|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2010 Бәйрәм
Кыш бабай кунакка чакыраБалачакта кемнең генә Кыш бабайга кунакка барасы килмәгән икән? Әмма Лапландиягә яки Великий Устюгка кадәр ай-һай ерак шул. Узган елны исә Татарстан нәниләренең теләкләрен тормышка ашыру җиңеләйде. Казаннан нибары 60 чакрым ераклыкта - Арча районының Яңа Кырлай авылында “Кыш Бабай һәм Кар кызы резиденциясе” тәүге тапкыр ишекләрен ачты. Быел әкияти дөньяга чумарга теләүчеләр өчен ул 18 декабрьдә эшли башлаячак. Әкияткә сәяхәт милли гореф-гадәтләргә корылган интерактив тамаша формасында уза. Кыш Бабай өенә барып җиткәнче, кунакларга төрле маҗаралар кичерергә туры киләчәк: башваткычлар чишергә, могҗизалар күрергә, татар фольклоры геройлары Убырлы карчык, Шүрәле, Аҗдаһа, Батыр, Алтынчәч, Таһир белән Зөһрә белән очрашырга. Кунаклар гүзәл табигать кочагына чумачак.
Кыш Бабай резиденциясендә татар ашларын татып карарга, Кыш Бабай сурәтләнгән сувенирлар алырга, таудан чана шуарга һәм атта йөрергә, «Шүрәле» кафесында төшке ашны ашарга мөмкин булачак. Бәяләр турындагы мәгълүматны резиденциянең рәсми сайтында (http://www.tatar-moroz.ru/) карарга була.
Кыш бабайның республикабыздагы резиденциясендә Татарстан, Россия һәм чит илләрдән 1000нән артык кунак булган инде. Быел исә ике тапкыр күбрәк турист килер дип көтелә. Габдулла Тукай музеенда урнашкан кабул итү бүлмәсе ишекләре 20 гыйнварга кадәр ачык.
|
Иң күп укылган
|