поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.03.2022 Язмыш

"Чак кына акылдан шашмадым: анда кеше сөякләре өелеп ята иде"

Аңлашылмаган, тыелган нәрсәләр кешене һәрвакыт үзенә ныграк тарта. Шул исәптән, мине дә. Бишенче класста укый идем, Әшрәф­җан абый белән Сәүдә апа, Мәликә апа, Мөгаллимә апа белән Гәрәй абый безгә кич утырырга кер­деләр. Безгә һәр кичне ке­ше җыелса да, бу күрше­ләрнең бергә керү­ләрен мин бик ярата идем, чөнки Әш­рәфҗан абый вакыйгаларны чәчәкләп (ялган кушып, үзеннән өстәп, шомартып) сөйли, авызыңны ябарга да онытып тыңлыйсың — әкият дөньясында йөргән кебек инде менә.

Гәрәй абый — 18 төрле газетага языла, безнең әни 16 исемдәге газета-журнал алдыра, шуларның бер җөмләсен калдырмыйча укып бара, шунлыктан дөнья ничек яши — ул барысын белеп тора. Мөгаллимә апа бе­лән Сәүдә апа җеннәр турында сөйләргә яраталар, аларның барлыгына чын күңелдән ышанып сөйлиләр. Имеш, үзләренең шулар белән әллә ничә мәртәбә очрашканнары бар. Сәүдә апа — Сәүдә апа инде ул, аның янында гел рәхәт, әни янында гына була торган җылылык, рәхәтлек, тынычлык бөркелә аннан.

Мәликә апа исә безгә әбине алыштыра, безне ул гына орыша ала, аннан гына шөллибез, чөнки ул бөтен яшерен нәрсәбезне белә (абыйларның тәмәке тартканын, тыкрык ягына чыгып торган сарай бүрәнәсенең чергән куышлыгына тә­мәке-сигаретларын яшергәннәрен дә, минем шуннан алып аларга берәмтекләп ташуымны да). Тик беркемгә әйтми, сатмый, үзебезне генә бик шәпләп “ура”. Үзебезгә йөкләнгән эшләр вакытында эшләнгәнме, тәртипме — безне ул тикшерә. Кыскасы, иң ышанычлы кешебез.

Әниләрнең кулларында энәләр: оекбаш, бияләй бәйлиләр, энәләре ялт-йолт кына килеп тора. Тышта буран котыра, мичне томалап, бәрәңге тәгәрәттек, аннан бөтен өйгә кабыкның йомшак кына көйгән исе таралды — шундый рәхәт! Абыйлар клубта, өйдә балалардан кечкенә апа белән мин, энем Алмаз гына. Бу кич аеруча шуңа истә калды. Әшрәфҗан абый башлаган тема төн авышканчы дәвам итте, гел җеннәр, җенле урыннар турында сөйләштеләр. Хәтта җеннәрнең барлыгына бик ышанып бетмәгән, җеннәр турында сөйләшә башласа, хатыны Мөгаллимә апаны “син үзең җен анасы” дип үрти торган Гәрәй абый да, газетасын читкә куеп, кемнәрдәндер ишеткән берничә вакыйганы исенә төшереп, сүзгә катнашты.
 
— Әле малай чагым иде, — дип сүз башлады Әшрәфҗан абый. — Бабай мине карт бабай янына җибәрде (“үләм, динозавр булгандыр инде ул бабасының атасы” дигән уй килә башыма, соң аның үзенә 70 яшь бит инде, без “абый” ди­гәч тә). Култык астыма бер бөтен ипи тыктылар да, чаптым гына. Карт бабай янында төн кунуы рәхәт, төнгә өйгә керткән яшь бәтиләр дә өскә сикереп менми анда, аякларыңа абынып, өстеңә шапылдап авучы абыйлар да юк. Тик бер нәрсә өркетә: чүнниккә (умарталык) илтә торган юлда иске тимерче алачыгы яныннан үтәргә кирәк. Ул тирәдән кояш баеганчы ашыгып узмасаң, каршыңа җен чыгып, юлыңнан адаштыра, интектереп бетерә дип сөйлиләр. Язгы караңгы тиз төшә. Ә минем юлыма иптәш малайлар Галиәхмәт белән Рәхми очрады. Онытылды чүнник, үтәсе алачык юлы, пәке кадашлы уйнап, караңгы төшкәнне сизми дә калганбыз. Иптәшләрем авылга таба элдерттеләр, ә мин, куркак диеп көләрләр дип, алачык яныннан озатып куегыз әле дияргә гарьләнеп, чүнниккә таба киттем. Көн болытлы, ай да юк. Аяк астында бозлар черт-черт ватыла, менә алачык үзе дә караңгыда бөкре карчык кебек утырып тора. Кинәт колагыма шы­гырдаган тавыш ишетелде. Каты шыгырдап, ишек ачылган тавыш килде. Котым алынып, чүгәләдем. Шулчак, малайлар, мин сиңа әйтим, алачык ишегеннән галәмәт чибәр кыз килеп чыкты, иңнә­ренә чиләк-көянтә күтәргән, артыннан кечкенә малай ияргән. Кап-караңгы бит инде югыйсә, ә болар көн яктысында басып торган кебек — аерымачык күреп утырам. Анда ерак түгел чишмә ага, болар шунда таба киттеләр, ә мин уйлыйм: алачыкның бит инде күптәннән ишеге дә юк, без ничек белми калдык икән монда кешеләр урнашканын? Әнә ишеген дә куйганнар, ишек ачылганын үзем ишеттем бит.
 
