поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.04.2022 Милләт

Татарчага өйрәт дигәч, чүт кенә: “Ниемә ха­җәт ул сиңа?” дип кычкырып җибәрмәдем

Бик юксынам мин аны. Ул минем иң тугры дустым, якын ки­ңәшчем, апам урынындагы бердәнбер сердәшчем булды. Андыйлар миңа бүтән очрамады, очрамаячактыр да инде...

Татьяна дустым — Харь­ковтан, зыялылар гаиләсендә туып-үскән ук­раин кызы. Әби-бабасының, шулай ук әти-әнисенең, апасының медицина институтында белем бирүче профессорлар, доцентлар булулары, аның тормышта нинди юл, кайсы юнәлеш сайлавын, кечкенәдән хәл иткән. Медицина институтын бергә тәмамлаганнан соң, Таняны ире Александр белән Чаллы шәһәренә эшкә билгеләгәннәр. Ирем сырхауханәдә эш­ләгән чорда, аның Саша белән танышып китүе, көн дә аралашуы сә­бәп­ле, безнең гаиләләр якынайды, дуслашты. Шулкадәр якты, мөлаем, эчкерсез, чиста күңелле, тырыш һәм ярдәмчел, үрнәк гаилә иде алар.

Таня белән сөйләшкәннән соң, һәрдаим, үземне йөгерек дулкыннарда чайкалучы көймәдә сыман хис итеп, җанда тынычлык хөкем сөрүе га­җәпләндерә иде мине. Ул табиб кына түгел, психолог та булып туган, күрәсең, ә бәлки бераз кү­рәзәчедер дә?! Барлык вакыйгаларга, чишелешсез тоелган күп кенә хәлләргә дөрес юнәлеш күрсәтә алуы, мине һәрдаим аптырашта калдырып, уйландырды. Аның киңәш­ләре минем тормышта маяк ролен үтәде. Әллә апам булмавы, әллә инде аның бик күп сорауларыма битараф калмый җавап бирүе, минем өчен бердәнбер таяныч, ә кайчакта дөнья мәшәкатьләреннән качып тору өчен әзерләнгән тыныч шалашка, баштагы уйлар өермәсен калыпка салу урынына әйләнә алды. Ыгы-зыгылы тормыш авырлыкларына, кинәт туган проблемаларга, язмыш китереп өйгән, үтеп чыгалмастай кыенлыкларга түзеп торырга, бик тузынмыйча, аларны күңелеңә якын алмыйча уздырырга кушуы, минем бераз ачуны да чыгара иде кайвакыт. Ләкин дустымның киңәше һәрвакыт дөрес булып, шул юнәлешне сайлау, мине бик зур хаталардан, ялгыш адымнардан саклап калды. Үземнең киреләнеп, аны көяләндерүем өчен гафу үтенеп, рәхмәтләргә күмүдән ары китәлмәдем.

Кем булуына карамастан, миңа яхшылык эшли икән, ул яхшылыкка битараф каласы килми. Минем дә Татьянага ничектер, ни беләндер ярдәм итәсем, онытылмаслык яхшылык эшлисем килде. Теләгем шулчаклы зур иде, бер очрашкач мин аңа: “Бурычлы мин синең алда, Таня. Бүләкләремне алмыйсың, ярдәмгә мохтаҗ түгелмен дип көләсең, ә минем күңелдә ниндидер төер ята. Бәлки синең үзеңнең берәр үтенечең бардыр, ә?” – дидем.
 
Ул, мине сынагандай, күзләрен кыса төшеп: “Беләсеңме, дускаем, минем тормышка ашырасы килгән бер хыялым бар. Әгәр миңа татарча өйрәтсәң, бик рәхмәтле булыр идем!” — дип шаккатырды. Югалып, сүзсез калдым. Чүт кенә: “Ниемә ха­җәт ул сиңа?” — дип кычкырып җибәрмәдем.
 
