поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.03.2022 Язмыш

Яман шеш белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанова: «Бәхетсез булу – әдәпсезлек»

Нәфисә Сабирҗанованың көче нәрсәдә дигән сорауга аның укучысы, тамашачысы, ихласлыкта, дип җавап бирер иде. Җырлары шуңа популяр, шигырьләре шуңа күңелдә озак сакланадыр, мөгаен. Күптән түгел, без аны яңа яктан ачтык. Хәер, безме, улмы икән? Популяр шагыйрә, җырлар авторы, журналист куркыныч авыру турында ачылып сөйләшүгә ризалашты. Нәфисә Сабирҗанованың тормышында, иҗатында нинди үзгәрешләр булган – без шул хакта сөйләштек.

–  Сез нәфис хатын-кыз үрнәге булып, социаль челтәрләрдән елмая, матур җырлар белән сөендерә, лирик шигырьләрегез белән уйландыра идегез. Берара юкка чыктыгыз, аккаунтларыгыз ябылды һәм күптән түгел генә бөтенләй яңа кеше булып ачылдыгыз. Нәфисә апа, нәрсә булды, ниләр кичердегез, укучыларыгыз белән ачылып сөйләшергә кайдан көч таптыгыз?
 
– Социаль челтәрләргә, халык белән аралашуга гамь калмый торган вакытлар була. Мин әнә шуны кичердем. Аның башы да гыйбрәтле, әйтерсең лә, мине уятып җибәрделәр һәм тормышка чытырдап ябышып көрәшергә мәҗбүр иттеләр. Узган елның сентябрь ахыры иде ул, Казанга дусларыбызның никах туена бардык. Мәчеттән чыккач, миндә кинәт кенә хатын-кыз авырулары кузгалып китте, эчем кисеп-кисеп авырта башлады. Әлмәткә шактый вакыт кайтасы булганга, даруханәгә тукталып, дару алдык, шуны юлда да, кайткач та эчтем. Икенче көнне табибка бару турында уйламыйм да, үзлегемнән дәваланам, өч көндә терелгән кебек тә булдым. Дүртенче көндә теге даруның «файдасы» тиде – сул як күкрәктә түзеп булмаслык авырту башланды. Шул чакта күкрәктә ниндидер каты шеш барлыгын тойдым. Табиб исә, беренче карауда ук, яман шеш, стадиясе дә зур, дигән диагноз куйды. Аңа ышанырга теләмичә, эчтән генә сүгеп, Әлмәт телевидениесендәге «Җомга» авторлык тапшыруымның юбилеена әзерләнә башладым. Янәсе, миннән башка кем үткәрсен инде аны?! Шулай итеп вакыт үтте. Туган көнемә балалар кайткач, аларга хәбәр иттем. Тынсыз, өнсез калдылар. Шуннан соң улым: «Әни, әйдә җыен, Казанга китәбез», – диде. Анда баргач, диагноз тагын бер кат расланды. Хәзер шул хәлләрне уйлыйм да, мөгаен, мин Ходай Тәгаләнең иң яраткан бәндәседер, дим. Ул мине гомер өчен көрәшергә мәҗбүр итте. Әгәр мәчеттә үк «хәбәр» биреп уятмаган, үзлегемнән дару эчеп чиремне көчәйтмәгән булса, мин әле һаман берни белми йөрер идем. Упкын читендә басып торганмын бит.
 
Башта үземдә паника булды, куркып калдым. Тора-бара бүтән вариант булмавын аңладым. Хәлемне ничек бар, шулай кабул итәргә, сабыр булырга тырыштым. Минем истерикага бирелүемнән кемгә файда? Балаларымамы, иремә, якыннарымамы, үземәме? Мин кичерәсен башка кеше кичермәс дигән хакыйкатьне аңлагач, ниһаять, сулыш алуы иркенәйде.
 
Социаль челтәрләргә үзем кичергәннәрне язуымның сәбәбе берничә. Мин аны озак уйладым. Чир тышкы кыяфәтне, киенү, гомумән, яшәү рәвешен үзгәртте. Бу, әлбәттә, тирә-юньдәгеләрдә күп сораулар тудырды. Тапшыру алып баргач, экранда да күренергә кирәк. Мин исә баштагы мәлләрдә стендапсыз эшләдем. Нигә алай, нигә болай дигән сораулар күбәеп киткәч, уптым илаһи җавап бирергә теләп, үзем турында пост яздым. Ахыр чиктә, бөтен кеше алдында ихлас буласым килде. Шулай да төп сәбәп: минем хәлгә калган кешеләр бихисап бит, дигән уй иде.  Без дә яшәргә лаеклы, без дә шундый ук кешеләр, безне кызганырга кирәкми, дип әйтәсем килде. Бәлки киңәшләребез белән уртаклашырбыз, бергәләп көрәшербез дигән өмет тә бар. Үземә дә бу зәхмәтне җиңгән үрнәкләр бик кирәк.
 