Адашмыйча, интекмичә генә чүнниккә барып җиттем. Ашап-эчтек карт бабай белән, мин шул уңайдан аңа иске алачыкка кешеләр урнашканын, аннан чыккан бик матур апа белән кечкенә малайның чишмәгә суга китү­ләрен сөйләдем. Карт бабай чәчемне сыйпап йокларга яткырды, бу хакта сүз куертмады. Яткач та озаклап дога укып ятты, мин йокыга киткәнмен. Икенче көнне мин уянганда төш туры җиткән, карт бабай тәрәзә каршында буш рамнарны кырып чистартып утыра иде. Чәй эчкәч ул мине озатып кайтырга уйлады һәм ул көнне чүнниккә кире китмәде, соң инде, иртәгә таң белән китәрмен диде.
 
Мин йокларга яткач, карт бабай, бабай, әби, әти өстәл янына утырып, әкрен генә сөйләшә баш­ладылар. Әле карт бабай егет булган чакларда аларның күршесендә генә Нурҗиһан исемле искиткеч чибәр, сылу кыз яшә­гән. Әти-әнисе бик ярлы, Нурҗиһаннан кече тагын өч бала булып, йортта ашау җиткерә алмый интеккәннәр. Әнисе белән Нурҗиһан хәллерәк кешеләрдә урак урып, кер юып азрак ашарга юнәткән, әтиләре үзләреннән 18 чакрым ераклыкта яшәгән Нәсбиулла исемле байда атлар карап, бай хатыннарыннан калган киемнәр, азык-төлек хакына эшләп йөргән. Бу байның 3 хатыны, 9 баласы булган.
 
...Нурҗиһанны хәлле генә кеше баласына димләп яучы килгәч, ата бе­лән ана бик сөенә. Яшьләр яхшы гына яшәп ки­тә, малайлары туа. Ләкин бервакыт иптәшләре урман кисәргә киткән яшь ирнең тынсыз гәүдәсен генә алып кайталар. Шуннан Нурҗиһан белән 3 яшьлек улы бу йортта артык кашыкка әйләнә. Хатын өйләренә кире кайтып китәргә мәҗбүр була.
 
Гүзәллеге, сылулыгы белән дан тоткан, өстәвенә кул эшләрендә, кыр эшләрендә беркемне алдына чыгармаган хатын турында сүз Нәсбиулла байның колагына да килеп ирешә, ул, дүртенче хатынлыкка сорап, хатынга яучы җибәрә. Күп еллар шунда хезмәт куйганлыктан, Нурҗиһанның әтисе байның бик мәрхә­мәтсез, кансыз кеше икән­леген белә, ләкин кар­шы килергә курка. Нурҗиһанны кан елатып байга алып китәләр. Өлкән хатыны белән икенче хатыны яшь көндәшләрен бик интектерәләр, ул төнге икедән үк аякка басып, барысына да самавырлар куеп, әтисе белән унлаган сыер, сарык, ат карыйлар. Күп вакытта бер касә чәй дә эчмичә кыр эшләренә чыгып китеп эшләгән Нурҗиһан ике ел эчендә сула, кибә. Өстәвенә, ир булган кеше, юк кына гаеп табып, ике хатынының әләге белән аны туктаусыз кыйный башлый. Әнисенә һәм туганнарына аларга килеп йөрү катгый тыела, үзен дә бер җиргә дә чыгармыйлар, кырда да гел күзәтеп эшләтәләр. Өченче хатын Нурҗиһанны бик кызганса да, берничек ярдәм итә алмый, чөнки үзе дә нәкъ шул хәлдә була.
 
Беркөнне, Нурҗиһанның кыр эшләрен инде бик авырлык белән эш­ләп йөрүен күргән икенче хатын аңа: “Син балаңны алып качып кайтып кит, син белмисең, аның тагын бер хатыны бар иде, ул түзә алмыйча качып китте, Нәсбиулла аны эзләп тә тормады”, — ди. Нурҗи­һан караңгы төшкәч кырдан кайта. Бу вакытта аңа бераз азык-төлек хәстәрләп төенчеккә бәйләгән икенче хатын баласын алып килә һәм арткы капкадан чыгарып җибәрә. Нурҗиһанның юкка чыкканын икенче көнне таң аткач кына бе­ләләр. Бай хатыннарын, хезмәтчеләрен, әтисен чакыртып сорау алса да, барысы да бер авыздан: “Бер берни дә белмибез”, — дип җавап бирәләр. Тарантаска утырган Нәс­биулла үзе генә чыгып китә, икенче көнне төшкә генә кайтып керә. Нур­җи­һанның әтисен чакырып: “Өеңә кайтып кил, шундадыр ул, әйт, кайтсын, аңа бүтән кул тидермим, ә үзең ике көннән монда бул”, — ди.
 
