|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2022 Шоу-бизнес
Бүген Салаватта туй: 19 яшьлек улы Рөстәмнең никах көне (ФОТО)Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновларда бүген туй мәҗлесе гөрли: җырчының 19 яшьлек улы Рөстәм белән кәләш Рузия Бәшированың никах көне. Мәҗлес «Туган авылым» ресторанында уза. Аны Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова алып барачак. Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Рөстәмнең Чаллыда автоузышлар вакытында сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясавын хәбәр иткән идек. Егет «Салават кубогына» узышлар вакытында бөтен кеше каршында Рузиягә йөзек бүләк итте. Кәләш бәхетеннән елаган иде хәтта.
--- |
Иң күп укылган
|