поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.03.2022 Әдәбият

Айсылу (Автобиографик очерк)

Салкын көзге җил исә. Кояшлы көннәр белән саубуллашырга теләмәгән ак каен, җил белән тарткалашып, һәр саргайган яфрагын саклап калырга тырыша, ләкин булдыра алмый. Кыштырдап торган яфраклар өстенә шыбыр-шыбыр килеп көзге яңгыр ява башлый һәм, күп тә үтми, яфраклар, соры төскә кереп, йомшарып җиргә сарылалар...

...Шушы күренешләрне күзәтеп барган Айсылу, гомерендә беренче мәртәбә бугай, гомер агышлары турында уйлана. Кызчыкның кечкенә буена килешеп торган яшел пальтосына, ачык төстәге косынкасына тамган вак яңгырны сизми дә ул бүген. Карашын еракка – таулар артына төбәгән дә тирән уйларына чумган. Ак йөзе, киң маңгае, нечкә иреннәре, барлык килеш-килбәте кызларныкы кебек. Ләкин эчкә баткан күзләрендә ниндидер кайгы билгеләре, күпне күргән, язмышның әчесен-төчесен татып караган кешенеке сыман тирән моңсулык чагыла. Нәрсә турында уйлый икән бу кыз бала, моңсу күзләре ни яшерә икән?! Бик тиз үтеп китте бугай аның балачагы. Тормыш аның белән күп шаярды - шатлык артыннан кайгысын әзерләп кенә торды. Ә бәлки ул кайгылар аңа гына кайгы булып тоелгандыр гына, бәлки тормыш рәвеше гел шулайдыр, дип, кыз истәлекләргә бирелеп китте.
 
1
 
Иң беренче балачак истәлекләре җәйге иртәдән башлана. Өй алдында җим чүпләп йөргән тавык чебешләренә нәрсәдер аңлата, читән өстенә менеп кунаклаган әтәч тә аларны күзәтә, вакыт-вакыт әле уянып бетмәгән халыкны торгызырга теләп кычкырып та куя. Айсылуның йомры-йомшак чебиләрне кулына алып иркәлисе, сөясе килеп китте. Менә берсе, аның янына ук килеп, аягын чукый башлады. Кызга шул гына кирәк иде. Тик сап-сары йомгакны кулына алырга өлгермәде, кырп-кырп-кыт-кыт-кыт дип ачулана-ачулана, тавык кызга таба йөгереп килде. Айсылу аны аңламады бугай, кулындагы чебешне сыйпап утыруын дәвам итте. Тавык, бу нинди хәл бу, бер кисәттем бит инде мин сине, дигәндәй, аны урап чыкты да өстенә сикерде. Айсылуга чебешне ташлап йөгерүдән башка чара калмаган иде. Ул ындыр ягына барып чыкканын сизми дә калды. Өсләрен каккалап, яңа чыккан бәрәңгеләргә карап йөгерә-йөгерә, инеш буена төшеп җиткән икән. Бераздан ул су өстендә пәйда булган Айсылуга охшаган кызга карап утыра иде инде. Таң җиле су өстен шадралатып җибәрә дә чыклы үләннәргә, гөлҗимеш, чикләвек куакларына, яшел бөркәнчекле агачларга иртәнге сәламен тапшыра. “Хәерле иртә, хәерле иртә”, - дип яфраклар да, шыбырдашып, җилне каршылыйлар. Шушы хәбәрне ишеткән кошлар да сайрашалар...
 
Менә кошлар да бит бер-берсе белән ничек сөйләшә, яфраклар да яңа көн тууына шатланышып сөенешәләр. Инеш дулкыннары да, челтер-челтер килеп, чуерташларга бәрелә-бәрелә, серләшәләр. Ә Айсылу? Аның сөйләшер кешесе дә юк. Энесе Илнур, ү-әә, ү-әә дип, бишектә елап ята. Эх, кайчан үсеп җитәр икән ул? Айсылу кебек булыр да аның белән сөйләшә башлар микән?!
 
Башка иптәш кызларыныкы кебек курчагы да юк бит аның. Әнә алар ничек бер-берсе белән өйле уйныйлар, кунакка чакырышалар. Айсылуның курчагы булмагач, кунакка чакыручы да юк аны, дип кайгылы уйларына батып, суга карап утырды кыз.
 
Шулвакыт аның маңгаена черки килеп кунды. Айсылу “шап!” иттереп кулы белән китереп сукканын сизми дә калды, ләкин... маңгае гына авыртулы булды, ә черки һаман “менә мин ничек булдырам” дип, баш тирәсендә бызылдый бирде. Кыз тагын черкине куарга дип, кулын күтәргән иде... черкинең аның маңгаенда түгел, ә су өстендәге бармак юанлыгындагы ботакта утыруын абайлап алды.
 
Кинәт елга өстендә күзен нәрсәдер чагылдырды. Тагын... тагын. Бераздан елга шадраларыннан көнбагыш чәчәге кебек телгәләнгән шар су өстендә йөзеп йөри башлады. “Ә-ә, синең дә минем белән шаярасың килдемени әле”, - дип Айсылу аны каплар өчен бер ботак ыргытты, ләкин ботак агып китте, ә теге көнбагыш, кыздан көлгән кебек, һаман елмаеп дулкыннар өстендә тәгәри бирде. “Эх, кызчык, мин синең белән исәнләшәм генә бит, син елмаеп торсын өчен, көләч нурларымны бүләк итәм”, - дип әйтәсе килгән иде аның. Ләкин кыз моны аңларлык түгел, бик кечкенә иде әле.
 
