поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.03.2022 Җәмгыять

Мандарин үстерүче Хәнифә апа: «Ник элегрәк утыртмадым икән?»

Зәйдә яшәүче Пасмуровлар гаиләсендә табын күрке – үзләре үстергән мандарин. Көньяк гөлен 2018 елда Хәнифә апага кияве бүләк итә. Хәзер хуҗабикә элегрәк утыртмавына үкенә. Баксаң, әллә ни нәзберек үсемлек түгел икән ул.

–  Беренче елны мандарины вак һәм аз булды. Авыз итеп карадык та әллә ни игътибар бирмәдек. Ул елны мандарин гөленә тимәдем. Җимешләрен алгач, ул ял итә. Шул вакытта мин аны башка савытка күчердем. Чүлмәкне яфрак ябалдашларына карап сайларга кирәк. Зурга утыртсагыз, тамырлана гына ул. Күчереп утырткач, әкренләп гөл агачка әйләнде. Икенче-өченче елларда җимешләр күбәйде. Мандарин үстерү үземнең күңелемә дә хуш килде. Хәзер уйлап торам: нигә аны иртәрәк үзебез утыртып карамадык икән дим, – ди Хәнифә апа. – Мандарин агачы ел саен гыйнвар аенда чәчәк ата. Аның хуш исен иснәп туеп булмый. Быелгы мандариннарны җыеп алдым инде. Тагын бер төрле мандарин гөлем бар. Анысының сабаклары чәнечкеле-энәле. Буе 1 метр да 30 сантиметрга җитте. Әле җимеш бирергә уйламый. Әмма аның мандариннары әфлисун кадәрле булачак. Чөнки андый төр киявемдә бар. Аныкын авыз иткәч, орлыгыннан утыртып карадым.  Үземнекенең орлыкларын әрәм итмәскә уйлап торам. Барысын да утыртам, кирәк кешегә бирермен.
 
 
Хәнифә апа 40 елга якын хөкүмәт эшендә эшләгән. Башта районың паспорт өстәлендә, аннан салым инспекциясендә хезмәт куйган. Ялга чыккач, бераз моңсу да була үзенә. Аннан үзенә шөгыль таба: гөлләр үстерә, яшелчәләр утырта башлый. Өендә 60 төрле гөл үсә аның.
 
Хәнифә апа гөлләргә атнага бер булса да шикәрле су сибәргә куша. Болай иткәндә, гөл чәчәккә тизрәк күмелә икән. Бакчадагы матурлыкны сөйләп бетерә алмый. Шуңа ул безне үзләренә җәйгә кунакка чакырды.
 
– Яшелчәләрне күп итеп утыртабыз. Мин һәрнәрсәне алдан өлгертергә тырышам. Иремнең 26 майда туган көне. Аның бәйрәменә кыярны өлгертәм. Суганнарым, борычларым, помидорларым да уңа. Уңышның сере – эшне ярату, – ди ул. – Гөлләргә дә, яшелчәләргә дә, мандариннарга да әллә нинди ашламалар сипмим. Халык ысулларын да кулланмыйм. Бары тик су сибәм.  Мин аларны яратам. Мөгаен, шуны сизәләрдер.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»