поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
01.04.2022 Шоу-бизнес

Раяз Фасыйхов: "Әниләргә коронавирусны мин йоктырган дип сөйләгәннәр"

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов Татарстанның Балтач районы Нөнәгәр авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килгән. Раяз җырчы һөнәрен юкка гына сайламаган, чөнки аның гаиләсендә бар да җыр-моңга гашыйк, үзе дә туганнан бирле җырлый ул.

- Раяз, сиңа “җырчы булма, артист юньле һөнәр түгел ул” дип әйтүче булдымы?
 
- Юк, булмады. Мин җырлы гаиләдә, җылы мохиттә үстем. Без - әби малайлары, безне әби үстерде. Әти малае да булдым. Әти клуб мөдире булып эшли башлагач, мине төрле бәйгеләргә йөртте, репертуарымны барлады, җырлар язып бирде. Биш бертуган арасында мин генә тугызынчы сыйныфтан соң чыгып киттем. "Бу баланың нота грамотасы булырга тиеш", - дип әти мине Арча педагогика көллиятенә укырга җибәрде. Әлеге көллият минем өчен бик зур мәктәп булды. Анда мин яңа дуслар таптым, кеше белән аралашырга өйрәндем, яхшы остазларга эләктем. Башта туганнарда, аннары әтинең дусларында яшәдем. Кемдер яшәргә урын таба алмыйча аптырый, ә миңа язмыш гел мөмкинлекләр, юлыма яхшы кешеләр чыгарып торды. Хәзерге көндә дә шулай.
 
- Моңлы җырлар башкару сиңа күбрәк килешә кебек...
 
- Тәүге тапкыр сәхнәгә әти язган "Кыр казлары" җыры белән чыктым. Репертуарда моңлы җырлар күп иде. "Энем, тормыштан уңмадыңмы? Әллә ятимме син? Шулкадәр моңланасың, ышандырып җырлыйсың", - дип әйтәләр иде. Һәр җырны үзем аша үткәреп башкарам. Кайвакыт Люция: "Бу җырны кемгә багышлап җырладың?" - дип сорап куя. Шуннан әкренләп дәртлерәк җырлар да яздыра башладым. 
 
- Әтиең вафатыннан соң күзләрең әле дә моңсу, сагышлы...
 
- Әти узган елның октябрендә китте. Күңел әле дә ышанмый. Авылга кайткач, иске мунчада берәр эш эшләп утырадыр кебек. Радиосы да үзе янында гына тора иде. Кайвакыт әтинең телефонына шалтыратасы килә. 
 
- Ялгышмасам, башта ул коронавирус белән чирләде?
 
- Әйе. Хәтта коронавирус белән чирләп тә исән калган кеше ул, чөнки үпкәләренең 80 проценты зарарланган иде. Башта хастаханәгә барырга теләмәде, "җил генә тигәндер" диде. Әниләргә коронавирусны мин йоктырган дип сөйләүчеләр дә булган. Ләкин чирләп терелгәч, ике атна карантинда утырганнан соң гына без авылга кайттык. Әни йөткерә иде инде. Табиб аңа йөткергәннән дару язып биргән, ә коронавируска каршы тест узарга кушмаган. Шуннан соң дуслар белән сөйләшеп, әти белән әнине Балтач районы хастаханәсенә җибәрдек. Аллаһка шөкер, дәваланып кайттылар. Аннан соң әтине тагын бер сынау көтте.
 
- Нинди сынау?
 
- Аяклары авырту сәбәпле, тез буыннарын алыштырырга туры килде. Инде җәй көне йөгереп йөрер дип уйлаган идем. Балыкка барырбыз дип хыялландым. Аякка басты дигәндә, апрельдә яман чир барлыгы ачыкланды.
 
- Табиблар коткарып кала алмадымы? 
 
- Юк, алар "булырлык түгел" диде. Сентябрь аенда әтинең туган көне булды. Лондонда яшәүче абый да кайтты, үзенә сиздермичә генә бәхилләште. Тальянда уйнап, җырлашып утырдык. Ул видеоларны әле дә карый алмыйм, күңелгә авыр. Әти соңгы көннәрен бездә яшәде, бертуган энем Рәсим бик булышты.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»