– Мөгаен, бу сезгә иң еш бирелә торган сораудыр: тормышның тәмен югалтмас өчен  нишләргә (нинди булырга) кирәк?
 
– Эх, әгәр без һәрбер вак-төяккә борчылган кебек һәрбер вак-төяккә шатлана да белсәк икән! Без күпкә бәхетлерәк яшәр идек. Җыен юк-барга хафаланырга кирәкми, дияр идем. Тормышның кадерен белик. Ул – безнең иң зур байлыгыбыз. Табиб миңа күбрәк җәяү йөрергә кушты. Хәзер җәяү барганда каршыга килгән кешеләрне күзәтәм. Елмайган йөз күренми! Барысының йөзләре җитди яки чытылган, башлар аска иелгән, бигрәк куркыныч. Бөтен бәла, хәтта чирләрнең башы да шатлана белмәүдән бит.
 
Соңгы вакытта мин рак каян килеп чыга дигән темага  фәнни язмалар күп укыйм. Аның беренче сәбәбе – нәселдәнлек. Безнең нәселдә бу чирнең булганы юк. Калган сәбәпләргә килгәндә… Холкым буенча мин – позитив кеше, зарланырлык җирдә дә зарланмыйм, юктан да рәхәт табып, күңелне күтәрәм, яратып-яратылып яшим. Минем очракта төп сәбәп – стресс. 22 яшьлек, өйләнергә йөргән олы улыбыз Айдарны югалту кайгысы  ул бетә яки кими торган түгел, ул – гомерлек.
 
Сазлыкка баткан кеше нишли? Баскан урында, әле бер, әле икенче аягыңны алып, таптанып торудан файда юк. Аннан чыгар өчен кул белән таянып, этелеп китәргә нинди дә булса каты, ышанычлы урын эзлисең. Тапкан очракта да, ул әле бәладән тулаем котылу түгел, ә бәлки беренче адым гына. Минем таяныр урыным – гаиләм, якыннарым, дусларым, аларның җылы сүзләре, догалары булды. Тик кешеләрдән ярдәм көтеп утыру гына коткармый, үзеңә дә тырышу кирәк. Мәсәлән, игелек кылу, үзеңнән дә авыррак хәлдә калган кешеләргә рәхмәт өмет итмичә ярдәм итү беренче чиратта синең үзеңне коткара. Каядыр бару, күңел ачудан да вакытлыча онытылып торырга була. Әмма аннан соң кире чынбарлыкка кайту тагын да авыррак булырга мөмкин. Ә игелекле эштән соң, вакытым заяга узмады лабаса, дигән уй бик тә ярдәм итә.
 
– Сез шоу-бизнеста да, шигърияттә дә үз урыныгызны тапкан кеше. Авыр чакта ярдәм кулы сузучылар булдымы?
 
–  Социаль челтәргә язгач, җылы сүз, яхшы киңәш бирүчеләр бик күп булды. Иҗатташ дусларым да, ярдәм кирәк булса, без янәшәңдә, дип яздылар. Әлегә минем өчен ярдәм бары тик – дога. Дәваланам, химия алам, операциягә әзерлиләр. Препарат үз эшен эшләп, яхшы нәтиҗә бирсен иде, дип телим. Үземне озын, бәхетле тормышка программалаштырам.
 
– Сез көчле хатынмы?
 
– Ике комментарийның берсенә, син – көчле хатын, дип язалар. Бәлки. Тыштан мин күпләргә шулай күренәмдер. Хәсрәт кичергәч тә, елмаеп, экранда тапшыру алып барырга, сәхнәгә чыгарга туры килде. Хәзер дә кеше алдында кайгыга батып йөрмәскә тырышам. Беләсезме, мин бер мизгелдә бәхетсез булу ул – әдәпсезлек (не прилично) дип аңладым. Керләнгән кием, күлмәккә тамган тап кебек. Шуннан соң үз аңым, уйларым өстемдә эшли башладым. Иң кызыгы шул: күпмедер вакыт үткәннән соң, үземне бәхетле итеп сизә башлаганда, минем тормышымда берни дә үзгәрмәгән иде. Гаҗәп бит! Ә менә табиб, рак ул – нәкъ көчле хатыннар чире, диде. Бөтенесен эчкә җыюның нәтиҗәсе хәзер чыга, ахрысы. Шулай булгач, дөрес микән ул көчле хатын булу, белмим.
 
