|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2022 Җәмгыять
Казанда 84 яшьлек ветеран кайнар сусыз, түшәме җимерелгән подъездлы йортта яшиМассакүләм мәгълүмат чараларында Казанда яшәүче 84 яшьлек хезмәт ветеранының тузган йортта яшәве турында мәгълүмат чыкты. Хәбәрдән күренгәнчә, йортта кайнар су юк, ә подъездда түшәм өлешчә җимерелгән. РФ Тикшерү Комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, өлкән яшьтәге ханымга яңа торак комплексында фатир бирелергә тиеш булган, әмма ветеранга яңа торак бирелмәгән, дип яза Татар-информ.
Әлеге факт буенча тикшерү башланды. Тикшерүчеләр бу хәлнең шартларын ачыклый, шулай ук өлкән яшьтәге ханымның мондый шартларда яшәвенә юл куйган вазыйфаи затларның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|