поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.03.2022 Матбугат

Тәлгат Хаматшин Татарстан радиосында 31 ел эшләп, зур абруй казанды

Татарстан радиосында диктор булып эшләү һәрвакыт мактаулы вазыйфа булды. Бу урынга конкурс уздырып кына алалар иде. Шундый сайлап алуларның берсе 1992 елның 1 апрелендә узды. Ир-ат диктор урыны бушап калган иде, радио комитеты конкурс игълан итте. Моңа кадәр эшләп килгән диктор Тәлгат Хаматшин Башкортстанга кайтып китте.

Ник дигәндә, Башкортстан радиосында аерым редакцияләр оештырып, ныклап, планлы нигездә татар телендә тапшырулар алып бару башланачак дигән хәбәр тараттылар. Тегеләй-болай гына түгел, рәсми рәвештә белдерделәр. Мондый мөмкинлектән файдаланырга теләп, Хаматшин үзенең туган якларында эшләргә теләде. Аны аңларга була иде – туган җире һәркемгә кадерле.

Ә монда, ягъни Казанда, дикторлыкка дәгъва итүчеләр гаризалар китерә башлады дип ишетәбез. Ни өчен ишетәбез генә? Чөнки гаризаларны радиокомитет җитәкчесе Фәтхерахман Фазылҗановка китерәләр. Ул, дәгъвачылар белән әңгәмә үткәреп, документларын алып кала. Сайлап алу көненә унике кеше җыелган булып чыкты. Минем аларны тыңлаган вакытта укуларына, тавыш мөмкинлекләренә, кайбер башка үзенчәлекләренә карата тәэсирләремне, бәяләремне язып барган кәгазьләрем сакланып калган икән. Менә хәзер шуларга нигезләнеп, әлбәттә инде хәтеремә дә таянып, алар турында язып утырам. Катнашырга теләк белдерүчеләр: Илдус Әлмөхәммәтов, Рәис Садыйков, Рөстәм Юнысов, Габделхак Мөхәммәтшин, Эльс Гаделов, Наил Төхфәтуллов, Ленар Гомәров, Равил Альбеков, Илдус Фәизов, Альберт Галимов һәм инде, әлбәттә, Тәлгат Хаматшин.

Күрәбез ки, әлеге кандидатлар арасында соңыннан халкыбызга танылачак кешеләр дә булган. Әйтик, Рөстәм Юнысов (педагогия институтындагы студентым) талантлы алып баручы, журналист булып танылды. Эльс Гаделов, әле радиога мин килгәнче, бу эштә уңышлы эшләгән иде инде. Матур тавышы, мантыйклы һәм сәнгатьле укуы белән тыңлаучыларның мәхәббәтен казанды. Әмма ни өчендер башка эшкә күчеп киткән. Менә хәзер, егерме биш ел вакыт үткәч, яңадан биредә эшләү нияте барлыкка килгән. Илдус Фәизов 1992 елда, ихтимал, әле студент кына булмадымы икән. Ул да конкурста катнаша. Дөрес, Тинчурин театрында да эшли иде дип беләм. Еш кына концертлар, төрле кичәләр алып барганын да хәтерлим. Ә инде яңа гасырга чыккач, без аны дин әһеле буларак та күрә башладык.
 
Инде әйтелгәнчә, конкурста катнашучыларның берсе Тәлгат Хаматшин иде. Дөресрәге, конкурс аны яңадан радиога кайтару өчен оештырылды да. Эш шунда, Башкортстанда татар телендә даими рәвештә тапшырулар алып бару ниятеннән баш тартканнар. Тәлгаткә дә башкорт телендә эшләргә тәкъдим иткәннәр. Ләкин аның тел алыштырасы килмәгән. Ул телефоннан минем белән элемтәгә чыкты, нишлим икән дигән уй белән газапланып йөрүен әйтте. “Ике дә уйлап торма, Казанга кайт. Әле синең урында даими эшләүче юк. Халык сине ярата, сине ялда гына булган икән дип уйларлар”, – дидем мин.
 
Шулай диюен дидем дә, уйга калдым: минем болай катгый җавап бирергә, бирегә кайтып эшкә керешергә кирәк дип әйтергә хакым юк бит. Мин хәзер педагогия институтында укытам. Дөрес, радиода мине үз итәләр итүен, тапшыруларда катнашырга чакырып торалар, диктор сайлау комиссиясендә дә әгъза булып торам. Әмма болар гына миңа хуҗа кебек сөйләшү хокукы бирми бит әле. Шуларны уйлап, мин радио комитеты җитәкчесе Ф.Фазылҗанов янына киттем. Ул бик ипле, төпле кеше, радио мәнфәгатьләре белән яшәүче затлы шәхес. Чыннан да, ул да минем сүзләрне әйтте: “Кайтсын, аннан да әйбәт дикторны эзләп тә торасы юк”.
 