...Бу көнне ул күзләрен ачытканчы су өстенә карап утырды. Инешнең аръягында үсеп утырган урманга да, биек Дүрткөл тавы башына да күз йөртеп алды, аннары, нәрсәнедер исенә төшергән булып, сикереп торды да өенә таба йөгерде. Тирләп-пешеп кайтып кергән Айсылуны ихатада арбалы ат каршы алды. “Кем килгән икән?” - дип кызыксынып, өйгә йөгереп керде.
 
Аларның өйләре икегә бүленгән: кече өйгә кергәч тә чолан ягына һәм үзләре яши торган эчке бүлмәгә кереп була. Уң якта, авызын зур ачып, ике күзен кысып, зур гына мич утыра. Бүлмә эчендәрәк, уң якта, агач карават, уртада, тәрәзә янында, зур гына өстәл, сул якта, стенага терәлеп, тимер карават тора. Шул турыда стенага радиоалгыч эленгән. Ишектән кергәч тә, сул якта, Айсылудан да биегрәк комод утыра, ә өстендә - көзге. Аның челтәрле башына чиккән сөлге эленгән. Комод янында, шулай ук челтәрле итеп ясалган, ике катлы савыт-саба шкафы. Ул пөхтә итеп җыештырылган, эчендә чыйнаяклар һәм тәлинкәләр, бизәкле агач кашыклар тезелеп киткән. Шкаф тартмаларында калаклар, азык-төлек саклана. Ә иң аскы өлешендә, Айсылуга кагылырга ярамаган китап-дәфтәрләр янында, кара савытлары һәм ручкалар тора. Кара савытлары икәү: берсендә зәңгәр, ә икенчесендә кызыл кара. Бервакыт Айсылу аларны алып, дәфтәрләргә чәчәкләр төшергән иде... Ручкадан перосы чыгып, аны кертергә маташканда, Айсылуның бармакларына кара буялып беткән иде. Шул буялган бармаклар аның бөтен эшен бозды да инде. Әнисе төшке ашны ашаганда моны күреп калды да:
 
- Кызым, караны кайдан алдың әле син? - дип кырыс кына сорау бирде.
 
Ә Айсылу, буялган бармакларын яшереп, ни эшләргә дә белмичә утыра бирде. Әнисе, нәрсәдер сизгәндәй, ялт итеп шкаф янына килде дә ярамаган тартманы ачты. Аннары, ни әйтергә дә белмичә, бер Айсылуга, бер дәфтәрләргә карап:
 
- Ни эшләдең син?! Укучыларның дәфтәрләрен буягансың бит! Иртәгә мин аларны ничек илтеп тапшырырмын, - дип, баланы орышырга кереште.
 
Айсылу хәзер генә үзенең нинди начарлык эшләгәнен аңлады. Нәрсә дип җавап бирергә белми торганда, Илнур елап җибәрде. Әнисе улын кулына алган арада Сания әбисе килеп керде. Ишекне ачу белән:
 
- И, Гөлгенәкәем, мактап йөрим икән үзегезне, чәй эчеп утырасыз икән! Нәрсәдер кодагый күренми. Берәр кая чыгып киттеме әллә? Ә син, улым, нигә дип елаган буласың әле, - дип тезеп китте.
 
Айсылуга шул гына кирәк иде. Ул Сания әбисе кергәнгә шатланып, ясап куелган чәйне дә эчмичә, чыгып йөгерде. Хәзер аны әнисе ачулана алмый иде. Кайтып кергәнче бәлки онытыр да. Әйбәт кеше бит аның әнисе...
 
Менә бүген дә ул шушы шкафка килеп сөялде. Чигүле ашъяулык ябылган өстәл артында әтисе, әнисе, дәү әнисе чәй эчеп утыралар. Айсылу “Ә, әти кайткан икән”, - дип, чыгып китәргә тора иде. Аны дәү әнисе туктатты:
 
- Сылу, кара әле, кызым, әтиең сиңа нинди матур, үзең кебек зур курчак алып кайткан, - дип әйтмәсенме! Айсылу бу сүзләргә ышаныргамы, юкмы, дигән кебек зур күзләрен тагын да зуррак ачып карап торды да өйнең түр башына йөгерде. Караватта үзе кебек сап-сары чәчле курчак ята иде. Кыз, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, бер әтисенә, бер курчагына карап тора бирде.
 
- Ал инде, ал, сиңа алып кайттым бит, нәрсә карап торасың, - дип, әтисе Айсылуның хәлен җиңеләйтеп җибәрде. Кыз курчакны күтәреп алды да, әтисенә “рәхмәт” тә әйтә алмыйча, өстәл янына килеп утырды.
 
Менә бит хәзер аның да курчагы булды, хәзер ул да инде кызлар белән уйнарга чыгачак. Ләкин курчак кайта-кайта ачыккандыр, чәй эчереп алырга кирәк, дигән уй белән Айсылу үзенә чәй ясаганнарын көтә башлады.
 
Әнисе чәй ясап биргәч, курчагын кыстый-кыстый, күчтәнәчләр белән сыйлады ул, үзе ашарга да онытып, әллә курчак өчен - әтисенә, әллә чәй ясап биргән әнисенә “рәхмәт” диде дә, өстәл артыннан сикереп төшеп, урамга чыгып йөгерде. Кызлардан сөенче алырга ашыга иде ул.
 
2
 
Аларның авылы бик кечкенә, 30 - 40 йорттан торган бер урам инеш буйлап сузылып киткән. Бер ягында киң иген басулары, ә икенче ягында күккә ашкан кебек биек тауны уратып алган урман үсеп утыра. Халык бу инешне бик ярата, бәлки шуның өчендер дә авыл Инеш дип атала. Авылның төньягындагы урманда чишмә бар, ул да үзенең челтерәп аккан саф суын инешкә коя.
 
