поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2022 Дин

Рамазан аенда Татарстаннан 150 кеше гомрә кылачак

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы Рамазан аенда 150 кешегә гомрә кылуны оештырачак. Мәккә һәм Мәдинә җирләренә гомрә кылу өчен 3 төркем сәфәр кылачак. Согуд Гарәбстанына төркемнәрне Татарстанның иң тәҗрибәле хәзрәтләре озата барачак.

Алар хаҗиларның иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту, Согуд Гарәбстанында пандемия чорында эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү, дини гамәлләрне башкару буенча консультацияләр бирү өчен җаваплы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Рамазан аенда гомрә кылуның өстенлекләре турында: “Рамазан ае җиткәч гомрә кыл, чөнки гомрә бу айда хаҗ кылуга тиң була”, – дип әйткән.

Беренче төркем өчен турның дәвамлылыгы - 1 ай, ул 2022 елның 3 апрелендә Казаннан очып китәчәк. Икенче төркем өчен тур ярты айга исәпләнгән. Дин кардәшләребез изге җирләрдә 3 апрельдән 17есенә кадәр булачак. Хаҗиларның өченче төркеме Мәккә һәм Мәдинәдә Рамазанның соңгы ике атнасында – 2022 елның 17 апреленнән 3 маена кадәр булачак. Гомрә гамәлләрен башкару хәнәфи мәзһәбе нигезендә оештырылачак.

Рамазан аенда дин кардәшләр күпчелек вакытны гыйбадәт кылуга багышлаячак: алар Хәрәм мәчетендә биш вакыт һәм тәравих намазлары укыячак, Коръән хәтем кылачак. Моннан тыш, алар үз теләге буенча ифтарлар оештырачак.

2022 ел башыннан Россиядән “ДУМ РТ Хаҗ” операторы ярдәмендә 250-дән артык ватандашыбыз гомрә кылу мөмкинлегенә иреште. Алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, “ДУМ РТ Хаҗ” операторына, төркем җитәкчеләренә тирән рәхмәтләрен җиткерәләр. Изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә “Спутник V” вакцинасын ясатып чыгарга рөхсәт алу 2021 ел ахырында Татарстан Президентының Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре вакытында алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә ирешелде.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! “ДУМ РТ Хаҗ” операторы белән Рамазан аенда гомрә кылу өчен 8-800-555-92-10, 8-966-240-53-96 номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»