Бу хәбәрне Ф.Фазылҗанов радиода эшләүчеләргә дә әйткән. Барысы да диярлек моны хуплаганнар. Кайтсын, аның укуы тапшыруларыбызны күркәм итә диешкәннәр. Мин бу хакта көне-сәгате белән Тәлгаткә дә чылтыратып әйттем. Ул юлга чыгарга булды.
 
Әмма арадан берсе, музыкаль тапшырулар редакторы, моңа катгый каршы чыккан. “Ничек инде ул китәсе килгәч китеп, кайтасы килгәч кайтып йөрү! Конкурс уздырыйк, ул да тигез хокукта катнашсын, җиңә калса кире алырбыз, булмаса – юк”, – дип шаулаган.
 
Сүзе-өне булмасын дип, конкурс игълан итәргә булдылар. Менә бүген аның нәтиҗәләре ясалырга тиеш. Комиссия составына әлеге шау-шу китереп чыгаручының үзен дә керткәннәр. Барысын да үз күзләре белән күреп торсын дигәннәрдер. Кыскасы, дөрес иткәннәр.
 
Һәммәбез җыелып, катнашучыларның магнитофонга язылган тавышларын, бер үк текстларны ни рәвешле укуларын тыңлыйбыз. Илдус Әлмөхәммәтовның бу эш өчен кирәкле тавышы юк, текстны бербөтен итеп укый да алмый, кайбер сүзләрнең әйтелешендә хаталары бар. Рәис Садыйков укуында йөгереклелек җитми, ә бу диктор өчен иң кирәкле таләпләрнең берсе. Тимер юл идарәсендә хезмәт иткән кеше моңа кадәр, әлбәттә инде, үзенә мондый таләпләр куеп яшәмәгән. Рөстәм Юнысовта бу сыйфатлар бар, ләкин “а” авазын әйтүендә кимчелек сизелә, мантыйкка да игътибарлы булу кирәк, тавышы да әлегә ныгып җитмәгән. Милициядә эшләүче Габделхак Мөхәммәтшинда тавыш әйбәт, тик текстны эзлекле, тигез итеп укый алмый, өзгәли. Эльс Гаделов, сүз дә юк, дикторга куелган таләпләргә тулысынча туры килә. Әмма инде яше алтмышка якынлашкан, тавышында да бераз үзгәрешләр барлыкка килгән. Наил Төхфәтуллов белән Ленар Гомәров – минем студентларым – әле алга таба әллә кемнәр булып эшләрләр, ләкин бүген үк аларны республика радиосы микрофоны алдына утыртырга иртәрәк. Равил Альбековның тавышы картларча, ә радио матур, саф тавышлы булуны ярата. Гадәттә артистлар диктор текстларын укуда кыенлык кичерәләр, бу Илдус Фәизов өчен дә шулай булып чыккан. Салкын кан белән укуга караганда, ул текстны уйнарга ярата. Аңа артистлык юлында уңышлар теләдек. Альберт Галимовның укуы ничек булгандыр, мин аның фамилиясе турысына берни дә язып куймаганмын.
 
Барыбыз да диярлек беравыздан Тәлгат Хаматшинга өстенлек бирдек. Менә дигән күкрәк тавышлы, үзе ягымлы, үзе ышандыргыч. Текстны аңлап, тыңлаучыларны да төшендереп укый, дикциясе әйбәт.
 
Әлеге дә баягы музыкаль редакция вәкиле, киресенчә, безнең барлык бу бәяләребезгә каршы чыкты. Әгәр аны эшкә кайтару турында карар чыгарсагыз, мин моны болай гына калдырмам дип тә кисәтте.
 
Тавыш бирү яшерен уздырылды. Бары тик ике кеше генә Тәлгат Хаматшинга каршы тавыш биргән булып чыкты.
 
...Чыннан да, республиканың бер газетасында 1992 елның 22 май санында бу коллегабызның комиссияне “фаш иткән” “Шулай да була икән” исемле мәкаләсе басылып чыкты. Аның каравы, шул ук басманың 5 июль санында минем чын хәлне аңлатып язган мәкаләм дөнья күрде.
 
Тәлгат Хаматшин, Татарстан радиосында 31 ел эшләп, зур абруй казанды. Аңа Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Әле пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам итте. Әмма туган як барыбер үзенә тарта икән. Ул, ниһаять, яңадан Башкортстанына кайтып китте. Инде бөтенләйгәдер.
 
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Татарстан радиосының алтмышынчы-җитмешенче еллардагы дикторы

Фоат ГАЛИМУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.03.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»