|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2010 Бәйрәм
Яңа ел бәйрәмнәрендә халык нәрсәне күбрәк ала?Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Бәйрәмнәргә алдан ук әзерләнергә күнеккән кешеләр кибетләрне инде әллә кайчан айкап чыкканнардыр. Нәкъ менә декабрь аенда сатып алучыларның активлыгы бермә-бер арта. Сораштырулардан күренгәнчә, быелгы декабрьдә Россиядә яшәүчеләрнең чыгымнары уртача айлык күрсәткечләрдән 42 % артачак. Бу узган елдагыдан 10% күбрәк. Шул ук вакытта, төбәкләрдә яшәүчеләр уртача ун мең сум акча туздырырга җыена. Шунысы кызык, хатын-кызларның чыгымнары 46 % артачак, бу ир-атларныкына караганда 7% күбрәк. Чыгымнарның иң зур өлеше кием-салым кибетләренә туры килә (11,7%), икенче урында супермаркет һәм азык-төлек кибетләре тора (8,3%). Азык-төлек кибетләрендәге сату яңа ел алдыннан 64% артачак, кием-салым кибетләрендә 53% арту көтелә. Спорт товарларын сатучы кибетләрдә сәүдә 87%, китап һәм компьютер кибетләрендә 76% артачак. Кесә телефоннарына сорау уртача еллык күрсәткеч белән чагыштырганда 71% артыр дип фаразлана.
Сатып алучыларның 79% бүләккә файдалы әйбер сайлаячак, сораштыруда катнашканнарның яртысыннан күбрәге ташламалы һәм махсус бәяле товарларга өстенлек бирәчәк. Россиядә яшәүчеләрнең 54% үзләренә акча бүләк итүне тели, 48% бүләккә сәяхәт кабул итәргә риза, 46% - компьютер яки ноутбук турында хыяллана.
|
Иң күп укылган
|