поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.03.2022 Шоу-бизнес

Винера Ганиева: Тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим

Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева сәхнәдә үзен артык гади тоткан җырчыларны хупламавын әйтте.

«Кайбер артистлар сәхнәгә: „Казан, сәлам, ничек кәефләр?“ — дип килеп чыга. Мин бу әйберләрне дөрес түгел дип саныйм. Кайберәүләр үзләрен гади, по-братански итеп тотып, оста сөйләргә дә тырыша. Дөрес, алар залларны тутыра, ләкин тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим. Без бит югары сәнгатьне пропагандаларга тиеш», — дип белдерде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәдә.
 
«Хәзер кызыклы хәлләр, кешене көлдерер өчен мәзәкләр сөйләү китте, ә моның өчен бит аерым юмор осталары бар. Җырчылар кешене көлдерергә тиеш түгел, алар җырлары белән уйландырырга, кайбер дөрес булмаган фикерләрен башка юнәлешкә борырга тиешләр. Тавышыннан ләззәтләнеп, һәр тамашачы концерттан соң өенә күтәренке рухта кайтырга тиеш», — дип саный Винера Ганиева.
 
Ул җырчы сүзгә дөрес басым ясарга, сәнгатьле итеп көйләргә, сәхнәдә үзен профессиональ тотарга, матур, затлы киенергә тиеш, дигән фикердә. 
 
«Кайбер җырчыларның тавыш мөмкинлекләре дә күренми, алар янында оста биючеләр, музыкантлар игътибарны күбрәк үзенә җәлеп итә кебек. Алар концертның атмосферасын тотып, шоу тудыралар. Эчтәлеге бик тирән булмаган, халыкның зәвыгын бик төшерә торган, ниндидер ритмга салынган попса, кешене ритмда дулкынландыру, биетү, җыр арасында ниндидер сүзләр кыстыру — шушылар еш күзәтелә», — диде.
 
Винера Ганиева җырчының кием мәсьәләсенә дә тукталды. «Кайбер җырчылар үз образларын дөрес тапмый. Үзләренә килешле прическага да кагыла бу… Матур, затлы концерт күлмәкләре белән салоннар тулган, ләкин кайбер җырчылар шуны сайлый белми. Синең җырларыңа, образыңа туры киләме-юкмы — шуңа игътибар итәргә кирәк», — дип киңәш бирде.
Фото: җырчының инстаграм битеннән
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.03.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»