|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2022 Авыл
95 яшендә авылда ялгыз яшәүче Әхмәтгали бабай: "Тыныч тормышның кадерен белик"Тукай районы Чыршылы авылында яшәүче 95 яшьлек Әхмәтгали абый Җәләлетдиновны яратып “бабай” дип йөртәләр. Озак еллар авылның мулласы булып торган ул. Хәзер дә Коръән ашларында кадерле кунак. Сөбханалла, өлкән яшьтә булса да, тик торганы юк. Күңеле көр, кәефе күтәренке, шигырьләр яза, безгә дә кайберләрен укып күрсәтте. Авылда ялгыз яши. Балалары, оныклары гел хәлен белеп тора. Тавыклар асрый, эте бар. Әхмәтгали бабайга сугыш михнәтләрен дә күрергә туры килгән.
— Тумышым белән күрше Оргыды авылыннан. Балачак рәхәттә узмады. Ат җигеп, җир сөрдек, ашлык чәчтек. Урман кисүдә дә катнаштык. 1944 елда хәрби хезмәткә алындым. Бөек Җиңүгә өлешен керткән, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз, якыннарыбыз рухына дога кылыйк. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белик. Чыршылыга килеп төпләнгәч, колхозда озак еллар балта остасы, ташчы булып эшләдем. Күп йортлар салдык, — дип искә ала Әхмәтгали бабай.
Хатыны Маһинур апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Әхмәтгали бабайга якыннарын югалту хәсрәтен кичерергә туры килгән. Хатыны, олы улы мәрхүм.
— 52 ел бергә гомер иткән хатыным вафатыннан соң, яңа сәләтем ачылды: шигырь яза башладым. Алар ялгызлык, тормыш мәгънәсе, туган авыл турында. Кешегә, үзен ялгыз хис итмәсен өчен, бер шөгыль кирәк, — ди Әхмәтгали бабай. Шигырьләре китап булып басылып та чыккан. Моннан тыш әңгәмәдәшем моңлы итеп җырлый, гармунда да уйный.
Авылда ул 300 гә якын балага исем кушкан. “Баланың исеме мәгънәле, аңлаешлы, әйтергә җайлы һәм татарча булсын дип киңәш бирәм”, — ди үзе.
— Озак яшәүнең сере нидә? — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
— Күпне күрмә, күпне белмә, сабыр бул. Башкаларга яхшылык телә. Кайбер кеше ялкау була, икенче берәү көчен аямыйча эшли. Алтын урталык, чама хисен белү кирәк. Барына канәгать булып, шөкер итеп яшәү мөһим. Арыш ипиен тозга манып ашарга яратам. Ничә яшьтә булсаң да, хәрәкәт кирәк. Иртән физик күнегүләр ясыйм. Көн саен авыл урамнарын җәяү әйләнеп керергә тырышам, — дип сөйләде Әхмәтгали бабай. Аллаһ сезне сәламәтлектән аермасын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|