|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2022 Мәдәният
Филармония «Пушкин картасы» программасында ил буенча беренчелеккә керде1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» федераль программасы гамәлгә керде. Әлеге карта белән 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булган үсмерләр файдалана ала. 2021 елда «Пушкин картасы»ның күләме 3 мең сум булса, быелның 1 гыйнварыннан еллык акчаның күләме 5 мең сумга кадәр арттырылды. Алай гына да түгел әле! 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татар филармониясе «Пушкин картасы» проектында беренче! Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективлары балалар һәм яшьләр өчен республика буйлап актив гастрольләрдә йөреп, гөрләтеп концертлар куйды. Кыска гына вакыт эчендә башкалабыз һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә алтмышка якын чара үткәрелде. Филармония «Пушкин картасы» федераль программасында ил буенча беренчелеккә керде. Мәдәни чараларга йөрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. «Пушкин картасы» белән кичегезне файдалы үткәрегез. Филармония концертлар залы Сезне көтеп кала.
--- |
Иң күп укылган
|