поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.03.2022 Язмыш

7 баласының 5сен һәм ирен югалткан Фатыйма әби: «Зират капкасын ачып кергәч, йөрәгем жу итә башлый»

Егерме ел эчендә җиде баласының бишесен һәм ире Минхаҗны югалткан ул. Шуңа да карамастан, Арча районының Иске Кырлай авылында яшәүче 89 яшьлек Фатыйма әби Хәсәншинадан бер зарлану ишетмисең. Сынаулар өчен язмышына да үпкәләми. Аның өчен бәхет – сөенечне дә, хәсрәтне дә дөрес кабул итә белү.

“Кадерле  көнем”
 
Якты, җылы өйдә ялгызы гына яшәп ята Фатыймәттәй. Казанда яшәүче оныгы Айрат гаиләсе белән кайтып, хәлен белешеп тора икән. Баланың баласы балдай татлы булгангамы,  оныгын күбрәк мактый. Иске телевизор белән күзләреңне бетермә дип, яңасын бүләк иткән. Этләр унлап тавыгын талап чыгып киткәч, әбисенә башкаларын алып кайткан. Авыр чакларында, әби хакына дип, шәһәрдән кайтып, укуын  авылда тәмамлаган  онык бик кадерле аңа. Авылда яшәүче  кызы Миңнегөл дә, күрше авылда яшәүче Зөлфирәсе дә  әнисенә булышып тора.
 
Моңа кадәр  Фатыйма әби  бәрәңгене үзе алса, узган ел күзәтеп кенә торган. Без эшләгәне карап кына тор, дигән балалары. “Болай әйтүләрен яратмадым”, – ди  туры сүзле әби. Тик торырга өйрәнмәгән  бит ул. Чүп утаудан туктата алмыйлар әле.  Искелектә яшәсәм дә риза, дигәннәрдән түгел ул. Өч улын, ирен гүргә иңдергәч тә, бу тормыш миңа нигә хаҗәт, дип кул селтәмәгән. Өенә калай түбә җәйдергән. Яңа  йортның эшләп бетермәгән эшләрен ахырына кадәр җиткергән. Ике ел элек мунча салдырган. Мунча керергә ярата, чистарыну борчуларын юып төшергәндәй итә.
 
– Бүгенге көнем бик кадерле. Иске Кырлайның ак әбисе булып яшим. Авыл халкы аркамнан  сөеп китә, хәлемне белешә. Аздан да күңел була. Күршеләрем дә бик әйбәт. Күзем күрә, колагым ишетә, шулай яши алганыма шөкер, –ди ул, сөенеп.
 
Тәрәз төбендә яраннар шаулап утыра. Яз көне бакчага күчереп утыртырга исәбе. Өе ялт иткән, чисталыкны яратканы күренеп тора. Кызлар кулыдырмы бу, әбинекедерме? Ни генә дисәң дә, кадер-хөрмәттә яши.
 
Бер йөрәккә бит ул…
 
– Өч  улым да туган илгә хезмәт итеп, ил каршында  бурычларын үтәп үлде.  Аларның Ватанга хезмәт итүләре белән горурланам. Олысы Наил  Читада хезмәт итте,  икенче  улым  Фәрит тә Читага киткән иде, аннан Монголиягә җибәрделәр. Өченче улым Илгизне Әфган сугышы вакытында армиягә алдылар. Аны озату бик авыр булды, үләр дип курыктым. Әни, борчылма дип тынычландырып, Германиядән хатлар язды. Барысы да исән-сау әйләнеп кайттылар. Өч улымны гына түгел, иремне дә хәрби хезмәттән көтеп алдым. Өч ел ярымнан  йөреп кайтты. Шуңа күрә нинди сагыну хисләр кичерүемне үзем генә беләм. Каената, каенана белән матур гомер кичердек. Әтекәй Фәтхелислам: “Килен, улым бик әйбәт хезмәт итте, аның белән бик әйбәт тор”, – диде.
 
