поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.03.2022 Криминал

"Соңгы сөйләшүебез булган икән": Мамадыш районында укытучыны үсмерләргә бәйләнүдә гаепләгәннәр

Мамадыш районының Яңа Комазан авылыннан 40 яшьлек укытучыны үсмер укучыларга бәйләнүдә гаепләгәннәр. Шуннан соң укытучы үзенә кул салган. Бу хәбәр авыл халкына аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткән. 3 бала атасы Илназны барысы да яхшы яктан гына искә ала.

Мамадыш районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Әнисә Хазиева да, Илназ турында бер начар сүз әйтә алмыйм, ди.

— Ул бик көчле укытучы иде. Укучыларны олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләде, актив булды. Үз эшен яратты. Нәрсә кушсаң да, тырышып башкарды. Беркайчан “юк” дип әйтмәде. Аны районга лицейга да укытучы итеп чакырганнар иде. Тик Илназ максатчан дәүләт программасы буенча йорт салып чыккач, авылда төпләнеп калырга уйлады. Безнең өчен аның үлеме — зур югалту, — ди Әнисә ханым.

Илназ Низамиев Мамадыш районының Зур Шыя авылы мәктәбендә укыткан. Мәктәп директоры Лидия Баймурзина әлеге вакыйгадан арыган булса кирәк, без шалтыраткач: “Бу хакта сөйләшергә теләмим”, — дип трубканы куйды.
 
Илназның хатыны Эльмира да — укытучы. Ул күршедәге Шәдче авылы мәктәбендә укыта. Булачак ире белән Эльмира Алабугада студент вакытта танышкан. Шул чакта ук егетнең итагатьле, әдәпле булуы кызны җәлеп иткән. Ирле-хатынлы Чукоткада эшләп кайтканнан соң, алар авылда төпләнгәннәр. Өч малайлары үсеп килә. Олысына 15 яшь. Ул баян түгәрәгенә йөри. Уртанчылары көрәш белән кызыксына. Кечкенәсе йөзү белән шөгыльләнә. Эльмира өч бала атасының мондый эшкә баруына ышанмый.
 
— Илназ белән 16 ел яшәдек. Миңа кул күтәргәне, начар сүз әйткәне булмады. Начар ир булса, өч бала алып кайтыр идемме? Балалар дип яшәде. Үз эшенең фанаты иде, кызганыч, хәзер укытучыларга элекке кебек хөрмәт юк, укучылар башка, — ди Эльмира. — Үләсе көнне шалтыратты. Мин рульдә идем. “Тизлек яратканыңны беләм, зинһар, куып барма, берүк чапма, яме, үзеңне сакла”, — диде. Соңгы сөйләшүебез булган икән. Ник минем белән бу вакыйга хакында сөйләшмәде икән? Ни өчен үзенә кул салганын соңыннан гына белдек бит. Күрәчәгебез булгандыр инде. Күптән түгел кырыгын уздырдык. Еш төшемә керә. Гел елмая, ап-актан киенгән, саклаучы фәрештәм кебек, һәрчак янәшәмдә. Төшләремдә булса да күрә алам, дип юанам. Бик авыр хәл...
 
Мамадыш районы тикшерү комитеты әлегә бу вакыйга буенча комментарий бирми. Эльмира әйтүенчә, шикаятьтә көчләү турында сүз юк. Укытучы кызларга шикле итеп кагылган дип кенә язылган.
 
— Үзем дә укытучы булгач, мәктәп тормышын яхшы аңлыйм. Балаларга дәрес вакытында ялгыш та кагылып китәргә мөмкинсең. Укучылар, бигрәк тә авыл җирендә, безнең өчен балаларыбыз кебек. Уңышлары өчен мактыйбыз, артта калсалар, орышабыз да. Илназ да: “Кайбер укучылар укымый, шуңа гарьләнәм”, — дип сөйли иде. Әмма укучылар белән җитди бәхәскә кергәнен хәтерләмим. Аны хәзер гаепләсәләр дә, үзен яклый алмый бит. Кеше вафат булгач, аның турында теләсә нәрсә сөйләргә мөмкиннәр. Балалар әти-әни янында бер төрле, мәктәптә бөтенләй икенче. Интернет та күп нәрсәгә өйрәтә, — ди Эльмира. Хатын гаепләүче як белән элемтәгә чыкмаган. Бу эшне тикшерү комитеты җиренә җиткереп башкарыр дип өметләнә. Без дә, гаепләүче як балигълык яшенә җитмәгән үсмерләр булу сәбәпле, алар турында мәгълүмат бирә алмыйбыз.
 
Укытучыларга хәзер чынлап та җиңел түгел. Чит ил кинолары, виртуаль дөнья белән җенләнгән укучылар укытучының елмаюын, кырыс карашын да үзләренчә кабул итәргә мөмкин. Мондый очраклардан Аллаһ үзе сакласын, тикшерү эшләрендә хөкемдарлар гадел карар чыгарсын иде дип теләргә генә кала.
Фото: пиксабай
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 10.03.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»