Авылның яшь кызлары, киленнәре шушы чишмәгә суга йөриләр. Ком белән ышкып ялтыраткан чиләкләрен мөлдерәмә тутыралар да, йә кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, йә үзләре яраткан җырларны җырлый-җырлый, йә авыл хәбәрләрен сөйләшә-сөйләшә кай-талар. Көннәр буе өйдә вак-төяк эш эшләп арыган хатын-кызлар өчен чишмәгә барып кайту да ял - урман һавасы рәхәтлек бирә, яңа көч өсти. Җәен генә түгел, көзге яңгырларда да, кышкы бураннарда да алар Саф чишмәдән су алалар.
 
Айсылу кебек кечкенә кызлар әнә шул кышкы бураннарны түземсезлек белән көтеп алалар. Карны әвәләп кыш бабай ясаудан, тәгәрәп-тәгәрәп тау шуудан да рәхәтрәк нәрсә бармы икән? Менә бүген дә Айсылу иртәрәк торды да, башка кызлар урамда күренгәләгәнче, кардан “өй” ясарга тотынды.
 
Ул иң зур көртне сайлап алды да көрәргә кереште. Көрәген дә көчкә генә күтәргән кызга “өй” ясау, әлбәттә, бер дә җиңел түгел иде. Ул бик тиз арыды, хәтта “өйнең” идәнен дә ясап бетерә алмады.
 
Бу вакытта инде әтисе утын ярырга чыккан, әнисе дә күрше коедан берничә көянтә су кертергә өлгергән иде. Айсылуның “өй” төзеп маташуын баядан бирле күзәткән әтисе:
 
- Әллә, кызым, арыдың инде, әйдә, мин сиңа бераз булышыйм, - дип, кулыннан көрәген алды.
 
Шатлыгыннан аруын да оныткан кыз әтисенә сораулы караш ташлады.
 
- Ә син, әти, нәрсәләр эшләргә уйлыйсың? Мичме, өстәлме, әллә урындыклармы?
 
- Барысын да эшләрбез, кызым, тик син дә миңа булыш, яме. Әнә сарай эчендәге бәләкәйрәк көрәкне алып кил әле, - дип, әтисе мич ясарга тотынды.
 
Бераз эшләгәч, мичнең авызы да ясалды, киемнәр киптерә торган өлеш тә килеп чыкты.
 
- Бар инде, Сылу, оекларыңны киптерергә чыгар, хәзер мичкә ягып җибәрербез, - диде әтисе шаярып. Ә Айсылуга шул җитә калды, өйгә йөгереп керде дә үзенең генә түгел, дәү әнисенең дә, энесенең дә оекбашларын алып чыгып, “мич” башына куйды. Әтисе шул арада өстәл дә ясап куйган, урындыклары да әзер иде. Ул кызының шундый шатлыгын күреп, елмаеп карап торды.
 
- Ә хәзер мин кунаклар чакырырга барам, син мичне ягып җибәр инде, әти, яме, - дип зурларча әйтеп куйды Айсылу һәм урамга чыгып йөгерде. Ә аның “өендәге” “мич” башында оекбашлары гына эленеп калды.
 
* * *
 
Менә тагын табигать җиргә яз сулышын өрә. Агач бөреләреннән яшел яфраклар бәреп чыга, тирә-як хәтфә үлән белән каплана. Бөтен җирдән язга гына хас яңа тормыш, уяну исе аңкып тора, җирдән дымлы һава күтәрелә һәм тәннәргә ниндидер рәхәтлек, наз бирә. Тиздән шушы йомшак үләннәр өстендә, бип-бип дип, бәбкәләрнең сары йомгаклары тәгәри башлар, ата каз, бии-бии, яңа гына дөньяга килгән балаларын саклар. Айсылу да иптәш кызлары Гүзәл, Рәмзия, Зилә белән каз бәбкәләрен сакларга китәрләр, үләндә тәгәрәшеп, шаярышып бик күп уеннар уйнарлар.
 
Бүген Айсылу үткән җәйдә ясап калдырган “серле урыннарын” казып, чәчәкләрен алды, инеш буена төшеп, чиста итеп юды да кояшка куйды. Кышын, әнисе дәфтәрләр тикшергәндә, ул курчагына матур киемнәр теккән иде. Әнисе: “Нишләп һаман йокламыйсың, кызым?” - дип сораса: “Кич утырам әле”, - дип җавап бирә иде. Айсылу, матур кием кигән курчагын күтәреп, уенчыклары янына килеп утырды. Ул түземсезләнеп әтисенең эштән кайтканын көтә иде, чөнки бүген алар күчеп китәчәк авылга яңа өйләрен карарга барачаклар.
 
Алар имәнлеккә килеп җиткәндә кич җиткән иде инде. Әтисе Айсылуны машинадан күтәреп төшерде дә өйгә таба атлады. Ләкин Айсылу, җиргә ябышкан кебек, бер урынында басып тора бирде. Әтисенең берничә мәртәбә чакыруына карамастан, ул өй янына барырга теләмәде.
 
“Мин барыбер монда яшәмим, Илнур белән үзебезнең өйдә калам! Анда минем иптәш кызларым! Кемне мин кунакка чакырып уйнармын? Бу авылда инеш тә юктыр әле, булса да, безнең инешкә җитмәс ул, чишмәсе дә күренми. Әнә, тау итәге дә буп-буш, бер агач та юк, ичмасам! Ә безнең урманда җаның нәрсә тели шул бар! Юк, мин үзебезнең урманны шушы корып беткән үләнле тау башына алыштыра алмыйм. Безнең Дүрткол тау башындагы кебек яз көне юа, кузгалак, какы да үсмидер әле! Юк, юк! Айсылу ике аягының берсен дә атламаячак! Торсыннар монда әти-әниләре, дәү әнисе, ә ул Илнур белән үзләренең Инешендә калачак.
 
