләргә?
Иң элек  документларны, иң кыйммәтле һәм кирәкле әйберләрне су керми торган пакетларга салып әзерләп куегыз. Азык-төлек запасы, дарулар әзерләгез. Су керми торган җылы киемнәрегез дә әзер булсын. Кул астында фонарь яки шәм тотыгыз. Өегезгә су керә башласа, тиз арада газ, су һәм электрны сүндерегез. Куркырга кирәкми – алдан әзерләгән әйберләрегезне алып, өйдән чыгу ягын карагыз. Әгәр су басып, чыга алмыйча каласыз икән, биек урынга менеп, 112 телефонына шалтыратыгыз һәм коткаручылар килгәнен көтегез.
 
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат бүлегеннән алган мәгълүматлар буенча, быел Татарстанда 200 торак пункт, 20гә якын автомобиль юлы су астында калырга мөмкин. Язгы ташу вакытында 41 меңнән артык кешене вакытлыча күчереп тору өчен 158 махсус урын хәстәрләгәннәр. Су басу булган очракта, 17 меңгә якын кеше ярдәм итәчәк, шулай ук 2,5 мең техника, 135 көймә, 5 вертолет әзерләнеп куелган. Быел Кече Чирмешән, Карлы, Гөбенә елгаларында су күтәрелү ихтималы зур. Ташуны булдырмый калу максатыннан,  күп районнардагы елгаларда боз вату эшләре тәмамланып килә. Иң соңгы итеп иртәгә Казансу бозын шартлатачаклар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»