|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2022 Хәвеф-хәтәр
Керфекләр ябыштырган һәм реанимациягә эләккәнАмерикада яшәүче блогер кыз керфекләр ябыштырасы иткән һәм моның нигә китергәнен үзенең Тик-Ток битендә бастырып чыгарган. Шайна Скай уртаклашкан видеода интернет-кибет сайтыннан ясалма керфекләр сатып алуын сөйли. Кыз сүзләре буенча, ул керфек ябыштыру буенча махсус җыелмадагы җилемне сылагач, аның күз кабаклары шунда ук шешкән һәм ябышкан. Видеоролик герое күзләрендә кисәк авырту тоюын һәм кичекмәстән дәваханәгә мөрәҗәгать итүен дә сөйли. Табиблар аны реанимациягә салган, анда күзнең лайлалы тышчасына җилем эләгү сәбәплем аллергия реакциясе башлануын аңлаталар. Медиклар күз эченә эләккән җилемне махсус эремәләр ярдәмендә эретәләр. Аз гына соңрак мөрәҗәгать иткән очракта пациент кыз сукыраерга мөмкин булган, диләр табиблар.
“Зинһар өчен мондый процедураларны үзегез башкармагыз, бераз артыграк түләп, профессионалларга мөрәҗәгать итү күпкә яхшырак. Ярый әле минем очракта аяныч нәтиҗәләр булмады”, – дип киңәш итә каза күргән блогер кыз. Аның посты вируслыга әйләнә һәм 7 миллионнан артыграк караулар җыя.
Фото:anna-key.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|