|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2022 Сәясәт
Сергей Шойгу: Хәрби хезмәткә алынучылар кайнар нокталарга җибәрелмәячәкХәрби хезмәткә алынган срочниклар кайнар нокталарга җибәрелмәячәк. Россиянең саклану министры Сергей Шойгу бу турыда селектор киңәшмәсендә белдерде. Тематик селектор киңәшмәсендә министр 1 апрельдә башланачак язгы чакырылыш вакытында хәрби хезмәт үтә торган Хәрби көчләргә һәм башка структураларга 134,5 мең кеше җибәреләчәген хәбәр итте. “Бу сан узган елгыдан кимрәк”, - дип ачыклык кертте Шойгу. Министр сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәте һөнәри әзерләнүдән башланачак. Ул өч айдан биш айга кадәр дәвам итәчәк, дип яза Татар-информ.
“Искәртеп үтәм, хәрби хезмәткә алынучылар бернинди кайнар ноктага да җибәрелмәячәк", — дип яза ТАСС агентлыгы Шойгу сүзләрен.
Узган язгы чакырылышның барлык хәрби хезмәткәрләре дә хезмәт итү вакыты чыккач, запаска җибәреләчәк һәм яшәү урыннарына озатылачак.
Фото: Алексей Ерешко/ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|