поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.03.2022 Җәмгыять

Авылда ике катлы йорт төзеткән Лена Осина: «Кайчак иркә хатын да буласы килә»

Балык Бистәсе районының Чыршылы Елга авылында яшәүче Лена Осина, ирем юк, дип тормаган, ялгызы ике катлы йорт торгызган. Акчаны исә аңа сигез ел җыярга туры килгән. Җиләкче, гөмбәче, балык ыслаучы, таксист – ни белән генә шөгыльләнми ул! Белмәгән эше юк: бәйләвен дә бәйли, тегүен дә тегә, йонын да эрли.

Лена урман эчендәге кечкенә генә авылда әти-әнисе һәм улы белән яши. Халык телендә Шестая Речка дип йөртәләр аны. Бу авылга аларны бернинди тамырлар да бәйләми. Әти-әниләре күрше авылларда туып, заманасында Чаллыга күченгән булган. 1992 елда Чыршылы Елгага кайтып төпләнгәннәр. Ленаның шәһәргә китү теләге юк. Мондагы рәхәтлекне бернәрсәгә дә алыштырасы килми. Нарат һавасы сулап, саф чишмә суы эчеп, булганына шөкер итеп яши. Һөнәре буенча – мәдәният белгече.
 
Өй төзү – күптәнге хыялы. Хәзер яши торган йортлары иске икән. Бер төзүчедән, өй салыр өчен нинди материал сатып алырга икән, дип кызыксынгач: «Син бернәрсә дә алма,  бары  акчаңны гына  җый», – дип киңәш иткән. Шулай иткән дә, тиенләп җыелган акча өйне түбә астына кертергә җиткән. Әкренләп идән җәйгәннәр, диварын акшарлаганнар. Ут кертер өчен генә дә 100 мең сум киткән. Газын да кертсәләр, яңа йортка күченеп булачак.
 
Алма, пеш, авызыма төш, дип ята торганнардан түгел Лена. Тик ятсаң, берни булмый, бу – тормыш кагыйдәсе. Нинди эш акча китерә, шуңа ябышкан. Берьюлы берничә эшне үтәгән: таксист, иминият агенты, балык ыслаучы, гөмбә тозлаучы… Көнгә 200 кило балык чистартып ыслаган хәтта. Элек мал-туарын, сыерын да асраганнар. Хәзер кәҗә белән тавыклар гына тоталар. Сөт, йомырка җитә, итен сатып алалар. Хәзерге вакытта кафеда эшләгәч, башка нәрсәгә артык вакыты калмый икән. Кирәк кешегә көзен гөмбәсен тозлап, җәен җиләген җыеп сата.
 
– Каен җиләге, гөмбәне 5–6 яшьтән үк җыям. Йоклап яту дигән нәрсәне белмәдем. Иртәнге сәгать алтыда торып, урманга китә идек. Кулга банка түгел, чиләк тоттыралар иде. Әни гөмбәне белеп җыярга өйрәтте. Улым Русланга хәзер 17 яшь. Тик мин аның үзен генә җиләккә җибәрмим. Вак эшләр кушмыйм, чөнки авыр икәнен беләм, – ди Лена. – Башта үзебезгә җыйдык, аннан башкалар сорый башлады. Яхшы товарны беркайчан да күрсәтеп йөрергә кирәкми. Заказны күрше авыллардан да бирәләр. Гөмбәнең иң яхшыларын җыям. Ак, җирән гөмбә, гөрәҗдә, баллы гөмбә… Биш тапкыр пешереп, суын түгә торганнарны башкаларга тәкъдим итеп тә тормыйм. Үзем 100 процент канәгать калганда гына башкаларга сатам. Ашарга пешерергә кечкенәдән өйрәндем. Махсус китап бар иде, хәзер саргаеп бетте инде ул.
 
Эшләргә теләмәгән сылтау табу ягын карый. Ленага да, синең машинаң булгач, җиңел, диләр икән. Андыйларга ул, банкка бар да кредит ал, берәү дә комачауламый бит, дип җавап бирә. Рульгә утыруына – 11  ел.
 
– Күп эшкә теләк кирәк. Бәлкем, сәләт табигатьтән дә биреләдер. Улым 11 яшьтә үк эретеп ябыштыра башлады. Бабасының мондый сәләте юк, Русланга берәү дә өйрәтмәде. Башка балалар интернетта утырганда, күңеленә якын шөгыль белән кызыксынды. Мәтрүшкә җыярга бергәләп йөрдек. Әйдә, иптәшкә бар әле, ияреп барган өчен сиңа фәлән кадәр акча бирермен, дия идем. Шул акчасын җыеп, эретеп ябыштыру аппараты  сатып алды. Нигә инде ул сиңа, дигәч, өйдә берәр нәрсә ватылса, кирәге чыгар, диде.  Арба ватылгач, шуны эретеп ябыштырды, – ди Лена, улы белән горурланып.
 
Лена өчен  күңел тынычлыгы – беренче урында. Исерек ир белән җәфа чиккәнче, ялгыз яшәвең мең артык, ди. Дөрес, иркә хатын буласы килгән чаклары да булгалый. Көчле  хатыннарга көчсез ирләр туры килә, дип тә куйды ул. Язмышы белән килешә, моңа һич тә үпкәләми. Күптән түгел исемен дә алыштырган әле.  Хәзер ул – Лилия!  Яртылаш – татар, яртылаш рус кызы ул. Әлеге исем тормышыңны яңа якка үзгәртсен, иркәләнергә дә язсын сиңа, көчле зат!
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»