|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2022 Фаҗига
Аксубай – Федоровка юлындагы фаҗиганең сәбәбе аталды (ФОТО)Бүген Татарстанның Аксубай – Федоровка автомобиль юлында 6.50 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада» маркалы җиңел машина һәм вахта йөртә торган «ГАЗель» микроавтобусы кара-каршы бәрелешкән. Фаҗигадә бер кеше үлгән. Беренчел мәгълүматлардан аңлашылганча, җиңел машинаның йөртүчесе автомобиль белән идарәне югалткан һәм каршы якка чыккан, анда автобус белән бәрелешкән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
«Авариядә 48 яшьлек җиңел автомобиль йөртүчесе урында ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында вахта микроавтобусында җиде кеше булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән. Авариянең сәбәпләре ачыклана», - дип сөйләделәр Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә.
--- |
Иң күп укылган
|