Айсылу, ачынып, машина янында һаман басып тора иде әле. Әтисе аның янына әйләнеп килгәч кенә уянып киткәндәй булды.
 
- Әйдә, әти, тиз генә кайтыйк өйгә, минем монда торасым килми, - дип әтисен ашыктыра башлады. Ә әтисе:
 
- Килерсең, килмичә кая барырсың, - дип кенә куйды.
 
Айсылу әтисенең аны аңламавына юл буена аптырап кайтты. Ул үзе дә бит шунда ничә ел гомер иткән, ничек ташлап китәргә мөмкин ияләшкән җиреңне?!
 
* * *
 
Чыннан да, Айсылудан Инештән китәргә телисеңме, юкмы, дип сорап торучы булмады. Иртәдән бирле инде ул үзен кая куярга белми йөри. Дөньяның яме дә, уенның тәме дә беткән иде аның өчен.
 
Тавыкларны бигрәк тә кызганды, канатларын кисеп, сымак капчыкларына тутырып бәйләп куйдылар. Үләләр бит инде, дип кайгырып, кыз чишәргә дә маташып карады. Юк, булдыра алмады. Менә әтисе дә машина алып килде. Үзе шат күренә. Машинадан төшү белән:
 
- Гөлгенә, әйберләрне чыгара башла, мин төярмен, - дип өй эченә кереп китте.
 
Айсылу аяк арасында буталып йөргән Илнурны бер читкә илтеп утыртты да әнисенә булыша башлады. Әнисе стенадан кыз чакта үз куллары белән чиккән чәчәкле келәмнәрне төшерде, Айсылу чынаяк-тәлинкәләрне ашъяулыкка төреп салды. Аннан комод өстендәге әйберләрне тартмаларга тутырдылар. Сания әбинең килене Фәридә апа да, әнисе Мәрьям әби белән Гайшә апа да килеп җиттеләр. Авылдагы бердәнбер укытучы күченеп китә бит. Монда калган балалар көздән Тугайлыга укырга йөри башлаячаклар. Айсылу аларны кызганып та куя, кышкы бураннарда, әче суык җилләрдә укырга йөрү бик кыен булыр бит! Әнисе шуны да аңламый микәнни?
 
Бервакыт Айсылу да, дәү әнисе белән Тугайлыдан кайтканда, кышкы буранда адашканнар иде. Төн җитте, алар юлны бөтенләй югалттылар. Үзләренең авылыннан ут күренерлек түгел. Кыш көне кешеләр тәрәзәләрен тыштан ябып куялар, кар яуганда, буранда сукыр лампа уты күренмәс була. Ничек итеп кайтып җиткәннәрен Айсылу хәтерләми инде. Ул үзенең бик курыкканлыгын, кычкырып еларга җитешкәнен генә белә...
 
...Бераздан әйберләр машинага төялеп бетте. Өстәл, шкаф, урындык кебек зур әйберләр генә калды. Айсылу өстәл янында бераз уйланып торды. Аның артында чәй эчеп утырулары нинди күңелле иде бит! Әни самавыр белән чәйнекне өстәлгә китереп утырткач, самавыр, чыж-быж килеп, “Уф, хәлем бетте, эссе” дигән кебек уф-пыф дип куя иде. Ә чәй ясаганда, чишмә суы челтерәп аккан тавышлар чыгара, борынны мәтрүшкәле чәй исләре кытыклый башлый. Сиңа чәй салганны гына озаграк көтәргә туры килә, чөнки башта дәү әнигә, аннан әтигә, аннан гына аңа ясап бирә. Илнурны итәгенә алып утыра да үзенә чәй ясый һәм бергәләп чәй эчә башлыйлар. Эх! Әгәр самавыр өстәлдә шулай җырлап утырмаса, чәй дә ул хәтле тәмле булмас иде. Әни дә бит аны кадерләп кенә йөртә, чистартып-ялтыратып тора.
 
Менә өйдән самавыр күтәргән әни дә чыгып китте. Айсылу шунда гына уйларга бирелеп әллә кайчаннан бирле басып торганын абайлады. Бөтен нәрсә төялеп беткән, өйдә мичтән башка бер генә әйбер дә калмаган. Ә Айсылуның чыгып китәсе килми генә бит! Әнисе кабат кереп, җитәкләп алып чыкмаса, мөгаен, чыкмас та иде.
 
Китәр вакыт та җитте. Күрше-күлән, иптәш кызлар барысы да капка төбендә җыелган. Олылар әти-әниләр белән саубуллашалар, ә Айсылу, зурлар кебек, үзенең иптәш кызларының кулларыннан кысып чыкты.
 
- Безне онытмагыз, килеп йөрегез! Юлыгыз уң булсын! - дигән авазлар машина кузгалгач та ишетелә иде әле...
 
Сау бул, Инеш! Айсылу алдында яңа дөнья, яңа тормыш ачыла. Ниләр генә вәгъдә итә икән ул аңа? Ак келәмнәр җәеп каршы ал син кызны, Имәнлек! Өмет белән, киләчәккә ышаныч белән яшәргә өйрәт, сәламәт итеп үстер. Хәерле юл сиңа, Айсылу!
 
3
 
Яңа авылга күчеп килгәненә ике ел үтте дигәндә Айсылу мәктәпкә укырга керде. Бәхет кошы үзенең зиннәтле, ләкин серле сараен ачып, Айсылуны белем дөньясына алып кереп китте.
 
