поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
17.03.2022 Дин

Бүген Бәраәт кичәсе. Нинди догалар укырга, ниләр эшләргә кирәк?

Бүген, 17 март көнне, кояш баегач изге, бәрәкәтле кичәләрдән саналган Бәраәт кичәсе җитә. Бу көнне көндезен ураза тотып, кичен Аллаһтан истигфар сорап, үзеңнең күңелендә булган дога теләкләрне Аннан сорау бик саваплы, күркәм гәмәл булып санала.

Кемнәр кайбер сәбәпләр аркасында, яки белмичә уразага кермәгән булсалар артык борчылмасыннар. Бу нәфел ураза. Тотмый калган өчен гөнаһ юк.

Шәгъбан аеның 15 нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?», дип әйтер ди.   

Бу изге кичәдә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбызның бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән күркәм мөгамәләдә булу мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора.

Имам Газали «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында язган: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә Кадер һәм Бэраэт кичәләре».   

Бәрәат кичәсендә укыла торган догасы:    Аллаһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль- кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе.   

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта син Коръән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, - дип әйтәсең.   

Иңнәребездәге ике фәрештә ел буена кылган гамәлләребезне язып баралар. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган безнең гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчеп, аның урынына яңасы иңеп ачыла. 


---
Матбугат.ру
№ --- | 17.03.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»