поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.03.2022 Авыл

Районнар ташуга әзерме?

Быел Татарстанда 200 торак пунктка су басу куркынычы яный. Игътибар бирелергә тиешле корылмалар исемлегендә 20гә якын күпер, социаль һәм икътисад объектлары бар. Алдан чарасын күрү турында Хөкүмәт йортында узган очрашуда сөйләштеләр. Биредә гадәттән тыш хәлләргә каршы тору һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Февраль азагында републикада кар катламы соңгы елларның уртача күрсәткеченнән күпкә биегрәк булган. Шуңа быел хәлләр катлаулырак булырга мөмкин. Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин районнарга бүгеннән үк әзер торырга киңәш итте.
 
– Су баса башласа, гадәттән тыш хәл режимына күчү кирәк, – диде ул. – Узган ел республикада 20 районда су басу күзәтелде. 206 йорт яны территориясе, 540 бакча участогы, 9 күпер, 8 автомобиль юлы зыян күрде. Ул чакта без гидротехник корылмаларның торышы канәгатьләнерлек булмавын, ярларны ныгыту, тирәнлекне арттыру, елга үзәннәрен чистарту буенча чаралар күрергә кирәклеген ачыкладык. Быел бу эшләр җиренә җиткереп башкарылырга тиеш.
 
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сүзләренә караганда, күп кенә урыннарда әзерлек тәмамланган инде. Әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр дә шактый. Әйтик, Кайбыч, Чирмешән, Биектау районнарында су астында калу куркынычы янаган күперләр бар. Аларны төзекләндерергә кирәк.
 
– Узган ел гидротехник корылмалар төзекләндерелде, елгалар чистартылды, су торбалары яңартылды. Барлыгы  726 миллион сум акча тотылды, –  ди Николай Суржко. – Быел Гөбенә, Карлы, Кече Чирмешән елгаларында су биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечтән югарырак. Язгы ташу башланганчы карны чыгарып бетерергә кирәк. Кече елгаларда кар тыгылу да ташуга китерә. Боз да тыгыла. Республика сулыкларында боз тыгылу куркынычы булган барлыгы 63 участок бар. Әнә шуңа да бозны кисә башларга вакыт. Күперләр янәшәсендә боз тыгылса, су басуны көт тә тор.
 
Юллар һәм күперләр турында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде. Бер дә зарланмады. Без – ташуга әзербез, диде ул.
 
–  Федераль юлдагы күперләрне чистарттык. Су торбалары да чүп-чардан арындырылды. Юл буйлары көн саен кардан чистартыла. Күперләр янәшәсендәге бөтен чүп-чар алына. Тимер юллар да тәртиптә. Гөбенә һәм Кыят күперләрен су басу куркынычы бар. Әмма аларны урап узу юллары булачак, – диде министр.
 
Урап узу дигәннән,  Рөстәм Нигъмәтуллин, су басу аркасында юлсыз калган, шул сәбәпле район үзәгенә бару мөмкинлеге булмаган кешеләргә аеруча игътибар бирергә кушты. Әйтик, табиблар барып җитә алырлык булсын. Юлы өзелгән авылларны коткаручылар да контрольдә тотачак. Райондагы гадәттән тыш хәлләргә каршы тору буенча комиссия вәкилләренә дә җиңнәрен хәзердән үк сызганып куярга кушылды.
 
Су басу куркынычы булган дүрт район утырышта хисап та тотты. Кайбыч районында 10 авылны су басарга мөмкин икән. Хәтта, бер авылда чиркәү, мәдәният йорты, кибеткә су керү ихтималы зур. Әзерлек башлаган инде. Кирәк була калса, халыкны күчерү, малларны урнаштырып тору өчен урыннар билгеләнгән. Сарман районында бозлар ватылган, күперләр чистартылган. Сарман җитәкчеләре яхшыга өметләнә. Чирмешәндә 2 буа күтәрелергә мөмкин. Ташу ел саен ике күперне алып китә икән. Алар да алдан хәстәрен күргәне. Ә менә Биектау районындагы ташуга әзерлекне белә алмадык. Җирле гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Дамир Шәйдуллинның микрофоны эшләмәде. Аңа ике тапкыр сүз биреп карадылар, тик тавыш кына ишетелмәде.
 
– Язгы ташу вакытында шундый хәлгә калмагыз инде, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин әйтүенчә, язгы ташуга әзерлек көздән үк башлана.
 
–  Җибәрелмәгән буалар ташу вакытында күтәрелә. Шуңа да  авыллардагы буаларны йә авыл хуҗалыгы өчен, йә янгынга каршы кулланырга кирәк. Тик ята икән, аларны агызу хәерлерәк, – ди ул. – Су басу элек тә бар иде ул. Кемнеңдер килеп ярдәм иткәнен көтмәдек. Коткаручылар әзер, әмма халык та үз-үзен дә кайгыртсын иде. Форсаттан файдаланып шуны да әйтәм: бозга керә күрмәгез. Аеруча балыкчылар сак булсын. Алар безгә ышанган, коткарырсыз әле дип утыралар.
 
Фаразларга килгәндә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Сергей Захаров әйтүенчә, бар да һава торышына бәйле булачак.
 
САН
 
Су баса калса, Татарстанда 42 меңгә якын кешегә 158 вакытлыча тору урыны әзерләнгән. Гадәттән тыш хәлләргә каршы тору өчен 17 мең кеше, 2,5 мең берәмлек техника тупланган.
Фото: shahrikazan.ru
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»