Монда аның өчен бөтен нәрсә дә яңа, таныш түгел иде. Яңа киемнәр, портфель, аның эчендәге өр-яңа китап-дәфтәрләр, яңа кара савыты белән ручкалар – барысы да Айсылуның күңелен җилкендерә, аның тизрәк укып чыгасы, зур үсәсе килә иде. Ә үзе, бөтен иптәшләреннән дә буйга кечкенәрәк булганлыктан, тезелеп басканда, иң ахырда тора иде.
 
Айсылу әле дә булса Әлифбаның беренче битен укырга өйрәнүен хәтерли. Кышкы кич. Имәнлектә беренче кышлары. Әнисе дәфтәрләр тикшереп утыра. Дәү әнисе оекбаш бәйли. Айсылу Әлифба китабын актарып утыра, рәсемнәр карый, үз эченнән нидер сөйләнә. Менә әнисе дәфтәрләрен читкә алып куйды да:
 
- Кызым, әллә укырга өйрәнәбезме, кил әле минем яныма утыр, - дип, Айсылуның ризалыгын да сорамыйча, янына китереп утыртты.
 
Гөлгенә апа, Әлифбаның беренче битен ачып, кызына “а” - “у” хәрефләрен танырга, ничек кушып укырга кирәклеген аңлатты, рәсемнәргә карап сөйләргә өйрәтте. Дәү әнисе – Миңсылу әбекәй дә аларга кушылды. Айсылу бик тиз арыды: берничек тә авазларны бергә кушып әйтә алмый башлады. Урыныннан торды да: “Бүген өйрәнәсе килми, иртәгә укырбыз әле, яме”, - дип китапны ябып куйды. Көзге янына барып чәчләрен сүтте. Аның чәче җилкәсенә кадәр үскән иде инде, иртән, дәү әнисе үзенең чәчен үреп беткәч, Айсылуныкын да үреп куя иде. Ә бүген Айсылу чәчен башта әйбәтләп тарады да, икегә аерып, бер ягын үрә башлады. Менә сиңа, кирәк булса! Үреп тә куйды бит, әй! Ул шатлыгын кая куярга белмичә, кычкырып ук җибәрде:
 
- Әни, кара әле, мин чәчемне үрдем, үзем үрдем! Матур булганмы?
 
- Менә әйбәт булган, бар әле дәү әниеңә күрсәт. Хәзер мин үзем дә чәчне үрә алам инде, диген, - дип, елмаеп кызына сокланып карап утыра калды.
 
Шул көннән бирле Айсылу чәчен үзе тарап үрә. Әйбәт итеп укырга да өйрәнде. Мәктәптә укый башлагач та, ул гел “яхшы” билгеләренә генә укыды. Кайтып керү белән дәү әнисенә кулын күтәреп биш бармагын күрсәтә иде.
 
Ләкин шатлык озакка бармады. Бер өч ай чамасы укыганнан соң, Айсылу чирләп китте, түшәккә егылды. Тәннәренә су тулы шешләр кабарып чыкты. Аңа бик эссе иде. Кызуга түзә алмыйча, өсләрен ачып, төннәр буена саташып чыга иде.
 
Күзләрен көчкә генә ачып карый. Күрше Камал апаның: “Яшәмәс бу кыз, үләр инде”, - дигән сүзләрен ишетеп калгач, куркып, тагын да ныграк саташа-кычкыра башлады. Берничә көннән соң әнисе кызын төреп чанага чыгарып яткырды да больницага алып китте. Айсылу күзләрен ачып яктылыкка да карый алмый: ап-ак кар күзләрен камаштыра, кышкы салкын һава тынын куыра иде.
 
Врач әнисенә: “Бала скарлатина белән чирләгән, аңа берәр ай гел ятып кына торырга кирәк”, - диде.
 
Шулай бер ай вакыт үтте. Балалар мәктәптә Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләнәләр иде инде. Айсылуга да әнисе кар бөртеге күлмәген тегеп бирде, кургашлар белән бизәде. Тик менә ул бер бию дә, җыр да белми иде шул әле.
 
Шулай беркөнне Айсылу Илнурга ишекне эчтән бикләргә кушты да үзе мәктәпкә йөгерде. Мәктәп якын булганга, тиз генә барып җитеп, ишекне генә ачкан иде, классташларының кайтырга чыкканын күрде. Ә иптәшләре, Айсылуны күргәч, кире борылдылар.
 
- Апа, Сылу килгән, - дип, йөгерешә-йөгерешә, аны класска алып кереп киттеләр.
 
Кызлар белән бергә ул кар бөртекләре биюен өйрәнде, үзе ятлаган шигырьне укып күрсәтте. Әминә апалары балалар белән саубуллашты да кайтырга чыктылар.
 
Ә кайтса, әнисе ишек төбендә басып тора, өшеп беткән. Кызын күргәч, бөтенләй аптырады:
 
- Син кайда йөрдең? Мин сине өйдәсеңдер, нигә ишекне ачмый икән, дип уйлаган идем, - дип сораша башлады.
 
- Мин, әни, мәктәпкә бардым, кар кызлары биюен өйрәндем. Өйне Илнурга эчтән бикләргә кушкан идем, - диде куркынып.
 
Ә Илнур бу вакытта йоклап ята икән. Ишекне күпме генә шакысалар да, уянмады. Аптырагач, тәрәзә кага башладылар. Бик озак тырышкач кына, малай уянып китте һәм ишекне килеп ачты.
 
...Менә Яңа ел бәйрәме дә килеп җитте. Ул төнне Айсылу керфек тә какмады. Таң атканда гына йоклап киткән иде, инде торырга да вакыт җиткән.
 
