поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
23.12.2010 Мәдәният

Әлмәт театры Казан гастрольләренә җыена (ФОТО)

Әлмәт драма театры быелгы 66-сезонын гастрольләр елы дип игълан иткән иде. Артистлар Ижау, Йошкар-Ола шәһәрләрендә, Чиләбе, Башкортостан, Оренбург, Самара өлкәләрендә булып кайтты, хәзер Казанга җыена. Казан шәһәрендә гастрольләр белән театр соңгы тапкыр 2006 елда булган иде.

Гастрольләр 19 январьдә Камал сәхнәсендә Мансур Гыйләҗевның “Оҗмах капкасы”  белән ачыла. Аяз Гыйләҗев әсәрләре  һәм “Бибинур” фильмы аша да таныш Бибинур әлеге спектакльнең төп героинясы. Хәтерләсәгез, кинофильм да Мансур Гыйләҗев   сценарийсы буенча куелган иде. “Гашыйк Кәриб” җырчы Кәриб һәм төрек бае кызы Майгөл Маһирә  мәхәббәте турында. Спектакль беркадәр   башкача, биредәге вакыйгаларны тамашачы сәхнәгә утырып, артистлар арасында карый. Мәхәббәт һәр кеше күңелендә яши торган матур әкият ул. Спектакль дә бар матурлыкны үзенә туплаган гүзәл сәхнә әсәре. Декабрь аенда яшь татар режиссурасы фестивалендә әлеге мәхәббәт кыйссасы театр белгечләренең югары бәясен алды һәм махсус призга лаек булды. Без аны 3 тапкыр – 20есе көнне 12, 19 сәгатьтә, 21ендә 12дә уйныйбыз. Әлмәт театры казанлыларга Данил Салиховның ике әсәрен алып килә. 21ендә “Капчык” комедиясе, 22сендә “Баязит” трагифарсы күрсәтеләчәк. Алар жанры, куелышы, эчтәлеге белән дә төрле. Әле күптән түгел генә премьерасы булган ”Баязит” 80 яшьлек язучының трагедиясе, аның тормыш мәгънәсе, яшәү рәвеше турында. “Капчык” комедиясе киресенчә  җиңел юморга, артистларның уенына корылган. Илгиз Зәйниевнең “Балакаем” спектакле үзенең наркомания темасына булган оригиналь карашы  белән җәлеп итә. Ул 22се көнне кич була. Камал сәхнәсендә гастрольләр программасы Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” музыкаль комедиясе белән төгәлләнә.  Анда театрыбызның  танылган артистлары янәшәсендә яшьләр дә чыгыш ясый. Спектакль  яшьләр хакында. Мәстүрә апа туган авылы Ерыклыны коткару өчен Казаннан  концерт биреп йөрүче кызларны алып килеп авылының буйдак егетләренә  димли. Чибәрләрне күргәч егетләр күңеленә дә дәрт, мәхәббәт иңә. Спектакльдә үткән елларның эстрада хитлары яңгырый, егетләр-кызлар “тере тавыш” белән чын концерт күрсәтәләр. Яшьлеге һәм җырлары белән спектакль тамашачы күңелен яулый.  24 январьдә  “Балакаем” һәм “Баязит” спектакльләре Тинчурин театрында булачак.

 

 

 

 

 

“Кызлар килде авылга” (“Давай, поженимся!) Н.Гаетбаев (комедия)

 

 

 “Оҗмах капкасы” (“Врата рая”) М.Гыйләҗев (трагикомедия)

 

 

“Балакаем” (“Дитя моё”) И.Зәйниев (драма)

 

 

“Баязит” (“Баязит”) Д.Салихов (трагифарс)

 

 

"Гашыйк Кәриб" ("Ашик Кериб) М.Лермонтов (көнчыгыш дастаннарына нигезләнеп) (мәхәббәт турында легенда)

 

Югарыдагы фотода: “Капчык” (“Мешок”) Д.Салихов (комедия)

 

 

 


▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы