|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2022 Криминал
Фәхишә белән төн... бер миллионга төшкәнБашкортстанда Яңавылда туып-үскән егет Ижауга күченергә карар кыла. Ул Удмуртия башкаласына күчемсез милек базары белән танышу, үзенә яңа фатир карау өчен килгән, тик мөһим эшләр башкарыр алдыннан ир-ат җиңел холыклы кыз белән күңел ачмакчы булган. Ул интим-хезмәтләр күрсәтү буенча шикле оешманың телефонын табып шалтырата. Трубканы алмаганнар, тик соңрак шалтыратканнар һәм «страховка» сыйфатында кыз белән барысы да тәртиптә булсын өчен өстәмә сумма сораганнар. Клиент барысын да үтәгән. Ул чакта җинаятьчеләр, ирдән алга таба да акча «сыгу» мөмкинлеген тоеп, аннан төрле сәбәпләр белән зур суммада акча күчертә, ә аннары аның фәхишә белән очрашырга теләк белдерүе белән шантажлый башлый.
Ачыклануынча, әлеге ир бер миллион сумга якын акчасыннан колак каккан. Бу акчага ул торак сатып алырга теләгән. Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлнең барлык шартларын да ачыклый.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|