Чыршы бәйрәмендә бигрәк тә күңелле була икән! Айсылу үзенең авыру икәнлеген дә онытып җибәргән: шат җырлар, матур биюләр белән үтте бу бәйрәм. Халык таралыша башлагач, кыз, чыршы утларына, уенчыкларына карап, озак кына басып торды. Аның чыршыны, Кыш бабайны бер генә дә ташлап китәсе килми иде.
 
* * *
 
Уку арасында кышның, карлы бураннарын ияртеп, китеп барганы сизелми дә калды. Чәчәкле шәлен бөркәнеп җиргә тагын Яз сылуы килде, көтү-көтү булып җылы яктан кошлар кайтты. Айсылуга да бу яз шатлык алып килде: аның хәзер кыз сеңелесе дә бар. Исеме дә бит нинди матур – Ләйсән. “Язгы җылы яңгырны ләйсән яңгыр дип атыйлар”, - дип аңлатты аңа әнисе. Айсылу хәзер
 
сеңелесе яныннан китми дә: бигрәк ярата нәни балаларны, тик еламасыннар гына. Җылы көннәр башлану белән ул Ләйсәнне коляскага салып тышка алып чыкты. Алар апалы-сеңелле, бер-берсе белән “сөйләшә-сөйләшә”, саф һавада йөрделәр.
 
Ләйсән кечкенә булса да, көлә дә, елмая да, алдында яткан уенчыкларын шылтыратып уйный. Арыгач, күзләрен йомып йоклап китә. Аның сул як күзендә кып-кызыл миңе бар. Айсылу сеңелесенең йөзенә, сөйкемлелек биреп торган миңенә карап утырырга ярата иде.
 
“Тизрәк үссен иде дә без бергәләшеп мәктәпкә йөрер идек, өйдә әнигә булышыр идек”, дип Ләйсәнгә карап хыяллана иде.
 
Тыныч йокы сиңа, Ләйсән! Синең йокыңны зәп-зәңгәр тынычлык күге саклый, баш очында, бәхет нурлары сибеп, кояш балкый. Кайгы күрмичә, бәхетле булып үс!
 
4
 
Алар икәүләп акрын гына атлыйлар... Әнисе белән кызы... Икесенең дә башлары иелгән, гүя алар алларында яткан юлдан башка берни дә күрмиләр. Озынкул авылына кергәч, аларга очраган бер апа:
 
-Сез кайдан? -дип сорады.
 
-Зиректән, -дип җавап кайтарды әнисе. Айсылу чак кына Имәнлектән, дип әйтми калды. Әнисе Зиректән дигәч, шулай кирәктер, мөгаен, дип уйлады.
 
Әле кайчан гына алар әнисе белән көлешә-көлешә мәктәптән кайталар, кер юалар, өй җыештыралар, мунча ягалар иде. Инде офык читенә җиткән кояш та, аларның эшенә сокланып елмая-елмая, кып-кызыл булды һәм кинәт кенә баеды.
 
-Иртәгә дә көн бүгенге кебек аяз булыр ахыры, -диде әнисе, кояш баеган якка бераз карап торгач. Айсылу, кызыл шәфәкъ нурларыннан ал төскә кергән болытларга карап, үзен сихерле әкият дөньясына кереп киткән кебек хис итте.
 
Ләкин, шушылай күккә карап сокланып утырганда, аны гел кемдер бүлә. Менә бүген дә туйганчы болытларда гизеп йөри алмаганына көрсенеп куйды Айсылу. Аны уйларыннан машина тавышы бүлдерде. “Әти кайтадыр”, -дип, капканы барып ачты. Ләкин машина, капкага керә алмыйча, туктап калды. Әтисенең тагын исереп кайтканы көн кебек ачык иде. Менә ул, машинадан төшеп, авыз эченнән сөйләнә-сөйләнә, аяк киемнәрен дә салып тормыйча, өйгә кереп китте. Бераздан аның кычкырган тавышлары ишетелә башлады. Ул күптән инде һәр көнне диярлек тавыш чыгара иде. Ун яшьлек Айсылуның йөрәге, әнисен кызганудан, тагын сызланып куйды. Ләкин бүген әтисенең кычкырган тавышы озакка сузылмады. Өйгә Инештән күченеп килгән Фәридә апа кереп киткән иде. Бераздан: “Бар кит! Күземә күренәсе булма! Кайтсаң да, кертмәм! Бар, дим, шәп кенә чыгып кит моннан!” -кебек исерек авазлар ишетелде.
 
...Әнисен ул шулай өйдән куып чыгарды. Шул көннән соң әнисе өйгә кайтмады да, күренмәде дә. Тик бер көтүче генә: “Әниегезне урманда күрдем”, -дип сөйләнгән, диделәр. Ә Айсылу, берничә көн үткәч, әнисенең Бибисара апаларына кереп киткәнен күреп алды да Ләйсәнне урамда уйнатып йөргән җиреннән шунда йөгерде.
 
Дәү әнисе каян күреп-белеп алгандыр, ул да килеп тә җитте.
 
-Баланы карар урынына кайда качтың! Әниеңнең сөтен имәргәмени, -дип Айсылуны тарткалый башлады. Шулвакыт әнисе кызын кочаклап алды да:
 
-Кит, балага тимә, җибәрмим мин аны, -дип елап җибәрде. Дәү әнисе нидер каргана-сөйләнә, төкеренә-төкеренә чыгып китте.
 
-Әйдә, кызым, киттек дәү әниеңнәргә, монда барыбер безгә көн булмас, -дип, әнисе Бибисара апа белән саубуллашып, Айсылуны җитәкләп юлга чыгып китте.
 