Чыннан да, ул чор — татар теленең эзәрлекләнеп, типкәләнеп, мәсхәрәләнеп йөргән вакыты ич! Безнең эштә, мәсәлән, татарча сөйли башласак, “тартары-тары-бары” дип кычкырып, мыскыллы көләләр иде. Җиде татар янында бер генә марҗа булса да, вата-җимерә урысча сукалап интектек. “Нигә ул татарча белми, ник татар телен әз булса да аңламый соң, Татарстанда яшәгәч?” — дигән уй-фикер башка да килмәслек итеп дөмбәсләнгән чөнки. Шунлыктан, Татьяна дускаемның теләге – аяз көнне яшен суккандай булып яңгырады минем өчен. Бераз дәшми торганнан соң: “Исемең ничек, матур кыз?” — дидем мин аңа, татарча. “Минем исемем Татьяна, миңа 35 яшь”, — диде дустым, мине тәмам аяктан егып һәм шул көнне үзенең русча-татарча сүзлектән әз-мәз җөмләләр өйрәнүен әйтте.
 
Минем өчен искиткеч табылдык, зур ачыш иде бу! Миннән — ярдәм, аннан тырышлык кына кирәк иде бит! Татар теле дуслык җепләреннән мәңге өзелмәстәй аркан, ныклы корыч канат үрде! Безнең һәр очрашу, аралашу аның бу телгә булган карашын, чын мәхәббәтен күрсәтә килде. Аңа Әлифба бүләк итүем – иң зур бүләк булгандыр, мөгаен! Шулчаклы тәэсирләнеп аның битләрен актарып утыруы, кечкенә балага яңа, матур уенчык тоттырганны хәтерләтте. Ә ничек матур итеп, кулларын болгый-болгый, интонация белән, көлкеле дә, таләпчән мөгаллим булып кыланып та сөйли иде ул Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт”ен! “Мин бит ул – Акбай!” — дип кычкырып көлеп, маэмай сыман арт аягында торгандай кыланып, ике кулын алга сузып, бүлмә буйлап аумаска тырышып йөрүе әле дә күз алдымда.
 
Тырыш укучы булды Таня. Ярты ел дигәндә, яхшы гына сөйләшә башлады. Телефоннан (ул вакытта өй телефоны гына иде) бары тик татарча аралашуны үтенде ул. Бер генә татар концертын да калдырмаска тырыштык. Аның иң яраткан артистлары Айдар Галимов, Салават һәм Хәния булды. “Мин Айдарга гашыйк бит, әгәр Сашам булмаса, бүген үк аңа мәхәббәтемне аңлатыр идем, — дип елмая һәм кычкырып җырлап җибәрә. — Юллар, юллар, авыр булса булсын...”
 
Мин тәки ота алмадым ул җырны, ә Таня һәр сүзен аерымачык әйтеп, башыннан азагына кадәр ялгышмый суза. Аларның кассеталарын, дискларын кат-кат әйләндереп, аңламый калган җирләрен миңа да тыңлатып, шуны барыбер ятлый. Эш урынымда татарлар белән бары тик татарча аралашу минем өчен зур бәйрәм һәм тәҗрибә тупларга бер дигән форсат дип шатлана иде ул.
 
Кайвакыт телефоннан чылтыратып, серле тавыш белән:
 
“Дустымкай, ә син бе­ләсеңме, нәрсә ул “су сыеры”?” — ди һәм минем эндәшми торуымнан азарт алып, чын күңеленнән шаркылдап: “Их, син — татарча кыз!” — дип көлә. Күп тә үтми:
 
“Ләкләк ни була ул? Чиләкме, әллә иләкме?” — дип мине бутарга теләп, “авырткан җиргә” кабат тоз сибә.
 
Нишләп белмәгәнмендер инде мин аларны, аңламыйм?
 
“Татарча кыз” шулай еш оятка кала башлагач, дустым миңа татарча сүзлек бүләк итте хәтта. Күпме иншалар, шигырьләр яздык без бергәләп! Дө­ресрәге, ул яза, шуннан икәүләп төзәтәбез, рифмалаштырабыз, матур яң­гыраш булдырабыз.
 
