|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2022 Дин
Иртәгә уразаның беренче көнеУраза — кешенең тәнен, рухын чистарта, ныгыта, ризыкның кадерен белергә, бер-беребезгә изгелек кылырга, кичерергә һәм мохтаҗларга булышырга өйрәтә. Һәр мөселман бу изге, бәрәкәтле айны көтеп ала. — Ураза тотканда Аллаһ ризалыгы өчен ният булу мөһим, — ди Казанның “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ. — “Әллә тота алам, әллә юк”, — дип уразага керүчегә авырга туры киләчәк. Сәхәрне калдырмаска тырышыгыз. Ифтарга 3-4 минут кала дога кылу саваплы. Рамазан үткәч тә, әхлаклы, намуслы, ярдәмчел булыйк. Аллаһы Тәгалә барчабызга рамазан аен саулык-сәламәтлек белән үткәрергә насыйп итсен. 1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2 апрель (шимбә) — уразаның беренче көне. 30 апрельдә — соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) — уразаның соңгы көне, 2 майда — Ураза бәйрәме.
Кукмара районы Кәчимер авылы.
Альберт ШАКИРОВ фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|