Алар машинадан төшеп, Озынкулга кергәч, баягы апаны очраттылар. Җәяү барырга озак иде әле. Бераз баргач, тынлыкны әнисе бозды:
 
-Дәү әтиләренә баргач, хәзер мин сездә торып укыйм инде, дип әйтәсеңме, кызым, -дип сорады ул.
 
Айсылу җавап кайтара алмады. Әнисе шулай дигәнгә ул бик шат иде: “Аларда гына торсак, нинди рәхәт булыр иде безгә әни белән. Исерек әтине бер күрмәсәм дә, риза булыр идем. Тик менә Ләйсән белән Илнур гына кызганыч шул. Аларга бездән башка күңелсез булыр инде”, дип уйлады ул. Ләкин Айсылуның хыяллары тормышка ашмады. Әнисе икенче көнне үк кайдадыр китеп барган иде.
 
Гөлҗимеш әбисе аңа:
 
-Әниең өегезгә кайтып китте, апайларыңны сагынган, -дип кенә җавап бирде.
 
“Тормыш дигәнең бигрәк тә аңлашылмый торган, катмарлы нәрсә икән ул. Нигә дип әни шунда тагын интегеп яшәргә кайтып китте инде, һич тә аңламыйм. Әти-әнисе янында гына минем белән торса, ярамыймыни?” дигән сорауларга җавап таба алмыйча, озак уйланды ул.
 
* * *
 
Айсылу класстагы иптәшләре арасында иң яхшы укучыларның берсе иде. Әллә әнисе укыткангамы, йөзенә кызыллык китермәслек итеп тырышып укый, иптәшләренә дә ярдәм итә. Портфелендәге китап-дәфтәрләре һәрвакыт пөхтә, чиста. Аның бөтен китаплары да тышлаган, дәфтәрләрендә бер тап та күрмәссең. Дүртенче класстан бирле эчле ручка белән яза башлагач, кара савыты да түгелеп, уку әсбапларын пычратып язаламый иде, әлбәттә. Өй шкафындагы китаплары да тип-тигез итеп тезелгән, кирәкмәгән бер әйбер дә күренми.
 
Ул шулай яшьтән үк чисталыкны, тәртипне яратып үсте. Моңа әнисе, мөгаен, сәбәпче булгандыр. Айсылу аның китапларына карап сокланмый идемени? Өйне чиста итеп җыештыруны да ул әнисеннән өйрәнде. Өлкән кыз булганлыктан апайларын карау да аның өстенә төшә иде. Хәзер Ләйсән дә үсте инде: аңа яз көне өч яшь тулды. Ә Илнур апасы кебек укучы булды: ул икенче класста укый. Тик... әтисе генә Айсылуга шул килеш “үсмичә” калган кебек тоелды. Үткән ел җәй көне булган вакыйгалардан соң ул бер дә үзгәрмәде: әнисен һаман шулай кыерсыта бирде. Әтисе Айсылуга кычкырып янаганда, әнисе кызын якласа:
 
-Ботлама балаңны! -дип кенә кычкыра иде.
 
Айсылу хәзер, әнисе өйдә булмаганда, өйгә кайтырга курка, нинди дә булса эш табып, мәктәптә калырга тырыша. Алар төштән соң укыганлыктан, дәресләр бетеп, кайтырга вакыт җиткәндә караңгы төшкән була. Айсылу бигрәк тә урамдагы этләрдән курка иде, җитмәсә, көзге пычрак вакыт. Бервакыт аны эт беләгеннән тешләп алган иде, шуннан бирле ул этләрдән курка башлады. Ә бүген ул этләрдән куркып кайтмый тора иде микән? Әллә әти тиешле кешедәнме?.. Шулай да ул әнисенең дәрестән чыгуын көтеп алды. Ләкин әнисе:
 
-Бар, кызым, син кайт инде, укытучыларның бүген җыелышы була, -дигәч, елар хәлгә җитеп, кайтып китте. Бүген, бәхеткә каршы, аңа урамда эт тә очрамады, пычракка да егылмады. Өйләренә кайтып, өчтуган апасы Рәзинәне күргәч, Айсылуга җиңел булып китте. Ул бәрәңге әрчеп табага кыздырырга салды да телевизор карап утырган якка дәрес әзерләргә кереп китте. Бишенче класс географиясен ачып салды һәм өйгә бирелгән теманы укырга кереште.
 
Ләкин озак утырып торырга туры килмәде, әтисенең:
 
-Холодильникны чистартып куй әле, нәрсә анда абыстай кебек түр башына менеп утырдың! -дип боерган тавышын ишетте.
 
Айсылу җавап бирми генә укый башлаган темасын укып бетерергә уйлады. Инде бик аз гына калган иде. Ләкин әтисенең каты куллары аның беләкләреннән тотып, җилтерәтеп бәләкәй якка алып чыгып китте. Айсылу нәрсә булганын абайларга да өлгермәде, әтисе каешын чөйдән алды да кыйный башлады. Дәү әнисе читтә карап торуын белде, ә Рәзинә апасы зур якта тыныч кына утыра иде. Кыйналып яткан кечкенә кызның елавы гына ишетелеп тора. Әтисе арыды ахрысы, каешын тотып, канәгатьлек хисе белән зур якка телевизор карарга чыгып китте. Ләйсән генә бу вакытта, апасының хәлен аңлаган кебек, тезләреннән кочаклап елый иде. Әтисе тагын өстәл янында утырган Айсылуга селтәнә башлагач, Ләйсән ни эшләргә белмичә, апасын урап йөгереп йөри башлады:
 
-Әттә, тимә апага, тимә, -дип кенә кычкыра ала иде шул әле ул.
 
