поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.12.2010 Бәйрәм

Усман Әлмиев, Гөлназ Рәхмәтуллина һәм Илдус Фәиз Яңа ел турында

2011 – Куян елы. Бу елда туучылар (1927, 1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999) – бәхәсләрдән ерак торучы, тынычлык, төгәллек яратучы, кунакчыл кешеләр. Аларны беренче чиратта гаилә иминлеге кызыксындыра. Ялгызлыктан бик куркалар. Гаиләләре булуны иң зур бәхеткә саныйлар. Ә карьера, акча, дәрәҗәне икенче планга калдыралар. Шулай да, әкренләп үз дигәннәренә ирешәләр.

Бәйрәм кичәсенә килгәндә, куяннар төрле төстә булган кебек, костюм сайлауда да мөмкинлекләр зур: ак, кара, соры... Мехтан эшләнгән кием кию дә отышлы. Куян булып киенергә мөмкинлегегез бар икән, бәйрәмдәгеләрнең кәефен тагын да күтәрерсез. Табынга килгәндә, вегетариан ризыкларга, җиләк-җимештән исә алмага өстенлек бирү отышлы. Әмма кыздырылган, пешкән куян ите куярга киңәш ителми. Ә чыршы төбендә Куян елы хөрмәтенә бер бәйләм кишер тору зарур.

 

Куян елында туучыларның Яңа 2011 елга максатлары нинди икән?

 

Усман ӘЛМИЕВ, җырчы:

 

– Куян елында туучылар кебек, мин дә гаилә җанлы, бик тыныч кеше. Ачу-үпкә сакларга яратмыйм.

 

Киләсе елга миңа 96 яшь тула. 100 гә якынлашып килгәндә, әллә нинди зур планнар корып, өметләр баглап яту килешмәс (көлә). Иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, тынычлык сорыйм. Башка зур кайгылар төшмәсен иде. Алар сәламәтлекне какшата.

 

Кәефем картларча. Авырып торам әле. Яңа елда әллә кайларга барырга план кормыйм. Карлы-бозлы юллар бик куркыта. Егылсаң, тора да алмассың. Гомумән, яшьрәк чакта да гел өйдә каршылау яклы идем. Махсус кунаклар чакырмыйм. Теләгәннәр өчен ишек ачык. Яңа ел табынына гел пылау пешерәм. Ул бик тәмле килеп чыга. Табынны матур итеп әзерләп, Яңа ел сәгатьләре 12 не сукканда ил башлыкларының әйткән теләкләрен игътибар белән тыңлыйм.

 

Яңа елны ничек каршы алсаң, шулай дәвам итә, диләр. Мондый ырымнарга ышанам. Шуңа шат, күтәренке күңел, изге ниятләр белән каршы алырга кирәк. Билгеле, бәйрәм узуга котырып бәяләр үсәчәк. Әмма аңа карап кына көрсенеп булмый. Бу бездән тормый. Ходайдан соңгы Яңа елым булмасын иде, дип сорыйм.

 

Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА, “Хәерле иртә!” тапшыруы алып баручысы:

 

– Яңа елны өйдә, балалар һәм әти-әниләр белән бергәләшеп каршылыйбыз. Ел саен декабрь башында ук чыршы бизәп куябыз. Базарга чыгып, чын чыршы алабыз. Аның хуш исе күңелгә рәхәтлек өсти.

 

Куян елы – минем елым булса да, аерым өстенлекләрен күрмим, әллә ни зур планнар кормыйм. Ырымнарга да ышанмыйм. Тормышымнан канәгать, барысы да бар, Аллага шөкер. Ходайдан гаилә бәхете, туганнарыма, якыннарыма исәнлек сорыйм. Имин, тыныч тормышта яшик!

 

Илдус ФӘИЗ, Татарстан диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Болгар мәчете имам-хатибы:

 

– Елларны Куян, Ат, Сарыкныкына бүлеп карамыйм, моның белән кызыксынмыйм, бу миңа ят нәрсә. Нинди генә ел булса да, барысы да Аллаһы Тәгалә биргән бер вакыт, бер гомер. Куян елында шулай булачак, монысында болай дип тормыш алып бармыйм. Ислам кануннары, аның календаре буенча яшим. Шуңа Яңа ел киченә дә исем китми. Миңа исламга бәйле бәйрәмнәр мөһим: Гает, Корбан, Мәүлет, Җомга көне һәм башкалар.

 

Бәйрәмнәрдән кеше үзенә ямь таба икән, үткәрә инде. Бу – һәркемнең шәхси фикере. Әмма һәр очракта Аллаһы Тәгалә фикерен өстен куярга, аның кушканнарын үтәргә, хәрәмнән тыелырга кирәк. Газета-журналларны актарсаң, телевизорга күз салсаң, нинди генә киңәш бирмиләр: табынга анысын куегыз, монысын куймагыз, диләр. Ризыктан өстен булырга ярамый. Нәрсә бар, шуңа риза булырга кирәк. Хәзер, Аллага шөкер, мул тормышта яшибез.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 26 | 24.12.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»