поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
17.12.2010 «Сары бит»

Ләйсән Мәхмүтова моңарчы Сөләйманлы иде, хәзер Йосыфлы да булды

Бәби 3 декабрь көнне көндезге 2-3ләр арасында дөньяга аваз сала. Бала тудыру йортыннан әнисе белән улы 9 декабрь көнне кайта. Малай җирән чәчле, караңгы зәңгәр күзле. “Минем беренче улым да шундый иде башта. Беребезгә дә охшамаган. Бусы абыйсына охшаган менә. Кызык. Өстәвенә, һәрчак чәчләре тырпаеп тора. “Гадкий утенок, - дип көлә Ләйсән, - үскәч тагын матураеп китәр әле ул, абыйсы кебек”.

Бала табар алдыннан роддом тәрәзәсеннән кояш чыга, матур көн була. Бала табу белән Ләйсән ире Русланга хәбәр итәргә дип аның номерын җыя. Бар да җиңел узгангамы, әнинең тавышы бик тыныч була. 

- Русланым, малаебыз туды! – ди Ләйсән.

- Ярар, шаяртма инде, - дип җаваплый ире.

- Чын әйтәм! Килеп кара безне.

Ире бу яңалыктан бераз айныгач килеп җитә. Шатлыгының чиге булмый.

Ә менә бала туганчы беренче уллары, 7 яшьлек Сөләйман соңгача “сеңел алып кайт, сеңел алып кайт миңа”, дип тинтерәтә. Шуңа энесе булуын белгәч аптырап кала. Ләкин  көне буе энесе янында бөтерелеп йөргәннән соң кырына утыра. Һәм күңеле тулып елап та җибәрә...

Сөләйманда башта көнләшү сыман хис булып алган. “Син аны миннән күбрәк яратасың мени?”, дип сораганы да бар ди. Ләйсән югалып калмыйча, ни өчен бәләкәй бәбәйгә күбрәк игътибар кирәклеген тиз аңлатып биргән.

Ләйсән – ымнарга ышанучы сирәк кешеләрнең берсе. Шуңа да бала туганчы аның коляскасы, караваты, пеленка, ыштаннары, подгузниклары булмый. Бар кирәк-яракны ире Руслан белән Лилия апасы Ләйсән больницада яткан вакытта алып кайта.

Ләйсәнгә ире әле бүләк алмаган икән: “Мин үземә бүләкне үзем сайларга яратам. Аңа да шулай дидем. Бераз хәл кергәч кибеткә чыгып берәр нәрсә сайлармын әле”. Әле чыршы да куймаганнар икән өйдә. Сөләйман берүзе генә инициатива күрсәтеп йөри ди. Ләйсәннең аның белән шөгыльләнергә вакыты җитеп бетми: инде чыршы уенчыкларын, чыршыны шкафтан табып чыгарган булса да. “Яңа туган бала яныннан китеп булмый бит ул. Гел янында булырга кирәк” - ди Ләйсән.

Исемгә килгәндә, Руслан белән Ләйсәнгә Йосыф исеме - иң якыны. “Ләкин һаман да Йосыфка күнегеп бетә алмыйбыз. Кайвакыт онытылып Сөләйман дип тә җибәрәм әле”, -ди Ләйсән. Бәби ашы Яңа елдан соң булыр дип планлаштырыла.

“Икенче балам туу аркасында яңа хисләр кичердем. Үземне гел башкача тоя башладым. Бер балаң булу бер хәл, ә ике бала анасы булу – икеләтә бәхет икән. Тормышым тулыланып китте. Тулыланып кына түгел, ә түгәрәкләнеп”, - дип шатлыгы  белән бүлешә Ләйсән.

Берүк иманлы, игелекле, сәламәт бала булсын! 


Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру
№ --- | 17.12.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»