Менә Айсылу кулыннан ычкынып китте дә яланаяк тышка чыгып йөгерде. Күтәрмәгә боз каткан иде. Әнисе янына мәктәпкә йөгерергә уйлап торганда, ишектән дәү әнисе килеп чыкты да, күзләрен акайтып, сөйрәп, өйгә алып кереп китте.
 
Әтисе аны тагын кыйнады... Ләкин берсе дә аларны араларга уйламады. Әнисе кайтып кергәндә, Айсылу ярсуыннан тыела алмый елый иде. Әтисе, берни дә булмаган кебек, бәләкәй якта караватта ятып тора иде.
 
Әнисе, кызының елап утырганын күргәч:
 
-Кем тиде, кызым, - дип тә сорап карады, ләкин Айсылу җавап бирә алмады. Ул акылын югалткан кеше кебек, берни дә аңламыйча, елады да елады.
 
Әтисенең генә яткан җиреннән:
 
-Мине тыңламагач, бер-ике суккан идем, шуның өчен дөнья яра, -дигән тавышын ишетте.
 
Шул вакытта Айсылуның дөньяда бер генә минут та яшисе килми иде. Аның өчен хәзер бар да бер. Хәзер аның әтисе юк. Ул беткән, йөрәгендә мәңгелеккә таш, боз булып каткан, гомерлеккә эретә алмаслык боз кисәге ул...
 
Айсылу бу көнне ятим калды...
 
* * *
 
Алтынчы класска укырга килгәч, иптәшләре Айсылуны дружина советы әгъзасы итеп сайладылар. Шул көнне үк аның тормышында яңа борылыш ясарлык вакыйга булды: дружина советы утырышында аны дружина советы председателе итеп тә куйдылар. Айсылу шатлыгыннан өенә ничек йөгереп кайтканын сизми дә калды, хәтта аяклары җиргә тимәгән кебек булды. Ләкин әнисе ни эшләптер кызының шатлыгын уртаклашырга ашыкмады:
 
-Көннәр буена мәктәптән кайтмассың инде болай булгач, әллә эшләгәнең өчен алтын бирерләр, дип уйлыйсыңмы? – дип кенә куйды.
 
Ни генә булмасын, Айсылу җаны-тәне белән эшкә кереште. Көннәр буе нинди дә булса кызыклы уен, сөйләшү, утырышлар уйлап йөри иде дә өлкән пионервожатый Зилә апага уен барып сөйли, киңәшләшә иде.
 
Ә Зилә апа үзенең булышчысының дружина өчен тырышып йөрүен күреп куана, Айсылуның тәҗрибәсез уйлары бик килеп чыкмаса да, Зилә апасы аны хуплый, аның белән килешә иде. Айсылуга да бу кечкенә буйлы сары озын чәчле дүрт бала анасы – Зилә апа үзенең һәрвакытта да шат булуы, елмаеп торуы белән ошый иде.
 
Айсылуның үзенә дә дружина эшләре белән мавыгып йөрүе ошый иде, чөнки хәзер ул әтисенең күзләре белән дә сирәк очраша. “Авызың тулы кара кан булса да, дошманың алдында төкермә”, дигәннәр бит. Айсылу әнә шулай кайгыларын эченә җыя барды. Әнисенә беркайчан да дәү әнисенең яки әтисенең сүзләрен ишеттерми иде. Аның йөрәгенә тоз саласы килмәде Айсылуның. Болай да инде ул әнисенең балалары өчен генә шушы өйдә яшәгәнен аңлаган иде.
 
Әтисенең бик сирәк, тик өйдә чит кешеләр яки туганнар булганда гына “кызым” дип дәшүен ишетә, ә башка вакытта төрле начар исем белән дәшә ул Айсылуга. Нигә шулай рәнҗетә икән ул баланы? Эш кушса да, гел кычкырып кына дәшә, ә уку турында сорашканы да юк.
 
Айсылу ут йотып яшәде. Әтисен күрү белән ул калтырана, кычкырып җибәрүеннән куркып яши. Әтисе бала җанлы булмагандыр инде, бервакытта да Айсылуның эшеннән риза булмый. Шулай бер җәй көнендә, әнисе Уфага укырга киткәч, Айсылуның берүзенә бәрәңге күмәргә туры килә. Аның кечкенә куллары бик тиз арый. Ләкин ул, үзе бүлеп алган өлешне эшләп бетмичә, ашарга да керми иде. Айсылуның характерында кечкенәдән үк тәрбияләнеп килгән бик яхшы сыйфат бар: ул бер эшен башласа, җиренә җиткереп, яхшы итеп эшләп бетерә, аннан соң гына икенче эшкә тотына.
 
Шулай ул берничә көн эчендә бәрәңгене күмеп бетерде. Иң соңгы көнне генә төнлә яшенләп, күк күкрәп көчле яңгыр яуды. Икенче көнне эшләргә аз гына калган иде. Әтисенең исенә бәрәңге төште булса кирәк, шул көнне ындырга чыкты да бөтен көченә бәрәңге күмгән кызына:
 
-Начар күмгәнсең! Миннән киткәнче -иясенә җиткәнче, дип кенә эшләгәнсең. Иртәгә яңадан эшли башла, -дип баланың күңеленә зур җәрәхәт салуын башына да китермәгәндер. Айсылуга дөньяның асты-өскә әйләнеп киткәндәй тоелды: күз аллары караңгыланды, кыска гына гомерендә ничәнче тапкыр инде йөрәге өзелеп төшкәндәй тоелды аңа...
 
ДӘВАМЫ БАР
Фото: пиксабай

Тәслимә ГӘРӘЕВА
Бердәмлек
№ --- | 16.03.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»