Өч улы да авырып үлгән аның. Аннан олы кызы якты дөньядан киткән. Гаиләсе, ике баласы калган. Ике ел элек төпчек кызы бакыйлыкка күчкән. Атын туарырга чыккан җирендә, йөрәк өянәгеннән ире күзләрен мәңгелеккә йомган. Ире үлгәнгә –19 ел.
 
– Бала хәсрәтләре күрермен дип кем уйлаган? Үлемнән качып котылып булмый шул. Тәкъдиреңә шулай язгач, кыска гомер белән яратылгач, беркая да китә алмыйсың. Башыңа  төшкәч, җиңәсең, авыр да, җиңел дә димәдем. Авырлыкларны хезмәт белән җиңдем. Эшләдем дә, артыма борылып карап, тагын дәвам иттем. Эш кирәк кешегә, –ди ул. – Колхозда төрле эштә  эшләдем. Безнең заманда кукуруз, бәрәңге бүлеп бирәләр иде.  Балалар мәктәптән туры  басуга кайтты. Хәзерге яшьләр җиңел акча турында уйлый. Эшләгез, бәхетегезне табарсыз.
 
Үзем хуҗа
 
Болын кадәр өендә уллары белән сөйләшеп йөргән чаклары да була Фатыйма әбинең. Юк, саташып түгел. Хәтере яхшы әле аның. Аларның балачагын, бишек җырларын, яшь чакларын искә төшерә. Җиде балада –җиде холык. Яңартырга хатирәләре дә күп. Төшләренә кереп йөдәтмиләр. Дога укыгач, рухлары тынычтыр. Йокларга төнге  сәгать 11-12дә генә ята. Эче пошса, саф һава сулап керә. Телевизордан яңалыкларны белеп тора, газеталар укый. Оекбашлар да бәйли. Тик анысына  сарык йоны кирәк, ди. Күзлек киюне белми.
 
Нәселендә озак гомер кичерүчеләр юк. Әнисе 80яшькә кадәр яшәгән. Әбекәй үзе дә  йөзгә җитәрмен дип хыялланмый. Аның өчен сәламәт булганда гына  картлыкның кызыгы бар. Йөгереп булмаса да, атлап йөрердәй булсын ул. Тавыклар янына чыгып, бодай сибеп, аларның йомыркаларын җыю, җылы яктан кошлар кайтканга, яшел хәтфә үләнгә  сөенү… Фатыйма әби кечкенә генә нәрсәдән дә ямь таба белә.
 
Тиздән юбилее җитә,  туксанын көтә. Балалары, оныклары әйткәнне көтеп тормыйча, күчтәнәчләрен күтәреп кайтып җитәр. Өе тагын шау-шуга күмелер. Их, ярата инде ул шушы чакларны. Тик кунакка гына барырга яратмый. Үз өемдә үзем хуҗа  дип яшәргә өйрәнгән. Шушы авылда туган, шунда үскән.  Башка җиргә китәсе килми.
 
Гаҗәп, зур хәсрәтләр кичереп тә, бер үкенү сүзе дә әйтмәде бит әбекәй.  Әллә авызында  кан булса да төкерергә яратмый, әллә  чын-чынлап зарлана торганнардан түгел? Тик аның йөрәгендәге  хәсрәтнең тирәнлеген аңлау өчен бер җөмлә җитте.
 
– Балаларны кабергә салу – иң зур хәсрәт. Берне түгел, бишне бит. Зират капкасын ачып кергәч, йөрәгем жу итә башлый. Бер күчтә минекеләр генә ята. Яралар кузгалып, үземне сабыр ит, дип туктатам. Каберләрен җыештырып, карап тотабыз. Кар эрегәч,  тагын хәлләрен белешеп кайтырмын, –ди Фатыймә әби Хәсәншина.
 
Эңгер-меңгер төшсә дә, әби безне капка төбенә кадәр  озатырга чыкты. Сагынырмын сезне дип тә куйды.  Язлар килә, тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк, яшәргә кирәк. Әбинең бу сүзләре һәммәбезгә гыйбрәт булсын иде.  Сабырлыклар сиңа, Фатыймәттәй!
 
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»