– Бер әңгәмәдә сез шоу-бизнеста  да, шигърияттә дә ихласлык югалды шикелле дигәнсез. Хәзер хәлләр ничегрәк?
 
–  Тормышның бөтен өлкәсендә дә ихласлык, эчкерсезлек югалып бара кебек. Элекке кыйммәтләр арткы планда калды. Ә ихласлык турында ул әңгәмәдә укытучы булган чакларымны сагынып әйткәнмендер. Мәктәптәге балалар белән мөнәсәбәтләр, аларның самими күз карашлары, ни уйлый – шуны әйтүләре җитмәгәндер ул вакытта минем тормышта. Постлар яза башлавым да ихлас сөйләшүгә чакыру инде ул.
 
– Тышкы кыяфәтем үзгәрде, дидегез, иҗатыгыз да үзгәреш кичерәме? Нинди шигырьләр языла?
 
– Артык үзгәреш кичерә димәс идем. Никтер минем шигырьләр күбрәк сагышлы вакытта языла. «Нихәл, сагыш!» дигән шигырем дә бар.
 
Нихәл, сагыш! Тагын килдеңмени,

Аерылганга бик аз югыйсә?

Сөенергә, көенергә белмим,

Хәерлесен кала юрыйсы…

Исеңдәме, соңгы килгәнеңдә

Син шаккаткан идең тормышка,

Гаҗиз калган идең, җаннан чыккан

Үзәк өзгеч минем тавышка.

Көтми килгән дустым, миңа җитә

Күрешүнең кайчак азы да.

Син йөрәккә төшкән чакларымда

Иң шәп шигырьләрем языла.

Сагышкаем, синең визитларны

Бүлеп була вакка, эрегә…

Чынлап әйтәм! Миңа синең белән

Китү кирәк түгел әлегә.
 
Сагышны көтмисең, әлбәттә, әмма аны кичергәндә каләм очыннан иң шәп шигырьләр төшә. Җыр текстлары язарга туры килгәндә тон һәм мәгънә үзгә, билгеле. Аларда  ярату, соклану була. Җырлар рухи яктан күтәренке чакта туа.
 
– Гаилә турында сорамасак, дөрес булмас. Тыл көчле булмаса, сынауларны узып булмый торгандыр.
 
– Ул яктан мин бәхетле, тылым нык. Равил, мөгаен, мин терелеп бетүгә, кулинария буенча китап язар, ахрысы (көлә). Туклануның үз җае бар хәзер, шуңа күрә ирем кибеткә үзе йөри, минем бөтен рационны белә. Кирәк икән укол сала, кирәк икән чәчемне кырка (көлә). Улым Наил белән, кызым Альбинаның да ярдәмнәре зур, Аллаһка шөкер. Ә оныгым Тамерлан, гомумән, минем антидепрессант! Исән-сау гына булсыннар.
 
– Шигьрияттә кумирыгыз бармы?
 
– Күңелем белән берәр сорауга җавап эзләгәндә, нәрсә эшләргә белми аптыраганда, мин Саҗидә Сөләйманова китабын ачам. Аның иҗаты искиткеч бит ул. Беренче укыганда юллар арасындагы яшерен мәгънәгә бәлки төшенеп тә җитмисеңдер, алар укыган саен ачыла, яңа төсмерләргә байый. Ә инде тормыш укытучым дип мин Клара Булатованы атыйм. Аның гамәлләре, үз-үзен тотышы, дөньяга мөнәсәбәте – үзе бер мәктәп. Мине шигърияткә, журналистикага кереп китәргә мәҗбүр иткән кеше дә – Клара апа Булатова.
 
– Күңелегезгә бик якын булган өч җырыгызны атагыз әле.
 
– Әлмәттә яшәүче композитор Рәис Нәгыймов, шигырьләрең җырлап тора дип, берничә шигыремне сорап алды. Аның гөрләп иҗат иткән вакытлары иде ул. Мин исә, алар үзем өчен генә язылган, мин – математик, филолог түгел,  дип карыштым да әле. Рәис абый сүзендә нык торды, нәтиҗәдә берничә шигыремне алып, аның дүртесенә тиз арада көй язды. Шуларның берсе – Лилия Муллагалиева башкаруындагы «Күрми китмә» дигән җыр. Беренче җырым һәм өч авторы да Актаныштан булуы белән кадерле ул миңа. Икенчесе – хәзер халык җырына әйләнеп баручы «Ромашкалар» җыры. Аны инде русча да, төрекчә дә җырлыйлар. Гүзәл Уразованың кулы җиңел булды. Өченчесе – күңел халәтемә аеруча туры килә торган «Ак хыяллар» җыры. Аны Айдар Галимов башкара. Бу җырларның гомере озын булды, шөкер.
 
