|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2022 Мәгариф
Илшат Гафуров урынына КФУда яңа ректор билгеләнде22 марттан Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп Дмитрий Таюрский билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, аңа кадәр бу постны Илшат Гафуров биләгән иде. 21 марттан аның белән хезмәт килешүе өзеләчәк, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Дмитрий Таюрский - Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Югары уку йортында 30 елдан артык эшли. Гомуми физика кафедрасы доценты, физика факультеты деканы урынбасары, КФУның Физика институтының белем бирү эшчәнлеге буенча директор урынбасары, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры вазыйфасын башкарган.
Таюрский шулай ук "Мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен" медале белән бүләкләнгән. «Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә ия.
Фото: КФУ сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|