|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2022 Җәмгыять
Зимфира Гыйльметдинованы искә алу кичәсе булаЖурналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе булган, "Матбугат.ру"ның якын дусты Зимфира Заһид кызы Гыйльметдинова узган елның 15 декабрендә вафат булган иде. Аның кинәт үлүен бик авыр кичердек. "Наным" дип эндәшүләре әле дә колакта. Үзе яшь кызлар кебек булса да, яше бар иде инде аның. Исән булса, 13 март көнне 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итәр иде. Кызганыч, юбилеен бәйрәм итү насыйп булмады. 13 март көнне 13:00 сәгатьтә туган авылы Теләче районы Балыклы авылында Нәфисә Сагбиева нияте буенча Зимфира Заһид кызын искә алу кичәсе узачак. Күп кенә күренекле артистлар, хезмәттәшләре, дуслары килер дип көтелә. Рухы шат булсын...
--- |
Иң күп укылган
|