Нурҗиһан белән баласы суга төшкәндәй юкка чыгалар. Байтак еллар үтә. Алачыкның “җеннәр урнашкан, кешеләрне адаштыралар, төрле көйсезлекләр эшлиләр” ди­гән даны чыга.
 
Авылдан шахтага китеп эшләп йөрүче зимагур Гыйззәт чираттагы ялына кайткач, Аулак өйдә егетләр белән бәхәскә керә: “Алачыкта бернинди җен юк, шундагы сәке астына кереп ятып төн чыгам”, — ди. Егетләр: “Юк, булдыра алмыйсың, анда инде 20 ел беркемнең якын килгәне юк, көндезләрен дә уратып узалар”, — диләр. Әйткән сүз — аткан ук, 5 егет Гыйззәтне озата китә. Алачыкка кереп киткәнен карап торып, үзләре ун-унбиш метр читтә үскән тирәк төбенә чүмәшәләр. Гыйззәт хәрәмләшмәсен, көн яктырганчы шунда утырабыз дип килешләр. Төн бик тыныч уза. Яктырып бетә. Егетләр урыннарыннан торалар, Гыйззәт нигә күренми икән дип, үзара сөйләшеп, алачыкка таба кузгалалар. Шулчак, әллә нинди куркыныч-кыргый тавышлар белән акырып, алачыктан Гыйззәт атылып чыга да, егетләрнең аяк асларына ава. Ниләрдер бытылдаса да бер сүзе дә аңлашылмый, калтыранган кулларын алачыкка сузып нидер аңлатырга тели. Егетләр, нык куркып, Гыйззәтне күтәреп авылга кайтып китәләр. Картлар җыела. Авыл хәзрәте өшкереп караса да, файдасы булмый. Гыйззәт бер айдан гына әкренләп йөри башлый, теле ачыла, әнисенә картлардан өч кешене, мулланы һәм иптәш егетләрен чакырырга куша.
 
“Мин алачыкка кергәч тә шырпы кабызып сәкене эзләп таптым, — дип сөйли башлый ул, алар җыелышкач. — Егетләргә сәке астында ятып төн чыгам дип вәгъдә биргәч, антны бозасым килмәде, сәке астына үрмәләдем, ләкин ятарага нәрсәдер комачаулый иде. Ул әйберләрне кулым белән тартып, аяк белән типкәләп сәке ас­тыннан этеп чыгардым да, ятып йокладым. Яктыргач кына уянып китеп, үрмә­ләп чыктым. Шунда нәрсәләрне этеп чыгаруымны күреп, чак кына акылдан шашмадым: анда кеше сөякләре өелеп ята иде”.
 
Өйдәгеләр хәйран кала. Җыелышып алачыкка юл тоталар. Андагы га­ләмәтне күреп, картларның ушлары китә — идәндә инде таралып беткән сөякләр ята. Күренеп тора: берсе хатын-кыз мәетенеке — янында ике озын толым бар, берсе баланыкы — баш сөяге кечкенә. Үрәтник, староста килә, шактый киңәшкәч-сөйләшкәч, алар сөякләрне җыеп күмәргә кушып, китеп баралар. Кемнәр икәне төгәл билгеле түгел, күп еллар элек югалган Нурҗиһан белән аның баласыдыр дисәләр дә, мулла аларның исемнәре белән җеназа укымый. Тиешле догаларын кылса да, мөселман зиратының почмагына гына күмдерә. Бу вакытта инде Нурҗи­һанның әтисе бе­лән әнисе күптән гүр иясе булып, туганнары да таралышып беткән була.
 
Бик күп еллардан соң авылга бер егет килә. Нәсбиулла байның оныкчыгы була ул. Бай үлем газабы белән ятканда Нурҗиһанны баласы бе­лән алачык янында куып тотуын, икесен дә буып үтереп, алачыктагы сәке астына кертеп ташлавын, алдан югалган хатынының гәүдәсен кайдан эзләргә икәнен әйтеп үлә. Бу шул көенчә калыр да иде, оныкчыгы мондый гөнаһ белән яшәргә теләми, эзләп кайта. Каберне яңадан ачмыйлар, егет гөнаһсыз үтерелгән җаннар өчен дога кылып торыргы дип, муллага күп итеп акча калдыра.
 
Нигәдер җаны тынычланмый Нурҗиһанның, әле хәзер дә кешеләрне адаштырып интектерә. Сабыйларга, карчыкларга гына зыян салмый диләр.
 
Әшрәфҗан абый сүзен тәмамлады. Без, ишеткәннәр белән тәэсирләнеп, мичтән бәрәңгене алып, сөтле, мәтрүшкәле чәй эчәргә утырдык.
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.03.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»