Таняның экстрасенсор сәләте булуы бик мөмкин иде; ләкин ул моңа әһәмият бирмәскә тырышты һәм “алдан күрүчәнлек бар кешедә дә бар, бары тик аны үстерергә тырышырга гына кирәк” дип әйтә иде. Аның кү­рүе, эчке сиземләүләренең нә­тиҗәләре бик күп тапкырлар расланды. Ул: “Без, Саша белән шулкадәр нык ышанабыз улыбызның да безнең һөнәрне сайлап, шул юлдан ки­тәренә, ләкин ул бөтенләй битараф медицинага: берничек кызыксыну уятып булмый үзендә...” — дип көяләнеп, күп тапкырлар шул теманы кү­тәргәндә, мин: “Юкка борчыласың, дускаем, ул бары тик табиб булачак, менә күрерсең”, — дим. “Ай-һай, “татарча кызым”, бер дә пычак тоткан итеп күрмим шул мин аны...” “Бар кеше дә пычаклы булса, өркетә башлый бит әле ул! Кайсыберләре каләм, карандаш тотса да ярый ич”, — дим аның күңелен кү­тәрергә исәпләп. “Белә­сеңме, ә бит сезнең зурысы сайлаячак бу һө­нәрне...” — ди ул, бераз уйланып торгач.
 
Шушы сөйләшүне күп тапкырлар исемә төшереп, аның хаклы булуына шакката идем. Улыбыз, чыннан да, шул һөнәрне сайлады: медицина академиясен тәмамлап, инде 14 ел табиб булып эшли.
 
Тиктомалдан татар теленә мөкиббән китүе дә юкка булмады Таняның. Бердәнбер уллары, пед­институтта укыганда, сыйныфташы – озын, кара чәчле, искиткеч чибәр татар кызына гашыйк булып, дүрт ел очрашып йөргәч, шуңа өйләнде.
 
Туйда Саша барыбызны көлдереп: “Хохол бе­лән татар катнашмасы — үтә хәтәр шартлаткыч эч­лек хасил итәчәк бит, туганнар! Исән-сау калабызмы, юкмы?” — диде. Барлык кунакларны хәйран калдырып, Таням балаларга матур һәм оста итеп татарча теләкләр теләгәч, кодаларның сүз алып русча сөйли башлаулары күбесен таң калдырды билгеле. Вакыты шундый иде бит! Татар теленә хөрмәт юк чак. Гаиләдә дә балалар белән күбрәк рус телендә аралаша идек шул. Улыбыз балалар бакчасына баргач, тәрбияченең ачуланып:
 
“Русча бер сүз аңламый балагыз, елап тик утыра! Мин нишләргә тиеш инде аның белән?” – дип мине нокаутка ыргытканын бер дә оныталмыйм.
 
Таняның бер-бер артлы ике оныгы тугач, ул аларга да кечкенәдән татарча әкиятләр укып, җырлар тыңлатып тәрбияләде. Зур оныгы мәктәпкә баргач, татар теленнән гаилә турында инша язарга биргәннәр. Баланың дәфтәренә укытучы:
 
“Рәхмәт сезгә! Барлык ата-аналар да татарчаны шулай яхшы белсә иде!” — дип язып куйган. Онык моны укыган һәм укытучыны өнсез калдырып: “Ата-анага түгел, Таня әбиемә рәхмәт! Ул булышты миңа”, — дигән.
 
Ул вакытларда Татьяна бик иркен һәм чиста итеп төрле темага сөйләшә, хәтта бәхәсләшә иде. Безнең ерак Себергә чыгып китеп, анда яшәп калуыбызны якын дусларыбызның икесе дә өнәмәде, аерылышуны бик авыр кичерделәр.
 
Беркөнне һава җитенкерәмичә, тыным кысылып уяндым. Төшемне оныта күрмим дип, күзне ачмый ятсам да, азагын күреп бетерә алмадым... “Таня белән Саша сый-хөрмәттән сыгылып торган әкәмәт озын, зур агач өстәл артында утыралар, ләкин аңа нишләптер ашъяулык ябылмаган. Ниндидер бәйрәмме, җыенмы, халык шулкадәр гөжли: ыгы-зыгы, шау-шу, кычкыралар, сызгыралар, кемдер җырлый, кайсы бии... Мин Танялар янына үтмәкче булам, гел ниндидер каршылыкка очрыйм. Кинәт алар утыр­ган өстәл шатыр-шотыр килеп җимерелде һәм, идән убылып, Саша юк булды. “Таня, Таня!” — дип кычкырам, үзен кү­рәм, ә барып җитеп булмый...
 
