поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.03.2022 Язмыш

Юл һәлакәтенә очраган егетнең әнисе: «Улымны яратуы көчле булгандыр инде. Кияүгә чыкмады»

Казанда яшәүче Галимулиннар гаиләсе турында моннан ун ел элек язып чыккан идек. Ул чакта Ралиф абый белән Роза апаның уллары Ленарга ярдәм кирәк булды.

Тиздән өйләнергә җыенучы егет, эштән кайтканда машинасы белән фаҗигагә очрап, гомерлеккә гарип калды. Әле ул чакта әнисе дә, туганнары да Ленарның аякка басасына ышана иде. «ВТ» газетасы 2018 елда әлеге гаиләгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты да оештырды. Бу гаилә белән даими элемтәдә торабыз.  Менә тагын хәлләрен белештек.
 
– Ирем Ралиф 2011 елда йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Улым Ленарны аның урынына эшкә алдылар. Бик яратып эшләп йөри иде. Сөйгән кызы белән гаилә корырга исәпләп тордылар. Тик барысы да без дигәнчә генә түгел шул. Зур сынау алда көткән икән. 2012 елның декабрендә улым фаҗигагә очрады. Машинаның тормозлары эшләмәгән, диделәр, – дип искә ала Роза апа.
 
Ул чакта Ленарны Санкт-Петербург табиблары да килеп карый. Күңелне сөендерерлек берни әйтмәсәләр дә, сабыр итәргә кушалар.
 
Роза апа инде 10 ел сабыр итә. Баштарак оныгын карашырга дип Балык Бистәсе районында яшәүче әбиләре дә килгән була. 4 елдан соң, Ленарның хәле бераз җайлана төшкәч, ул авылга кайтып киткән.
 
– Мин 28 елдан артык 16 нчы хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләдем. Улыма ярдәм кирәк булгач, эшемне ташларга туры килде. Элегрәк безгә хәйрия фондлары ярдәм итте. Алар  ярдәме белән тернәкләндерү үзәкләренә йөрдек. Ленар инде беренче еллардагы кебек түгел. Утыра ала, сызланулары юк. Авырыйм дип зарланмый. Безне танымаса да, янына кеше килгәнне ярата. Берни әйтә алмый. Аның үз дөньяcы. Әмма яратканда, чәчләреннән сыйпаганда йөзендә елмаю сизелә, – ди Роза апа.
 
Ленарны туганнары, дуслары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, сыйныфташлары ташламый. Алар Роза апага ярдәм итеп тора. Ә төп ярдәмчеләре – кызы белән Ленарның сөйгәне Диана. Роза апа Диананың әле дә ялгыз булуына борчыла.
 
– Улымны яратуы көчле булгандыр инде балакаемның. Күпме генә әйтеп карасам да, кияүгә дә чыкмады. Ә бит яше бара… Бер фаҗига ике кешенең язмышын челпәрәмә китерде, – ди Роза апа.
 
Әлеге гаилә якыннары ярдәме белән яши. Алар биргән акчага атнага ике тапкыр инструктор чакыртып, күнегүләр ясаталар. Кирәк-яракны да шул акчага алалар.
 
– Безне ташламаган, ярдәм итеп торган һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Тормыштан зарлана алмыйм. Без күрәсен кеше күрми. Тәкъдиремә, димәк, шулай язылгандыр. Иң мөһиме – авырып кына китмәсен. Ә калганын ничек тә  күтәрәбез аның, – ди әнисе.
 
Ленар Галимуллинга ярдәм итәргә теләүчеләр булса,   89047645341 телефон номерына беркетелгән Саклык банкы картасына акча күчерә ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»