поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.03.2022 Мәдәният

Флүрә Талипова: Тормышым каршылыклы булды

Чаллыда яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Флүрә Талипова-Коләхмәтова белән күрешеп әңгәмә корганыбызга шактый еллар узган икән. “Хата”бызны төзәттек. Флүрә апа шушы көннәрдә Казанга иҗат эшләре белән килде. Ун ел элек күрешкәндә нинди булса, хәзер дә шул ук. "Туңдыргычта сакланадыр”, — диләр андыйлар турында.

— Флүрә апа, соңгы вакытта бик ишетелмисез.

— Аллага шөкер, сау-сәламәт, исән-имин яшәп ятам. Сәламәтлек булса, кәеф тә әйбәт. Әйе, иҗат юлын башлаганда телевидение-радиода азмы-күпме күренгәләдем, ишетелгәләдем, Казанда концерт та куйдым. Соңгы елларда башкалада концерт куя алмасам да, Чаллыда ел саен уза.
 
— Сез бит җырлар да язасыз.
— Иҗаттан туктаганым булмады, һаман шунда кайныйм. Соңгы арада шагыйрьләр үзләре мине табып, шигырьләренә көй яздыра.

— Фәлсәфи җырларыгыз да күп.
— Тормыш — үзе көрәш, фәлсәфә бит ул. Холык-фигылем буенча уйлана, каршылык ярата торган кеше мин. Тормышым да каршылыклы булды дияр идем. Ни гаҗәп, алар иҗатка этәргеч, яшәргә көч бирә. Каршылыкларны җиңә-җиңә алга омтылам. Иҗатта үз юнәлешем бар, үземә генә хас темаларны күтәреп чыгам. Минемчә уйлаган, юнәлешемне үз иткән тамашачы бик аз, әмма андыйлар бар.

— Гармунны кулга еш аласызмы?
— Гармун уйнау балачак хыялым иде. Шуны гомерем буе тормышка ашырам, камилләшергә тырышам. Гармун белән ничәмә йөз көй язылгандыр... Үз гомеремдә дүрт гармуным булды. Тавышыма туры китереп, яңа концерт гармуны эшләтәсем килә. Сайларга мөмкинлек юк, әйбәт гармун кыйммәт.

— Гаилә хәлегездә үзгәрешләр юкмы соң?
— Шәхси тормышымда бар да элеккечә. Ике улым — гаиләм. Олысы Илшат Казахстанда югары белем алды, эшли. Өйләнергә генә бик ашыкмый. Кече улым Илгиз Чаллы сәнгать көллиятенең баян бүлеген тәмамлады. Бүген армия сафларында хезмәт итә, җәйгә кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Музыка буенча укуын дәвам итәрме, юкмы — аның ихтыярында. Үзем, әлбәттә, шушы юлдан китүен бик телим.

— Әтиләре белән күрешәләрме?
— Улларымның әтисе исән-сау. Аның белән аралашуга беркайчан киртә куймадым. Балалар үстергәндә терәк бик кирәк булгандыр да, инде улларым хәзер үзләре ир-егет булды.

— Газета укучыларга нинди теләкләр җиткерерсез?
— Беркайчан да өметсезлеккә бирелмәгез, оптимист булыгыз, ихтыяр көчен ныгытыгыз, үзегезне яратыгыз. Ничә яшьтә булуга карамастан, максат куегыз һәм үзегезне жәлләмәгез, шуңа ирешегез! Ә минем максат — иҗатыма 20 ел тулу уңаеннан, иҗатташ дусларым белән берлектә Татарстан һәм Башкортстанда зур чара уздыру.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 20.03.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»