50 яшен дә тутырмыйча китеп барды Сашабыз. Аны уйламаган, сөйләмәгән, искә төшермәгән көн булмагандыр. Таня өчен бу югалтуның авырлыгын сөйләп аңлатырлык түгел иде, билгеле. Ул үзенә бикләнде, чылтыратуларга да җавап бирмәс булды. Ялга кайткач, очрашып сөйләшү өчен ике көн әзерләндем. Ничек юата ала идем соң мин аны? Берничек тә!
 
Без көн аралаш бергәләп Саша янына йөрдек. Кабер янында басып торсак та, анда ятуына күңел ышанмады. Кайтып барганда, Таня сумкасыннан чыгарып, миңа кечкенә генә куен дәфтәре сузды: “Менә шулар гына яшәтә мине әлегә: язам да язам, язам да язам. Русча, татарча... Бу караламалар сиңа! Ошамаган, килеп җитмәгән җирләрен төзәткәләрсең...”
 
Мин аларны азагына кадәр җентекләп бер тапкыр укып чыкканнан соң, кабат ачып карарлык егә­рем булмаячагын аңладым. Андагы ярату, сагыну, юксыну, уйлануларны үз йөрәгем, күңелем аркылы уздыру өчен, искиткеч битарафлык кирәклегенә инандым. Танямның аяныч хәлгә таруы һәм бу куркыныч ялгызлыкны җиңәргә теләмәве тетрәндерде. Балалар турында сүз кузгаткач: “Аларның үз тормышлары, үз юллары, үз мәшәкатьләре һәм минем аларга комачауларга хакым юк. Саша ялгыз, аңа кирәк мин...” — дип кырт кисте.
 
Бары өч ел яши алды дустым ансыз. Инсульттан соң тернәкләнә алмыйча Саша янына күчте. Бары тик йөрәгеннән чыккан сүзләр әһәңе генә торып калды:
 
“Күп уйландым сине күмгәч,
 
Моң туктады агудан.
 
Китәм мин дә, кояш сүнгәч,
 
Күңел сыкрый сагынудан...”
 
Ничә елларга сузылган дуслык та шушы вакытта сүнде, өзелде, югалды сыман. Баштарак аларның уллары, аның гаиләсе белән аралашып, хатлар алышып, бәйрәмнәрдә бер-беребезне телефоннан котлашып яшәдек. Тора-бара аралашу бөтенләй сирәгәйде.
 
Бу — дуслык йомгагының җепләре әле бик еракка илтүе башка да кермәгән булган икән. Беренче оныгыбызның мәктәпкә китүен түземсезләнеп көтеп алдык. Линейкадан соң класска кереп барганда арттан таныш тавыш ишетелде: “Саумысыз, хәлләрегез ничек? Сез дә бу гимназиядә укыячаксыз әллә?” — диде якын дусларыбызның улы, елмаеп. Аларның өченчегә туган кечкенә малайлары да инде егет булганына аптырап, хәл-әхвәл сорашып: “Сез кайсы класска беркетелгән? Без – 1Вда”, — дигәнгә аптырап, ул: “Искиткеч! Без дә шул класста бит”, — диде, чын күңелдән шатланып.
 
Алдан сөйләшенеп, әзерләнеп, җыенып йөргән очракта да, болай килеп чыгу ихтималы бик кечкенә процент булыр иде. Чаллыдагы йөздән артык мәктәп арасыннан, оныкларыбызның нәкъ шушы гимназиянең бер сыйныфына туры килүен аңлатуга караганда, Җир шарының түгәрәк икәнен исбатлау җиңелрәк иде безгә бу мизгелдә.
 
Укытучының оныкларыбызны бер парта артына утыртуы да ни безнең теләк, ни дусларыбызның уллары куйган шарт булмавы, моңа тагын бер кат инандыра ич! Әйтерсең лә ниндидер бер көч безнең юлларны кисештерә, очраштыра һәм дуслыкның чын булуын раслый.
 
...Оныклар быел җиденче сыйныфта инде. Бик татулар, чын дуслар: киноларга, бер-берсенә кунакка, туган көннәргә йөрешәләр. Аларның бергә булуы, аралашуы безнең балаларның да гаилә дуслыгын көннән-көн ныгыта. Безнең өчен бу бик мөһим һәм иң зур куаныч!
 
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА. Тукай районы, Комсомолец поселогы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.04.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»