поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.04.2022 Хәйрия

Янып йортсыз калган 6 балалы гаилә башлыгы: «Үз нигезебездә өй саласы иде»

Арча районының Иске Җөлби авылында яшәүче алты балалы Шерматовлар гаиләсе урамда калган. Үзләре өйдә юк чагында ут чыгып, йортлары кара күмергә әйләнгән. Бүген алар күрше якта яшәүче әбиләренә күченгән. Әмма анда да озакка калып булмый. Биредә әбиләренең оныгы белән ире яши икән.

– Ул көнне ярый әле өйдә кеше булмаган. Янгын көндезге сәгать унда чыккан. Йоклаган чакта ут капкан булса, нишләр идек, – дип сөйли кызлары Гөлшат. – Минем олы абыем армиядә. Аны 2 декабрь көнне озаттык. Икенче абыем Казанда укый. Мин дә Казанда белем алам. Авылда  5 нче һәм 3 нче сыйныфта укучы һәм 6 яшьлек туганнарым бар. Атна азагында гел бергә җыела идек. Өебез көлгә әйләнү барыбыз өчен дә авыр булды. Әти белән әни әле дә шок хәлендә.
 
Гөлшатның әнисе Гөлүсә ханым – сыер савучы, әтиләре Юлдаш Казанга йөреп эшли. Шерматовларның өйләре авылдан читтәрәк урнашкан. Шуңа да ут капканын күрүче булмаган. Каршы як урамдагы күршеләре ялкын дөрләп яна башлагач кына утны күреп алган. Алар янгын сүндерү машинасы чакыртса да, йортны саклап кала алмаганнар. Күршеләр дә ярдәмгә ашыккан. Әмма, ни кызганыч, өйдән берни алып чыгып булмаган. Барлык документлары, кием-салымнары көлгә әйләнгән.
 
Гөлшатның әтисе Юлдаш абый белән дә сөйләштек. Янгыннан соң әле дә аңга килеп  бетеп булмый, ди.
 
– Бу хәл безне  тетрәндерде. Башта югалып та калдык. Авыл кешеләре ярдәмчел инде. Кем генә булышмый. Ризыклар да китерәләр, кием-салымнар да. Үзебездә ана капиталы сертификатыбыз бар. Район башлыгы да, ярдәм итәрбез, дип ышандырды. Озакка сузмыйча гына нигезебездә яңадан йорт салып чыгарга исәпләп торабыз, – ди ул.
 
Юлдаш абый  әйтүенчә, өйне иминиятләштермәгәннәр. Гаилә ишле булгач, эшләгән акчабыз тормыш итәргә генә җитеп барды, ди ул.
 
Иске Җөлби авылы Утар-Аты авылы җирлегенә керә. Җирлек башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева сүзләренә караганда, Шерматовларга алар йорт та эзләп караган.
 
– Авылда иске өйләр күп. Берәрсен сатмаслармы дигән идек. Әмма барысы да  җәй көне кайтып торалар икән. Башка буш өй тапмадык. Кулдан килгәннең барысын да эшлибез инде. Ул гаилә янына көн дә киләм. Кечкенә балалар кызганыч. Киемнәр алып килгәч, бик сөенәләр балакайларым. Без аларның үзләре белән сөйләшеп, подрядчы оешма аша йорт салдырырга дигән фикергә килдек, – ди Альбина Мөхәммәтгалиева.
 
Бу гаилә берничек тә үзләре генә йорт салып чыга алмый. Шуңа аларга ярдәм кирәк. Шерматовларга булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Кызлары Шерматова Гөлшат Юлдаш кызы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4279 3806 3154 2356; Тинькофф картасы номеры: 5536 9140 3051 5476. Карталар 89053718589 телефон номерына беркетелгән.
 
Әниләре Гөлүсә исемендәге Ак Барс банкы картасы  номеры:
 
4000 7934 7933 4684. Ул 89656000432 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»