|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2022 Фаҗига
Чистай юлында һәлак булучы 6 кеше арасында бала да булган (ФОТО)Чистай районында җитди юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше һәлак булган. Фаҗига Казан-Оренбург автомобиль юлының 134 километрында килеп чыккан. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, "Лада Ларгус" йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм "Ивеко" йөк автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел автомобильгә ут капкан. Алты кеше урында ук һәлак булган, пассажирларның берсе зыян күргән. Һәлак булучылар арасында бала бар. Һәлакәт урынында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдурахманов, полиция хезмәткәрләре эшли. Алар фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте
--- |
Иң күп укылган
|