– Бик катлаулы чорда яшибез. Ничек уйлыйсыз, тормыш элеккеге эзенә кайтырмы? Кешеләр элеккечә яши алырлармы?
 
– Элеккеге законнар да, элеккеге тормыш та башка юк һәм булмаячак та дип уйлыйм. Кешеләр дә үзгәрде. Барыбыз да диярлек глобаль проблемалар турында сөйли башладык, бөтенебез дә сәясәтче булып китте, акыл өйрәтергә һәвәсләндек. Хәтта сәяси килешмәүчәнлек аркасында дусларын югалтучылар да бар. Безгә бу кирәкме? Сүз дә юк, югалып калдык, ышаныч бетте. Миңа калса, һәрберебез үз даирәбездәге вак кына нәрсәләрне хәл итсәк, элеккеге хаталарыбызны төзәтү өстендә эшләсәк, күбрәк игелек кылырга омтылсак – дөнья күпкә яктырыр, яхшырыр кебек миңа.
 
– Балачактагы иң матур бер мизгелне искә төшерик әле. Аның тәме, төсе, исе нинди? 
 
– Алма тәме, яшел төс, чәчәк исе… Соңгы араларда мин үземнең кайчандыр бик бәхетле булган мизгелләремне искә төшерә башладым. Шуларның берсе – әткәй-әнкәй яшәгән ихатадагы әткәй утырткан алма бакчасында корып куелган, әнкәй марлядан теккән чыбылдык. Мин аны нык ярата идем! Рәхәт иде җәйге кызу төннәрдә, юка җәймә ябынып, аның эчендә йоклау. Ә кайвакыт йоклый алмый ятарга… Әнкәй чыбылдыкның бер ягында форточка кебек ачык урын калдырып теккән. Мин шуның аша күренгән йолдызлы күккә карап ятам. Балачакның самими хыялларына чумып: ничек мин үсеп җитәм, нинди чибәр, белемле һәм танылган кеше булам, нинди матур гаилә корам, балалар үстерәм, ничек матур итеп үз йортымны бизим… Ә бит бәләкәй кызның бөтен хыяллары тормышка ашкан, тик минем генә хәзер шул чыбылдык эченә кире кайтасым килә. Бала чактагы кебек, булмастай эш юклыгына һәм әле барысы да алда икәненә нык ышанасым килә.
 
Гадәттә, авылларда яшелчә һәм бәрәңге бакчасы гына булса, Актаныш ягында исә шуларга кушып тагын өченче бакча да бар. Ул – өй кырындагы алма бакчасы. Безнең дә шулай иде. Минем әткәй – 1917, әнкәй 1922 елгы. Без гаиләдә 4 бала: өч кыз, бер малай үстек, мин – төпчеге. Алма бакчабызда һәрберебезнең үз алмагачы бар. Аларның һәркайсы үзенә генә хас тәмле алмалар бирә. Хәтта ул алмаларның тәме, формасы агач «хуҗасы»ның холкына да туры килгән кебек иде миңа. Эх, әнкәйле-әткәйле, самими хыяллы чаклар сагындыра шул.
 
– Бүген күңелегезгә нинди шигъри юллар туры килә?
 
«Бәхет сандыгы»
 
Гомер сукмагыннан озак
 
Барырга иде әле.
 
«Бәхет» дигән шул сандыкны
 
Табырга иде әле.

Эчендәге сәйләннәрен
 
Алырга иде әле.
 
Төс-битемә килешкәнен
 
Тагырга иде әле.
 
Шул чактагы ямьне җанга
 
Салырга иде әле.
 
Хыялыма һәрчак тугры
 
Калырга иде әле.
 
Блиц-сораштыру
– Ир-атка җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Ә хатын-кыз нинди һөнәрләрне белергә тиеш?
 
– Хатын-кызга җитмештән дә күбрәк һөнәрне белергә, әмма аларны кирәк чакта гына кулланырга, дим.
 
– Фильм караганда яки китап укыганда елыйсызмы?
 
– Елыйм, ләкин аны кешегә күрсәтмәскә тырышам.
 
– Әгәр сезнең тормышыгыз фильм ди. Ул ничек аталыр иде?
 
– О, моңа нык матур исем уйларга кирәк. Әйдә, уйлыйм әле.
 
– Шундый мөмкинлек бирелсә, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?
 
– Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Тормышның һәр көне, бәхетле мизгелләре, сынаулары – барысы да сабак бирде, бүгенге Нәфисәне бар итте.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»