|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2022 Бәйге
«ТӘЭСИР» бәйгесенең март җиңүчеләре билгеле«ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесе 2021 ел буе дәвам итте. Соңыннан 2022 елның беренче кварталына да озынайттык. Һәм юкка булмаган. Бәйгегә төрледән-төрле матур эшләр килде. Бүген 5 апрель көнне бәйгене йомгаклыйбыз һәм март ае җиңүчеләрен игълан итәбез. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган бәйгенең март ае нәтиҗәләре: 1 урын (50 мең сум): 2 урын (30 мең сум):
Айгөл Бикмөхәммәтова
3 урын (20 мең сум):
Айзилә Каюмова
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Җиңүчеләребездән бер-ике сүз:
Фәгыйлә Шакирова:
- Бәйгегә Россия төбәкләрендә гомер итүче татарларның тормышын чагылдырган 3 видео җибәрәм. Чит мохиттә яшәүче милләттәшләребезнең динебезне, телне, гореф-гадәтләребезне саклаулары соклану уята. Мондый видеолар үз телен онытып барган халкыбызга бер үрнәк. Чит өлкәдә яшәүче татарлар тормышын чагылдырган видеоларны киләчәктә “Вконтакте”, “Телеграм” каналында урнаштырырга планлаштырам.
Айгөл Бикмөхәммәтова:
- Видеоны кабызыр алдыннан, кулъяулык әзерләп куегыз.
Без, мин һәм минем коллега, видеороликны 8нче март бәйрәме хөрмәтенә төшердек. Хатның авторы Гөлнур Әхмәтҗанова, ә текстны укучы Мәдинә Гайнуллина. Раскадровка, актерлар сайлау, төшерү, монтаж - барысы да безнең эш. Без коллега белән һәвәскәрләр генә. Видеороликны айфонга төшердек. Видеодагы фотопортрет тоткан Флера апа турында бераз аңлатма бирәсе килә. 80 яшьлек Флера апа гомер буе укытучы булып эшләгән, гаиләсе белән Кыргызстаннан күченеп килгән. Фотодагы чибәр егет - аның малае Ирек. Ул 20 яшендә Афган сугышында һәлак була.
Ә әбинең исеме - Нурдидә һәм аның кырыенда - килене Фәйрүзә. Килен белән каенана булсалар да, без аларны әни белән кыз ролендә төшерергә булдык. Чөнки 92 яшен тутырган әбине бүгенге көндә килене Фәйрүзә карый. Әбинең 3 улы бар, ә кызлары юк. Фәйрүзә апа һәм аның гаиләсе төп йортта Нурдидә әби белән 12 ел гомер иткән. Шуңа күрә килен әбине үз анасы кебек якын күрә.
Айзилә Каюмова:
- Мин Каюмова Айзилә Фаиз кызы. Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге 14 татар гимназиясенең тарих укытучысы. “Тәэсир” татар видеороликлары конкурсы турында укучыларым белеп, катнашырга тәкъдим ясадылар. Музей җитәкчесе буларак, видеоны мин җибәрәм. Ләкин барлык алкышларны укучыларга юнәлтергә тәкъдим итәм. Ролик тарих белән татар классик әдәбиятының бергә үрелеше турында. Ә музей күренешләре ул тере сәхнә. Рәхим итеп, карагыз!
|
Иң күп укылган
|